22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
22 гыйнвар 2015 - 13:56Түбән Камада ришвәтчелек турында сөйләшәчәкләр2015 елның 26 гыйнварынан 6 февраленә кадәр Түбән Кама районында ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең күчмә утырышы оештырыла.
-
22 гыйнвар 2015 - 11:16Волонтерлар саны артаБыел Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер булырга теләүчеләрнең саны 23 927 кешегә җиткән.
-
22 гыйнвар 2015 - 11:09«Татьяна»ларга керү бушлайСтудентлар көне уңаеннан зооботаника бакчасы казанлыларны һәм башкала кунакларын 25 гыйнвар көнне Татьяна көненә чакыра.
-
22 гыйнвар 2015 - 10:30Президент полиция хезмәткәрләренә зур таләпләр куйдыБалык Бистәсе районында 2011 һәм 2012 елларда олы юл буенда ике хатын‑кыз көчләп үтерелгән иде. Беренчесе буып ташланган, икенчесенең пычак белән күзләре чокып чыгарылган, күкрәкләренә кадәр киселгән. Балык Бистәсе халкында әлеге вәхши адәмгә карата ачы нәфрәт кузгалды ул көннәрдә. Үтерелгән яшь хатыннарның икенчесе авырлы да булган.
-
22 гыйнвар 2015 - 10:20Мигрантлар имтихан бирергә тиешМигрантларның Россиядә эшләве ике башлы таяк сыман. Халыкның бер өлеше аларны үз итеп бетерми, тик шул вакытта алар безнекеләр җирәнгән эшне ялт итеп эшләп куя. Дөрес, автобус йөртүче, кондуктор, җыештыручы кебек кешегә турыдан-туры хезмәт күрсәтә торган һөнәрләрдә мигрантларның төрлесе очрый. Кайберләре ачык чырай күрсәтмәскә дә мөмкин. Ә безнең халык бит...
-
22 гыйнвар 2015 - 10:09Идарәче компанияләргә таләпләр кырысланаИдарәче компанияләрнең эшчәнлеген дәүләт үз контроле астына алырга җыена. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап кәгазьләрендәге бәяләр ай саен арта, аңа карап кына йортларда әллә ни зур үзгәрешләр дә күренми. Күп кенә казанлылар подъездлары яки ишегаллары җыештырылмаудан зарлана. Моңа чик куелыр кебек. Ни өчен дигәндә, идарәче компанияләр 1 февральдән лицензияле булырга тиешләр.
-
22 гыйнвар 2015 - 09:50«ШК» журналисты бомжлар ризыгын ашап карадыҺәр пәнҗешәмбе көнне Казанның Колхоз базары янындагы паркка бомжлар һәм мохтаҗлар җыела. Атнага бер тапкыр аларны шунда ашаталар.
-
22 гыйнвар 2015 - 09:23Ярминкәләр дәвам итә«Казан» агросәнәгать паркында 24 гыйнварда 9.00 сәгатьтән башлап ит продукциясен күргәзмә-сату оештырыла. Ризыкларны авыз итеп карарга да мөмкин булачак. Бу көнне агросәнәгать паркына «Чаллы-ит», «Залесный», «Племзавод кролика», «Чаллы-Бройлер», «Атабай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, Мотыйгуллин шәхси предприятиесе һәм башка предприятиеләр үзләре җитештергән продукцияне куячаклар.
-
22 гыйнвар 2015 - 07:25«Ел студенты-2014» кем булыр?Ел саен узучы «Ел студенты-2014» нәтиҗәләре 25 нче гыйнвар көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Унынчы юбилей премиясенә лаек булганнарның исемнәрен белү өчен бер меңнән артык тамашачы җыелачак.
-
22 гыйнвар 2015 - 06:45Чаллыда «Кояшлы базар» узачак25 нче гыйнварда 12.00 дан 18.00 гә кадәр Чаллыдагы «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы мәйданчыгында урнашкан «Күңелдәге кояш» хәйрия кибетендә өченче тапкыр «Кояшлы базар» оештырылачак.
-
22 гыйнвар 2015 - 05:48Рөстәм Миңнеханов Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумында катнаштыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә узган Бөтендөнья икътисади форумының ике сессиясендә һәм «Бөтендөнья финанс тотрыклылыгы» дискуссиясендә катнашты.
-
22 гыйнвар 2015 - 05:09Хезмәт хокукларын бозу очракларын «кайнар линия» аша җиткереп булаТатарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хокукларын бозу буенча «кайнар линия» ачты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.