Шәһри Казан

22 май 2014 яңалыклары

  • 22 май 2014 - 09:18
    Төпле терәгем булмады
    Гөлҗиһан апаның иң чибәр, чая яшьлек еллары сугыш чорларына туры килә. Чандыр гына гәүдәле кызны завхоз итеп куялар. Ындыр табагы, бәрәңге подваллары шул кечкенә генә кыз кулында була. Ул елларын бик көрсенеп, авырлык белән генә искә ала Гөлҗиһан апа үзе. Аннан соң 70 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, үзәккә...
    540
    0
    0
  • 22 май 2014 - 09:15
    Тормышның таш кыялары
    Илгиз белән Сәрия гаиләсенә олы кайгы килде. 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәлак булды аларның. Улларын җирләгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады. Беркемгә берни аңлатмыйча, шәһәрдән артык ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен торырга җайлаштырып, шунда яши башлады.
    548
    0
    0
  • 22 май 2014 - 09:13
    Әгәр сорый белсәң...
    Кайчандыр бергә укыган, хәзер өчесе өч районда эшләүче өч директор шәһәрдә очрашты. Икесе - Муса белән Камил - байтактан директорлар, ә Исхакны күптән түгел генә билгеләделәр. Кунакханәдә күрешү белән, өч дус болай килеште: һәрберсе исәбенә көн саен ресторанга керергә. Түләү тулысынча алып керүчедән булачак. Чиратка куйдылар. Шобага бүген Муса чыкты....
    462
    0
    0
  • 22 май 2014 - 09:10
    Интернеттагы кабахәтләр
    Бу вакыйганы мин мәктәптә ата-аналар белән сөйләшкәндә ишеттем. Казанда башлангыч сыйныфта укучы 9-10 яшьлек кыз, «В Контакте» социаль челтәрендә теркәлеп, дуслары белән аралаша башлаган. Беркөнне әти-әнисе аны үзен генә калдырып кибеткә чыгып керергә булган. Кызлары компьютер артында утырып калган. Берничә сәгатьтән әйләнеп керсәләр, кызларын танырлык түгел: йөзе агарган, сөйләшми, нидәндер...
    706
    0
    0
  • 22 май 2014 - 09:07
    Сәер бәйрәм
    Нинди генә бәйрәмнәр юк дөньяда?! Кем әйтмешли, сәбәп кенә булсын, без теләсә нинди бәйрәм уйлап чыгарырга әзер. Әлбәттә, арада бөтен кешелек өчен мөһим, кадерле саналганнары да бар. Мәсәлән, 9 Май - Бөек Җиңү көне - шундыйлардан. Элегрәк Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен дә иң изге бәйрәм дип атый идек. Тик...
    583
    0
    0
  • 22 май 2014 - 09:04
    Кайсын сайларга?
    Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында сайлау: нинди һөнәр сайларга, кайсы уку йортына керергә? Шундый бер вакыт аралыгы булып алды, абитуриентларның күбесе югары уку йортына керергә ашкынды: түләүле бүлеккәме, танышлар ашамы, үз көче беләнме, иң мөһиме - югары белем кирәк... Эш таба аламы ул укыган белгечлеге буенча - монысы яшьләрне борчымады да...
    2
    0
    0
  • 22 май 2014 - 08:14
    Алда әле заман имтиханы, күп сынаулар әле үтәсе...
    Бу атна ахырында мәктәпләрдә, уку елы тәмамлануын хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлаячак. 9 нчы, 11нче сыйныфларга ул дәүләт йомгаклау аттестациясе башлануы турындагы сигнал да. Унберенчеләр аны, белгәнебезчә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә тапшыра.
    895
    0
    0
  • 22 май 2014 - 08:12
    Фигуристлар хәрби билет алды
    Танылган фигуристлар Дмитрий Соловьев белән Руслан Җиһаншин шушы көннәрдә спорт ротасындагы хәрби хезмәтләрен тәмамлады. Мәскәүнең үзәк армия клубы спортчылары, билгеле инде, армия хезмәтен даими нигездә үтмәде.
