Шәһри Казан

20 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2014 - 13:31
    Татарлыгыңа кайт, Марат!
    Бер-ике атна элек башта интернетта, аннары Беренче каналда актер Марат Бәшаровның исерек баштан хатыны Екатеринаны кыйнавы турында сюжетлар күренде. «Пусть говорят» әлеге ямьсез гамәлне ике көн рәттән чәйнәде. Шунысы бигрәк тә аяныч: ояты безгә - татарларга төште. Ник дигәндә, Бәшаровның татар милләтеннән икәненә, алай гына да түгел, мөселман мохитендә тәрбияләнгән...
    993
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 13:21
    Йорт бүлеп, әтисенең башын чапкан
    Шеңшеңәр авылындагы әлеге йорт ятимләнеп, буш тора. Балтач районының Шеңшеңәр авылы аша узып барабыз. Юлдашларым, бик ныклы итеп чыршы-нараттан салынган, яхшы коймалы, мунча-каралтылы бер йортка күрсәтеп: «Әле дә монда яшәүче юк икән, инде ничә еллар үтсә дә...» - дип сөйләнеп алдылар. Йортның ишегалдында чыршылар үсеп утыра. - Ярамый шул, ихатага...
    766
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 13:05
    Мәхәббәт хакына 50 килога ябыккан
    Уфада яшәүче 22 яшьлек Эллиада Сковпина 13 яшендә 100 кило булган! Классташлары тактага «Ябыгырга җыенасыңмы?» дип язып, аны үрти торган булганнар. Хәтта нечкә билле әнисе дә: «Ябыгырга кирәк!» - дип тукып торган. Көннәрдән бер көнне Эллиада түзмәгән - 50 килога «эрегән»!
    967
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:50
    «Рифкать окобы»
    Тәтеш районы Байраш авылындагы «Яңа юл» хуҗалыгы җитәкчесе Рифкать Заһидуллин үзенең эпотаж чыгышлары белән журналистларга әледән-әле азык биреп кенә тора. Инде тагын бер гаҗәп һәм кызык, мыскыллы һәм куркыныч бер нәрсә эшләп ташлаган: авыл белән терлек фермалары арасына тирәнлеге - ике, киңлеге - метр ярым тирәсе, чакрым ярым озынлыкта чокыр...
    758
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:42
    Модада санкция түгел, доллар
    Доллар белән евро бәясе артып, сум аска тәгәрәгән көннәрдә, базар нихәлләрдә яшәп ята икән дип, без «Казан» агропромпаркына юнәлдек. Моннан өч ай элек кертелгән санкцияләрнең зыянын тоючы бармы - берочтан шул сорауга да җавап эзләргә булдык. Сатуда карабодайлары калганмы икән әле - шунысын да белешәсе була...
    896
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:24
    Ничек итеп ике мең урынына дүрт мең алырга?
    Баксаң, хәзер теләгән һәр кеше үзенең булачак пенсиясен арттыра ала икән. Исәп счетына салынган сумманы ул пенсиягә чыккач икеләтә алырга хаклы. Ничек? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта «ШК» журналисты Казанның Совет районының Дәүләт пенсия фонды эксперт-белгече Роза Минаповадан сорашты.
    997
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:12
    Арта, әмма кире кайта
    Районнан апа шалтырата: - Бездә яңа елдан балалар бакчасына түләү түгәрәкләре ние белән 4 мең була имеш, дөресме икән бу? Шулай була калса, мин өйдә генә утырам, ике балага бакча өчен түләргә хезмәт хакым да җитмәячәк. Дүрт меңгә үк җитмәсә дә, балалар бакчасына түләү бәяләре чынлап та артачак икән шул....
    569
    0
    0
  • 20 ноябрь 2014 - 12:10
    Казанга төлкеләр һөҗүм итә
    Җәй айларында төлкеләр авыл халкын тынгысызласа, хәзер инде калаларга йөз тота башлады. Социаль челтәрләрдә төлкеләрнең Казанның төрле җирләрендә төшерелгән фотоларына тап булырга мөмкин. Күптән түгел берсен хәтта Җиңү проспекты янындагы балалар бакчасында да очратканнар, дип хәбәр итә sntat.ru сайты.
    640
    0
    0
Реклама