Шәһри Казан

21 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2015 - 12:38
    БДИда тагын үзгәрешләр
    Быел бердәм дәүләт имтиханын оештыруда төп яңалык - математика буенча имтиханның ике төрдә булуында. Ул база һәм профильле төрләргә бүленә. Беренчесе мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк булса, икенчесе математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләргә. Димәк, соңгылары БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш була. Бүген...
    576
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 11:22
    Милли сәясәт буенча фикер алыштылар
    Татарстан Мәдәният министрлыгында «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» һәм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016)» дәүләт программаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланган киңәйтелгән утырышында республика министрлыклары һәм ведомостволары эшләнгән эшләре турында хисап тоттылар.
    819
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 10:58
    Тукай премиясенә тәкъдим итү башланды
    Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 елгы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүчеләрнең эшләрен кабул итә башлады.
    569
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 09:29
    «Казан Кремле» музей-тыюлыгына рәхим ит!
    22 нче гыйнварда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бушлай кертәчәкләр. Әлеге чара «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 21 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
    604
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 08:56
    Казанда россиякүләм брейк-данс фестивале узачак
    Казанның «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә 7 февральдән алып 8 нә кадәр «Активация» дип аталган балалар-яшүсмерләрнең россиякүләм брейк-данс фестивале узачак.
    642
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 08:24
    «Дакар-2015» җиңүчеләрен Чаллыда каршы алдылар
    Бүген төнлә «Дакар-2015» раллисында җиңүчеләрне Чаллыда туганнары, шәһәр һәм «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге каршы алды.
    528
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 07:58
    Гариплек йогышлы чир түгел
    Зарлансаң, зарланып туймаслык дөньяда яшибез. Акча да җитми, сау­лык та хөрти, балаларга күп кирәк. Бар сөйләшү зардан торган чор. Буа районы Күл Черкене авылында яшәп, заманча иҗат белән кайнаган, гарипләр арбасында утыручы Лилия Сәләхетдинованы тыңлагач, оялып куярсың, билләһи. Лилиянең бу көннәрдә Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән басылган "Ярдәм" китабы...
    656
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 06:06
    Балалар бакчасында сабыйларны бишек җыры белән йоклаталар
    Азнакайдагы 6 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйларны бишек җыры белән йоклаталар. Эксперимент рәвешендә башланган эш балаларга да бик ошаган. Бүген нинди бишек җыры тыңлыйбыз да, иртәгә нинди булачак, дип алдан ук белешә башлыйлар икән.
    986
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 06:01
    «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильм формасында яңарачак
    Туфан Миңнуллинның барыбыз да яратып караган «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре кабат тамашачы хозурына кайта. Бу юлы ул спектакль түгел, ә мультфильм формасында яңарачак.
    854
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2015 - 05:30
    Владимир Чагин: «Дакар» катлаулы һәм авыр булды
    Татарстанның «КАМАЗ-Мастер» командасы Россиягә җиңү яулап кайтты. Команданың экипажы - Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов - «Дакар - 2015» раллисында йөк автомобильләре категориясендә мактау пьедесталын тулысынча яулап алды.
    670
    0
    0
Реклама