    517
    0
    0
  • 22 май 2014 - 08:05
    Мария Шарапова: «Бәхетле булу өчен акча гына җитми»
    Теннисчы Мария Шарапованы Forbes журналы рейтингларында иң бай спортчылар арасында күрергә күнеккәнбез. Мария үзе моңа ничек карый? Немец басмаларының берсенә биргән интервьюсында спортчы шул хактагы фикерләрен җиткергән: - Профессиональ теннис - кыйммәтле һөнәрләрдән санала. Тренерларны яллау гына да күп акча сорый. Зур акчалар эшләү мөмкинлегем булуга мин бик шат. Сүз...
    661
    0
    0
  • 22 май 2014 - 08:01
    Акча бөтенесен дә хәл итәме яки ничек чемпион булырга?
    Чебешләрне көзен санасалар, медальләрне, спортның төренә карап, елның теләсә кайсы фасылында санап була. Берничә ел элек кенә, футбол буенча Россия премьер-лигасында да җиңүчеләр көзен ачыклана иде. Көз-яз системасына күчкәннән бирле, 30 турга сузылган зур марафонның нәтиҗәләре бездә дә язын ясала башлады.
    429
    0
    0
  • 22 май 2014 - 07:56
    Аршак Алтунян: «Мин – татарлашкан әрмән»
    Аршакны мин беренче тапкыр «Татар моңы» конкурсында «ачканмындыр» - ул анда чит илдән килгән конкурсантлар арасында беренчелекне алып кайтып киткән иде. Баксаң, егетебез инде Казанда үзенең беренче концертын куярга йөри икән. 26 майда Г.Тукай исемендәгәге татар дәүләт филармониясе залында «Бәхет булсын!» дигән программасын тәкъдим итәчәк ул. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында...
    942
    0
    0
  • 22 май 2014 - 07:52
    «Бушлай сыер гына мышнай»
    Шулай дип әйтә иде безнең авылдагы бер агай. Заманга сылтавы булгандыр инде аның. Авылда бит әле бүген дә рәхмәт өчен генә тау кадәр ярдәм итүчеләр бар дип беләм. Ул агай заманында, гомумән, ярдәмләшү, бушка, риясыз кул сузучылар, бәхәссез, күп булгандыр. Әлеге авылдаш бүгенге чорның кыргыйлыгын, бөтен җирдә башта - акча,...
    551
    0
    0
  • 22 май 2014 - 07:50
    Күңелең изгелектә булсын
    Бер остаз шәкертләренә сорау бирә: - Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яралткан? Шәкертләрнең берсе: - Аллаһының рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен. Икенчесе: - Гыйбадәт өчен яралтылдык. Өченчесе: - Изгелекләр эшләр өчен. Остаз исә: - Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, - ди. Остазның бу...
    670
    0
    0
  • 22 май 2014 - 07:44
    «Хаҗ кылу күрше авылга Җәмилә әбинең хәлен белергә бару түгел»
    Исламның бер баганасы булган хаҗ кылу кем өчен фарыз? Көтелмәгән өстәмә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, хаҗилар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? «ДУМ РТ ХАДЖ»ның медицина бүлеге белгече Рамил ХИСАМОВ шушы сорауларга медицина күзлегеннән чыгып җавап бирде.
    816
    0
    0
  • 22 май 2014 - 07:38
    Разил Вәлиев: «Бездә «юк» дигән сүз юк»
    - Разил әфәнде, бүгенге көндә мең төрле мәшәкатегез булса да, Сезнең өчен китап дөньясы, китапханәчеләр эше гел якын булып кала бирә. Китап, китапханә, китапханәче төшенчәләренең кайсысы иң мөһим роль уйный дип уйлыйсыз: яхшы китапмы, затлы китапханәме, акыллы китапханәчеме?
    635
    0
    0
Реклама