Шәһри Казан

12 март 2015 яңалыклары

  • 12 март 2015 - 13:49
    Рөстәм Миңнеханов янгында зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә боерык биргән
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгында зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә боерык биргән. Һәлак булган Россия гражданнарының гаиләләренә 1 млн сум, җәрәхәт алган Россия гражданнарына 200 дән алып 400 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Вафат булган чит ил гражданнарының гәүдәләрен туган якларына озату чыгымнары да республика бюджеты хисабына компенсацияләнәчәк,...
    676
    0
    0
  • 12 март 2015 - 13:41
    Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне үз контроленә алды
    Янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үз контроленә алды. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, аңа оператив мәгълүмат җибәрелеп тора. Кичә Адел Вафин 7 нче һәм 12 нче хастаханәләрдә булып, янгыннан соң шунда эләккән авыруларның хәлләрен белеште. - 7 нче хастаханәгә 12 кеше...
    1
    0
    0
  • 12 март 2015 - 13:30
    Казанда хезмәт урыннары ярминкәсе узачак
    Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 17 март көнне сәгать 10.00дән алып 14.00гә кадәр Ямашев проспекты, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Химиклар мәдәният сараенда хезмәт урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәгә килүчеләргә эш тәкъдим итүче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, буш эш урыннары турында мәгълүмат, консультацияләр алу, мобиль...
    586
    0
    0
  • 12 март 2015 - 13:08
    Дөнья чемпионаты уңаеннан Казансу елгасында зур үзгәрешләр көтелә
    Август аенда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Казансу елгасында зур үзгәрешләр көтелә. Ачык судагы ярышлар өчен Казансуның Кремль ягыннан икенче ярга - "Казан" гаилә үзәгенә кадәрге өлешен беркадәр тирәнәйтәчәкләр һәм махсус су каналы уздырачаклар. Хәзерге вакытта анда эш тулы көченә алып барыла. "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры...
    621
    0
    0
  • 12 март 2015 - 12:18
    Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде
    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кемнән генә сорасаң да, Шамил Закиров турында әнә шул сүзләрне кабатлар. Аның безнең арабыздан киткәненә дә өч ел вакыт узып китте. Әгәр исән булса, Шамил Закировка 15 март көнне 70 яшь тулган булыр иде. Эш бүлмәсен хезмәттәшләре гөлләр, чәчәкләр белән тутырырлар иде аның,...
    649
    0
    0
  • 12 март 2015 - 12:03
    Рөстәм Миңнеханов «Адмирал»дагы янгынны тикшерү эшен үз контроленә алды
    Кичә көндезге берләр тирәсендә «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын булганын белмәүчеләр сирәктер хәзер. Шул ук көнне кичке якта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, янгын урынын карап, шунда ук күчмә киңәшмә уздырды. Татарстан Президенты хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачык­лау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күргәннәргә медицина ярдәме...
    660
    0
    0
  • 12 март 2015 - 11:26
    Республика суд-медицина экспертизасы бюросында "кайнар линия" эшли башлады
    Республика суд-медицина экспертизасы бюросында "кайнар линия" эшли башлады. "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгында һәлак булган һәм Республика суд-медицина экспертизасы бюросына китерелгәннәр турындагы мәгълүматларны (843) 273-91-45 һәм (843) 272-05-64 телефоннары аша белергә мөмкин. Шулай ук "кайнар линия" телефоннары Казанның 7 нче һәм 12 нче хастаханәләрендә дә эшли: (843) 571-10-56 һәм (843) 221-36-99.
    969
    0
    0
  • 12 март 2015 - 10:58
    Чаллыдан Идрис хәзрәт Галәветдин явызлыкка изгелекне хикмәт белән кайтарырга кирәк дип саный
    Агачны - тимергә, алтынны көмешкә әверелдереп булмаса да, агуны - даруга, дошманны дуска әйләндереп була икән. Дошманнар күп булганда, дөньяда яшәү куркыныч һәм күңелсез. Алар күбәйгән саен, проблемалар да арта, дөнья ләззәтләренең тәмен татып, рәхәтләнеп ашый-эчә дә, йоклый да алмый башлыйсың. Югыйсә бит гап-гади нәрсәне генә истә тотасы: "Сез, дошманнар...
    1265
    0
    0
  • 12 март 2015 - 09:53
    БДИ тапшыру вакыты билгеле булды
    Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Мәктәп укучылары 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математика, 8 июнь көнне химия һәм җәмгыять белеме,11 июньдә чит ил...
    548
    0
    0
  • 12 март 2015 - 09:36
    Янгын аркасында медицина ярдәме сорап 55 мөрәҗәгать теркәлгән
    Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге кичәге янгында зыян күргән 16 кеше сырхауханәгә урнаштырылган, дип белдерде Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министры Адел Вафин 7нче клиник хастаханәсендә узган брифингта. Министр әйтүенчә, беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары фаҗига урынына җиде минут эчендә килеп җиткән. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү...
    547
    0
    0
  • 12 март 2015 - 09:18
    “Казан” халыкара аэропорты 4 йолдызга ия булды
    "Казан" халыкара аэропорты 4 йолдызга ия булды һәм "Best Regional Airport Russia and CIS" номинациясендә иң яхшы аэропорт дип танылды. Казан белән бергә Россиядә әлеге премиягә Кольцово аэропорты да (Екатеринбург) лаек булган. Дүрт йолдызлы статус бирелүе Казан аэропортын Абу-Даби, Лондон, Амстердам, Копенгаген, Цюрих һәм башка аэропортлар белән бер дәрәҗәгә куя....
    658
    0
    0
  • 12 март 2015 - 09:03
    “Адмирал” сәүдә үзәге җимерекләре астында 25 кеше булырга мөмкин
    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин белдерүенчә,хәбәрсез югалган 25 кеше хәзергә вакытка кадәр элемтәгә чыкмаган. Алар арасында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре-янгын сүндерү сменасы башлыгы да бар. "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын сүндерү һәм төтенне юкка чыгару системасы булмаган....
    580
    0
    0
  • 12 март 2015 - 08:15
    “Ак калфак” иҗади бәйге уздыра
    "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем" дигән иҗади бәйге уздыра. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар да катнаша ала. Чигү ысуллары чикләнмәгән, төрле тукымада чигелгән сөлгеләр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм кул эшләрен 2015нче...
    694
    0
    0
  • 12 март 2015 - 07:58
    Чаллыдан 65 яшьлек Виктор Мелешкин, үлән җыеп, акча эшли
    Виктор Мелешкинны шаярып Чаллы "Малаховы" дип йөртәләр. 65 яшен тутырса да, аның үз гомерендә бер тапкыр да чын-чынлап авырганы, табибка мөрәҗәгать иткәне булмаган. Хасталанырга вакыты да юк, үзе үк авырулар дәвалый ул. Виктор дару үләннәре сатып үз бизнесын булдырган эшмәкәр.
    0
    0
    0
  • 12 март 2015 - 07:54
    Татьяна Раткэ, хезмәткәр
    АКШтан килдем Казанны күрергә, искиткеч матур шәһәр. Америкада мондый архитектура юк. Сокланып, як-ягыма карана барып, башларым дулкындагыдай әйләнә-тулгана инде. Татар һәм рус милли ашларын махсус алабыз: искиткеч тәмле ризыклар!
    587
    0
    0
Реклама