Шәһри Казан

13 февраль 2015 яңалыклары

  • 13 февраль 2015 - 13:14
    Быел Татарстанда 37 миллиард сумлык төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә
    Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин: "Республикада төзелеш тармагындагы программалар туктап калмаячак",- дип ышандырды "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Быел 37 миллиард сумлык төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә. - Банклар төзелеш оешмаларына кредит ставкаларын күтәрде. Бу коммерция ипотека торак төзелешен тоткарларга мөмкин,-диде Ирек Фәйзуллин. - Шушы хәлне...
    645
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 12:48
    Машиналарны Казанның ачык һавадагы муниципаль паркингларда гына калдырырга рөхсәт ителәчәк
    Казанның үзәк урамнары тагын ике-өч елдан машина белән тулып, зур бөкеләр хасил итәргә мөмкин икән. Моны булдырмау максатында, Санкт-Петербург институты белгечләре Казан өчен юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын әзерли. Муниципаль паркинглар шушы схеманың бер юнәлеше. - АКШ, Европа илләре үзләрендәге шәһәрләрдә транспорт тыгылышын булдырмау чараларын инде 40-50 ел элек үк...
    609
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 12:12
    Республика хастаханәләрендә сугыш ветераннары өчен махсус палаталар булдырыла
    Быел безне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көтә. Сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара, без аларга карата игътибарыбызны тагын да көчәйтергә тиешбез. Әлеге уңайдан узган елны республикада старт алган "Безнең кадерле ветераныбыз!" социаль-гуманитар акциясен быел да дәвам итәргә булганнар. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен...
    709
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 12:09
    Ирек Зиннуров, спортчы
    Спортның ватерпол төрендә Олимпия уеннарында Сиднейда - көмеш, ә Афинада бронза медальләргә лаек булдым. Спортның су төрләре белән шөгыльләнгәнлектән, бу җәйдә Казанда булачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын дулкынланып көтәм.
    729
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 11:50
    Татарстан балалары республика тарихы белән беренче сыйныфтан ук таныша
    12 февраль көнне "Татар-информ" агентлыгында "Мавыктыргыч Татарстан" дип аталган 7-14 яшьлек балалар өчен өр-яңа китап презентациясенә багышланган матбугат конференциясе булды. Әлеге китап уен формасында 48 мең экземпляр күләмендә Габделфәт Сафинның "Акчарлак" китап нәшриятендә нәшер ителгән. "Мавыктыргыч Татарстан" рус, татар, инглиз телләрендә язылган бүләк басма буларак узган елның сентябрь аенда дөнья...
    656
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 10:31
    15 февральдә Илһам Шакиров юбилеен билгеләп үтә
    Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... Әлеге җырны мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров башкарганда күңеле тулмаган кеше юктыр. Гастрольләргә кая гына бармасын - шыгрым тулы заллар җыйды. Шөкер, Илһам абый бүген дә безнең арада. Халкыбызның сөекле җырчысы быел үзенең 80 нче...
    717
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 07:15
    Спайс хакында наркологларның фикере
    «Күз алдыңа китер, фатирның бер бүлмәсендә танышымның әнисенең юбилеена җыелган туган-тумача бәйрәм итә, ә икенче бүлмәдә егетне аңына китерәләр. Ул идәндә чәбәләнә, үз косыгына тыгыла», - дип, Юрий Швабу исемле егет мине спайс татып карау ниятеннән кире кайтарырга тырышты.
    838
    0
    0
  • 13 февраль 2015 - 06:00
    Кукмара районының туган якны өйрәнү музеенда күмәкләшеп сөлге чигәләр
    Бер карасаң, ни кирәк - шул бар кебек, ә чынлап торып берәр әйбер эзли башласаң, табармын димә. Күптән түгел чит төбәктә яши торган танышыбыз чиккән сөлге табуымны сорады, кызлары кияүгә чыга икән. Бик уйлап тормый гына, ярар дип вәгъдә биреп тә өлгердем. Эзли башлагач кына бу эшнең бик җиңел түгеллеген...
    731
    0
    0
Реклама