9 октябрь 2014 яңалыклары
-
9 октябрь 2014 - 10:14«Глаголица» премиясенә лаеклыларның исемлеге төзелде22 апрель көнне республикада «Глаголица» исемле беренче балалар әдәбият премиясе конкурсы башланды. Татарстан мәктәп укучылары махсус сайтка үзләренең әсәрләрен җибәрә алды. 14 сентябрь көнне эшләрне кабул итү тәмамланды һәм икенче этапка керүче балаларның «озын» исемлеге төзелде.
-
9 октябрь 2014 - 10:12«Ел студенты – 2014» эшен башлап җибәрәТатарстанның ел да бирелә торган «Ел студенты» премиясен йөзләгән студент түземсезлек белән көтә.
-
9 октябрь 2014 - 09:59Алар сәхнәсез яши алмыйРеспублика ветераннарының «Балкыш» фестивале быел өченче мәртәбә уздырылды. Ул җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны республика Ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләде. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган әлеге чарада катнашучыларның саны елдан‑ел ишәя. Быел аларның иң өлкәненә 94 яшь иде. Кызганыч, илебезгә җиңү алып килгән сугыш һәм тыл ветераннары ел саен кими бара. Иң яшь сугыш ветеранына быел 87 яшь булса, тыл ветеранына 8З яшь. Аларның күргән кайгы хәсрәтләре, әйтерсең, аларга моң булып күчкән. Лениногорскидан килгән Хәят Галиеваның тын да алмыйча «Карурман»ны җырлавын тыңлагач, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Өлкәннәрнең иҗат ялкыны белән янып яшәвен күрү сокландыра да, шатландыра да. әнә Актаныштан бертуган Робсон һәм Джон Мусиннарның җырлавы профессионал җырчылардан бер дә ким түгел. Робсон абый гомер буе сәхнәдән төшмәгән ветеран.
-
9 октябрь 2014 - 09:48Ирем бәйләнчекИсәнмесез, хөрмәтле редакция! Эч серемне сезгә ачарга булдым. Бәлки укучылар киңәше миңа алга таба яшәргә ярдәм итәр. Акылдан язам бугай. Ирем белән биш ел бергә яшибез. Балабыз бар. Ирем начар кеше түгел, эчми, тартмый, эш урыны әйбәт, акчаны да яхшы эшли. Былтыр чит илгә ял итәргә дә алып барды. Нәрсә җитми инде тагын сиңа, нәрсәгә зарланасың дисезме? Ул артык таләпчән. Менә берничә генә мисал китерәм.
-
9 октябрь 2014 - 09:46Чехиягә сәяхәтБыелгы җәй сәяхәтләргә бай булды. Җәй уртасында йөреп кайтуыма карамастан, кулымда ачык шенген визасы булганга, август ахырында кабат Европага чыгып керергә исәпләдем. Праганың туристлар арасында популяр булуына карамастан, аңа карата кызыксыну миндә күптән түгел генә һәм кинәт туды.
-
9 октябрь 2014 - 09:39«Үлем сатам! Кем ала?»Берничә көн элек Уфада бер кыз тугызынчы каттан сикергән... Моңа Россиядә кабат тамыр җәя башлаган наркотик сәбәпче, ди. Аның атамасы да модалы, колакка да ятышлы, нәкъ яшьләр эчәргә ярата торган газлы су кебек - спайс. Җисеме генә түгел, исеме дә «модный» булып чыкты: әлеге наркотикны тартып, Россиядә күпме кеше агуланып хастаханәдә ята, ә күпмесе инде башка беркайчан да берни дә татый алмаячак... Фани дөньядан китеп барды андыйлар.
-
9 октябрь 2014 - 09:29Гөлнара Тимерҗанова әни булдыТамашачы күз алдыннан соңгы араларда югалып торган Гөлнара Тимерҗанова 30 сентябрь көнне икенче сабыен тапты. Кыз бала! Җырчының шатлыгы белән уртаклашып, хәлен белештек.
-
9 октябрь 2014 - 09:13Фән Вәлиәхмәтов: «Сәхнәне моңсызлар басты»Фән Вәлиәхмәтов белән без Казанда Ирек мәйданында очраштык. Аның Казанга «Татар моңы» бәйгесен уздыру мәсьәләләре белән килүе иде, чөнки ул быел жюри әгъзасы. Бүгенге көндә җырчы Башкортстанның Шаран район үзәгендә үз йорты белән яши.
-
9 октябрь 2014 - 09:09Үлгән авылның соңгы кешеләреУдмуртия ягыннан агып килүче Юрьенка (Җери) елгасының гаҗәеп матур борылышында, Әгерҗе урманнары уртасында, Кодаш белән Кыдырлы авылларыннан ерак түгел Яңа кызыл яр исемле татар авылы булган...
-
9 октябрь 2014 - 08:58Татарстанның иң өлкән әбисе ит ашарга һәм сагыз чәйнәргә ярата1906 елда Леонид Брежнев, Дмитрий Шостакович һәм Кадерниса Шәфигуллина туган. КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре белән атаклы композиторның үлгәненә биш былтыр булса да, Әлмәттә яшәүче Кадерниса әби Шәфигуллина 1 июльдә 108нче туган көнен үткәрде.
-
9 октябрь 2014 - 08:48Яшьләргә Президент кирәкТатарстан Президенты вазифасы барлыкка килгәнгә - 23 ел. Шушы вакыт эчендә тулы бер буын үсеп җитте. Бүгенге яшьләр «беренче секретарьләр» заманын белми дә. Хәер, өлкәнрәкләр өчен дә ул заманнар онытылды, безнең өчен Татарстан Президенты вазифасы гомер бакый булган гадәти бер атрибутка әйләнгән иде инде.
-
9 октябрь 2014 - 08:41Өй салуның ние бар яки йорт төзү өчен субсидия кемгә биреләРайоннарга командировкага баргач, бездән, гадәттә, авыл җирләрендә төпләнеп калган яшь гаиләләргә, шунда эшкә кайткан яшь белгечләргә торак алу өчен махсус программалар юкмы икән дип кызыксыналар. Шул ук сорауны без республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инноваөияле технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллинга юлладык.
-
9 октябрь 2014 - 08:34Президент юлламасыннан нәрсә көтәсез?Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына 2015 елга юллама белән чыгачак. Президент чыгышындагы төп фикерләр турында безнең иртәгәге саныбыздан укырсыз, ә бүген «ШК» берничә кешегә «Юлламада кайсы мәсьәләләргә ныграк игътибар юнәлтелүен теләр идегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
-
9 октябрь 2014 - 08:31Җыймаска!7 октябрьдән республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыю тыела. Мәгариф идарәләренә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган шундый эчтәлектәге документ-хат юлланган.