Шәһри Казан

6 март 2015 яңалыклары

  • 6 март 2015 - 11:13
    Зәй Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде
    Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Зәй Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб итеп Рим Амеров билгеләнде. Рим Риф улы Амеров 1970 елның 1 июнендә туган. 1988-1994 елларда Санкт-Петербургның Киров исемендәге Хәрби медицина академиясендә "дәвалау эше" белгечлеге буенча укыган. 1994-1997 елларда - Төньяк хәрби-диңгез флотының 75 нче хәрби-диңгез госпиталендә...
    525
    0
    0
  • 6 март 2015 - 10:02
    Россия Президенты Владимир Путин үзенең хезмәт хакын "кискән"
    Владимир Путин Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның, Россия Федерациясе генераль прокурорының, Тикшерү комитеты җитәкчесенең һәм үзенең хезмәт хакын 10 процентка киметкән. Владимир Путин Указы нигезендә, 1 майдан ел азагына кадәр Президент хакимиятендәгеләрнең һәм Хөкүмәт аппаратындагы дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы да 10 процентка кыскара.
    582
    0
    0
  • 6 март 2015 - 09:51
    Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров белән "Майский" теплица комбинатында булды
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров белән Яшел Үзән районындагы "Майский" теплица комбинатында булды. Мәртәбәле кунакларга кыяр, помидор, борыч, каен җиләге үстерелә торган теплицаларны, салат линиясен күрсәттеләр, җитештерү күләме һәм продукция өстенлекләре турында бәян иттеләр. Искәрмә, бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Казанда язгы кыр...
    579
    0
    0
  • 6 март 2015 - 08:29
    Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә
    Яз, җәй айларында социаль алдау очраклары бермә-бер арта. Шуңа да Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы халыкка игътибарлырак булырга киңәш итә. 2014 елның нәтиҗәләре буенча 102 социаль алдау очраклары теркәлгән. Шуларның ни бары 27се генә ачыкланган. - Әлеге төр җинаять очракларында алданучылар үзләре дә гаепле. Күп очракта кешеләр игътибарсызлыгы аркасында җинаятьчеләргә акчаны...
    614
    0
    0
  • 6 март 2015 - 08:15
    Казанда Венгр дәүләт ансамбленең концерты була
    13 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Венгр дәүләт ансамбленең концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россия Федерациясендә Венгриянең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Янош Балла белән очрашканнан соң билгеле булды. Моннан тыш, Венгрия делегациясе үзләрендә Татарстан мәдәнияте көннәрен...
    691
    0
    0
  • 6 март 2015 - 07:29
    Казанда татар фильмнары күрсәтелә башлады
    Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады. Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм Илдар Ягафаровның "Күктау" картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде....
    611
    0
    0
  • 6 март 2015 - 07:16
    "Бәхет хатлары"ннан вакытында котылсаң яхшы
    Бер танышымны эшкә барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Баксаң, аларны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның түләнү-түләнмәве кызыксындыра икән. Танышымның барлыгы 9500 сум штрафы барлыгы ачыкланган. Хәзер барысын да түлим дисә дә, аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Баксаң, түләү вакыты узган икән инде, хәзер хөкем чыканны көтәргә кирәк, аны "Мировой суд"...
    651
    0
    0
  • 6 март 2015 - 07:06
    Диляра Ахунова, студент
    Казан кызы булганлыктан, үз шәһәрем миңа бик кадерле. Универсиада алдыннан башкала нык төзекләндерелгән иде. Бу җәйдә узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты да Казанга яңа уңышлар алып килер, дип өметләнәм. Магистратурада укыйм.
    595
    0
    0
  • 6 март 2015 - 06:29
    Чулпан Әхмәтҗанованы урларга телиләр
    Җырчы Чулпан Әхмәтҗанова бәйрәмнәрдә Әстерхан якларына җыена. - Шәхси тормышны сөйләргә яратмыйм. Интернеттан еш кына "Кайда чыгыш ясыйсың?", "Кайда катнашасың" дигән сораулар яудыралар. Һәркайсына җавап бирергә тырышам. Менә инде бик күптәннән бер егет: "Миңа кияүгә чыгасыңмы?" дип язып ята. Икенчесе: "Мин сине урлыйм", - дип тә куркыта.
    594
    0
    0
  • 6 март 2015 - 06:14
    Казан аспиранты “Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме” конкурсында җиңү яулады
    Казан аспиранты Ләйсән Габдрахманова "Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме" конкурсында "Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант" номинациясе буенча өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Ләйсән Габдрахманова Идел буе спорт һәм туризм академиясенең спорт резервларын әзерләү технологияләренең белем бирү һәм фәнни үзәгенең кече фәнни хезмәткәре булып тора. Укыту һәм фәнни үзәк...
    630
    0
    0
  • 6 март 2015 - 05:58
    Идеаль хатын-кыз ир-ат күзлегеннән
    Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче: - Кемгәдер хатын-кыз-кәсепче кирәк, кемдер аны эш аты итеп күрә, кайберәүләр кунакка йөртер өчен бик матур хатыны булуын тели. Идеальлекне һәркем үзе тудыра. Ләкин идеаль дигәннең дә чамасы булырга тиеш. Бар яктан да идеаль булып булмый. Минем өчен иң идеаль хатын-кыз ул - минем Рәзинәм. Бу тормышта...
    1216
    0
    0
  • 6 март 2015 - 05:49
    Ир - атның юмартлыгы 8 мартта беленә
    Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр, Укытучылар көне алдыннан халыкта кинәт кенә чәчәк кибетләренә мода башлана. 8 мартны чәчәк кибетләре аеруча зарыгып, түземсезләнеп көтә. "Ир кешенең саранлыгы-юмартлыгы 8 мартта беленә", - ди чәчәк кибетләре сатучылары.
    556
    0
    0
  • 6 март 2015 - 05:42
    Казанга турист поездлары йөри башлый
    Беренче туристлар поезды Казанга Екатеринбургтан 8 май көнне киләчәк. Әлеге программаны туристлар санын үстерү максатыннан "РЖД Тур" туроператоры һәм Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты тормышка ашыра. Май аенда шундый поездларны Екатеринбургтан кала, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан һәм Самарадан җибәрәчәкләр. Һәрбер маршрутта 200-500 кеше булыр дип көтелә. Шәһәр кунакларына ике маршрут...
    526
    0
    0
  • 6 март 2015 - 05:40
    Бөек Ватан сугышы ветераннарына теләкләр һәм рәхмәт сүзләре яздырып була
    Казанда "Җиңүгә 70 адым" акциясе старт алды. Акция көн саен Казан үзәгендә махсус баннер янында үткәрелә. Һәр теләге булган кеше махсус ролик төшерүдә катнаша ала, ә ул Җиңү көнендә республика телеканалларында һәм интернетта урнаштырылачак. Проект Җиңү көненә 70 көн кала старт алды. Акцияне оештыручы "Бердәм Россия яшь гвардиясе" көн саен...
    827
    0
    0
  • 6 март 2015 - 05:38
    Казан ял итү өчен Россиядә иң кулай шәһәр буларак танылган
    Казан 8 март бәйрәмендә ял итәр өчен Россиядә иң кулай шәһәр буларак танылган. Россия шәһәрләре арасында Халыкара хатын-кызлар көнендә ял итү өчен кесәгә сукмый торган шәһәрләрнең беренче унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Калининград, Екатеринбург, Переславль-Залесский һәм Пермь дә кергән. Рейтинг мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласы кунаханәләрендә...
    826
    0
    0
Реклама