Шәһри Казан

12 март 2015 яңалыклары

  • 12 март 2015 - 07:47
    Мәскәүдә Казан рәссамнәренең күргәзмәсе ачыла
    Киләсе атнада Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Казан" Милли мәдәни үзәге,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты булышлыгында Казан рәссамнәренең күргәзмәсе ачыла. 18нче мартта Мәскәүнең Беркатлы (наивный) сәнгать музеенда Казан рәссамы Виктор Тимофеевның "Сретение" дип аталган күргәзмәсе ачыла. "Сретение" иске славян теленнән "очрашу" һәм "шатлык"...
    632
    0
    0
  • 12 март 2015 - 07:29
    Разил Валиев: "Безнең илдә язучылар бар, әмма язучы дигән һөнәр юк"
    Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, язучылар белән бергә түгәрәк өстәл артына җыелып, сәясәт турында түгел, әдәбият турында сөйләште. Хезмәт кодексына төзәтмә кертеп, һөнәрләр реестрына "язучы" профессиясен кертү тәкъдиме дә яңгырады. Ничәмә-ничә ел язучыларга тынгылык бирмәгән мәсьәләнең менә хәзер калкып чыгуы юкка түгел. Исегездә булса, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булса,...
    1467
    0
    0
  • 12 март 2015 - 07:15
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын урынына Самара һәм Түбән Новгородтан коткаручылар килде
    Бүген иртән "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын урынына Самара һәм Түбән Новгородтан коткаручылар килде. Фаҗигадән соң коткару эшләрендә катнашучыларның саны 1000гә җитте. Искәртеп узабыз,"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыга. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын ике катлы бинада урнашкан кафеда чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә 4 кешенең гомере өзелгән, тагын бер кеше хәбәрсез югалган, 18...
    598
    0
    0
  • 12 март 2015 - 06:57
    Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча “Адмирал” сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды
    Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җитәкли. Штабка Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан...
    559
    0
    0
  • 12 март 2015 - 06:01
    Республикада наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясе узачак
    16 марттан 27 мартка кадәр республикада наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына (843) 273-43-45 шалтыратып, яки www.ufskn.tatar.ru сайтына кереп, законсыз рәвештә...
    700
    0
    0
  • 12 март 2015 - 05:51
    Чаллыдан 65 яшьлек Виктор Мелешкин үлән җыеп акча эшли
    Виктор Мелешкинны шаярып Чаллы "Малаховы" дип йөртәләр. 65 яшен тутырса да, аның үз гомерендә бер тапкыр да чын-чынлап авырганы, табибка мөрәҗәгать иткәне булмаган. Хасталанырга вакыты да юк, үзе үк авырулар дәвалый ул. Виктор дару үләннәре сатып үз бизнесын булдырган эшмәкәр.
    1361
    0
    0
  • 12 март 2015 - 05:33
    Эзтабар Рәфыйк Сәлахиев: "Юл салганда каберлекләр килеп чыга"
    Кемдер туйдан соң ширбәт аен кайда үткәрергә белми аптыраса, "Ватан" Бөтенроссия эзләнү үзәге хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев 1986 елда, туеннан соң ике атна үтеп, хатыны белән сугыш булган урыннарга экспедициягә чыгып киткән. Кызлары да шәһит киткән солдатларны эзләүгә өлеш керткән.
    809
    0
    0
  • 12 март 2015 - 05:29
    Казанда чаңгы марафоны үтә
    15нче мартта 10.00 сәгатьтә «Казан корыч профильләре» заводының (Чебакса бистәсе) чаңгы базасында чаңгы марафоны үтә. Ярышларда катнашучылар 20 км (60 яшьлек һәм аннан өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен), 30 км (60 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ирләр өчен), шулай ук 50 км (60 яшькә кадәрге ирләр өчен) ераклыктагы арага...
    625
    0
    0
  • 12 март 2015 - 05:15
    "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында якынча 15 кеше калган булырга мөмкин
    Бүген, 12 мартта, Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын урынында коткару эшләре алып барыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләре буенча сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган үзәктә эшләүчеләр", - дип белдерә аның...
    656
    0
    0
Реклама