Шәһри Казан

4 март 2015 яңалыклары

  • 4 март 2015 - 06:29
    Балык Бистәсендә самолетлар очырту ярышы булды
    Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче мәртәбә кәгазь самолет модельләре очырту буенча ярышлар узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышта район мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Биектау мәктәбеннән Булат Сибгатуллин "Ераклыкка очырту", "Тизлеккә очырту" номинацияләрендә беренче урынны яулады. "Штурмовиклар һөҗүме" номинациясендә Балык Бистәсе гимназиясеннән Руслан Мифтахов җиңде, дип белдерә районның "Авыл...
    624
    0
    0
  • 4 март 2015 - 06:21
    Балтач егете “Россия талантлары” халыкара телевизион фестиваль-конкурсында җиңгән
    Балтач мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рүзәл Мәгъсүмҗанов Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Россия талантлары" халыкара телевизион фестиваль-конкурсында баянда көйләр башкарып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Яшь талант иясе кулында гитара, синтезатор да җанлана. Моң дөньясы аны гүзәллекне тоярга этәрә, дип хәбәр итә Балтач районының "Хезмәт" газетасы.
    620
    0
    0
  • 4 март 2015 - 05:41
    Эх, сез матур кызлар...
    "Әгәр дә гөнаһлар исле булса, минем янда берәү дә утыра алмас иде". Әлеге сүзләрне үз чорының күренекле дин галиме Мөхәммәд бине Васиа (р.г.) әйтеп калдырган.
    1258
    0
    3
  • 4 март 2015 - 05:37
    Илһамия Нуретдинова, пенсионер
    Кырык елдан артык Себер якларындагы Качканар шәһәрендә заводта эшләдем. Мин киткәндә Казан үзәгендәге йортлар төссез, Болак һәм Кабан күле тирәләре, Колхоз базары буйлары сасы иде. Бүгенге Казан ул - әкият шәһәре.
    4
    0
    0
  • 4 март 2015 - 05:19
    Казанда Солтан Галиев мәйданында хәрәкәт өлешчә туктатыла
    Бүгеннән беренче апрельгә кадәр Казанда Солтан Галиев мәйданы буенча хәрәкәт өлешчә туктатыла. Пушкин урамында җир асты парковкасы төзү сәбәпле, биредә скважина казу эшләре башкарылачак. Казан шәһәре Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын һәм вакытлыча куелган юл билгеләрен үтәүләрен сорый.
    569
    0
    0
  • 4 март 2015 - 05:01
    Казанның «Көньяк» автовокзалында өстәмә рейслар оештырыла
    Казанның «Көньяк» автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә түбәндәге юнәлешләр буенча өстәмә рейслар игълан итә: Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак һ.б. Шулай итеп, Казан - Түбән Кама юнәлеше буенча тәкъдим ителгән өстәмә автобус...
    589
    0
    0
  • 4 март 2015 - 04:56
    Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты
    Бишкекка эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук алга таба ике яклы багланышлар перспективалары турында сүз барды. Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан һәм Татарстан халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләрен, Кыргызстан-Татарстан хезмәттәшлегенең башкарылмаган мөмкинлекләрен...
    688
    0
    0
Реклама