2 март 2015 яңалыклары
-
2 март 2015 - 08:19Иркә матурлык серләрен ача«Татарстан - Яңа гасыр» каналындагы алып баручылар арасында Иркәне белмәүчеләр аздыр. "Һава торышы"н ашыкмый гына, ягымлы сөйләве һәркемнең күңеленә хуш киләдер. Өстәвенә килеш-килбәте дә зәвыклы, киемнәре дә заманча. Яз чоры, табигать уянган вакытта без Иркә белән матурлык турында сөйләшергә булдык һәм кайбер серләрен дә белештек.
-
2 март 2015 - 08:07Филармониядә зәвыклы концерт оештырдыларГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәхнә ветераннарын берләштергән "Илһамият" клубы оешты. Узган атнада аны тәкъдим итеп, зур концерт та оештырдылар. Халкыбызның урта һәм өлкән буын җырчыларга, аларның җырларына сусаганлыгы әллә каян сизелеп тора. Аларның һәркайсын алкышлап каршы алды тамашачы.
-
2 март 2015 - 06:39“ШК” егетләре испан үгезе белән күзгә-күз очраштыБеркөнне редакциядә хатын-кызлар гына утырып калдык. Егетләребезне ярты көнгә эштән азат итеп, "Fun 24" күңел ачу үзәгенә ялга җибәрдек. Баштарак мондый бүләк сәерсендерде ахрысы: "Кая барыйк? Ничек барыйк? Ә сез безнең белән барасызмы?" - кебек сораулар яудырды алар безгә. Эш өстәле артына шул кадәр береккәннәр ки, этеп-төртеп редакциядән "куып" ук...
-
2 март 2015 - 06:16Казанның Киров районында катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылдыКазанның Киров районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 91 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәгариф оешмасы 6 төркемнән торган 115 урынга исәпләнгән. Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны төркемнәргә кабул итә башлады, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.
-
2 март 2015 - 06:09Татарстан һәм Казан пенсионерлары V Бөтенроссия IT-чемпионатында катнашачакАвгустта Казанда пенсия яшендәге өлкәннәр арасында V Бөтенроссия IT-чемпионатының финал этабы үтә. Шул уңайдан Татарстан һәм Казан пенсионерларын сайлап алу турларында катнашырга чакыралар. Мондый ярышлар өлкән буынны тиз үзгәреп торучы заманча яшәешкә яраклаштыру, аларның яңа мәгълүмати һәм технология мөмкинлекләреннән файдалануларына ирешү максатыннан оештырыла. Ел дәвамында ил буенча сайлап алу турлары...
-
2 март 2015 - 06:03«Шәһри Казан»га арзан бәядән язылып калХөрмәтле укучыларыбыз, исегезгә төшерәбез: "Россия почтасы" 26 февральдән 7 мартка кадәр Бөтенроссия газетага язылучылар декадасы оештыра. Ул вакытта Татарстанда чыгучы матбугат чараларына - 10 процент, ә федераль басмаларга 5 процент ташлама белән язылып булачак. Димәк, "Шәһри Казан"га да 10 процент ташлама белән язылырга мөмкин. Индексларыбыз 54126 (атнага өч тапкыр -...
-
2 март 2015 - 05:58Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кыргызстанга киттеБүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Кыргызстанга эшлекле сәфәр кыла. Татарстан вәкилләренең эшлекле визиты ике көн дәвам итәчәк.