Шәһри Казан

19 март 2015 яңалыклары

  • 19 март 2015 - 15:39
    "Шәһри Казан" 20 март 2015 №28
    705
    0
    0
  • 19 март 2015 - 14:28
    Казанда “Без бергә!” митингы 5,5 мең кешене җыйды
    Кичә Кырым Республикасының Россия составына кушылуына бер ел булды. Әлеге уңайдан Россиянең бик күп шәһәрләрендә "Без бергә!" дип аталган митинг-бәйрәм концертлары оештырылды. Татарстан башкаласы да бу чарадан читтә калмады.
    664
    0
    0
  • 19 март 2015 - 14:21
    “Шәһри Казан” мәктәп укучыларын бәйгедә катнашырга чакыра
    "Шәһри Казан" газетасы 8-11 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесе игълан итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, "Минем бабам - ветеран" дип аталган бу конкурс 23 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Без укучылардан сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм шул чордагы авыллар яшәеше турында язмалар көтеп...
    814
    0
    0
  • 19 март 2015 - 14:17
    Илсур Метшин “Казан утлары” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
    Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин "Казан утлары" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.
    573
    0
    0
  • 19 март 2015 - 14:14
    КФУ ачык ишекләр көне уздыра
    22 март көнне сәгать 10.00дә КФУның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында мәктәп укучылары өчен гомумуниверситет ачык ишекләр көне була. Әлеге чара кысаларында булачак абитуриентларга югары уку йортының институтлары һәм факультетлары турында мәгълүмат һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылачак. Укучылар каршында КФУ проректоры Рияз Минзарипов һәм кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе...
    634
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:39
    Чүпрәлеләр татарстанлыларны иҗтимагый активлыкка һәм республика үсешендә катнашырга чакырды
    Иске Чүпрәле авылында "Киләчәк безнең белән" яшьләр программасы кысаларында узган халык җыенында Татарстанда яшәүчеләргә шушындый мөрәҗәгать белән чыктылар. Чүпрәле яшьләрен татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыгарга Президент Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре Думасында 4 марттагы чыгышында, илдәге икътисади кризис шартларында электән шушы төбәктә дус-тату гомер кичергән күпмилләтле халкыбызны берләшергә өндәве этәргән. Мөрәҗәгать тексты...
    623
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:35
    Илсур Метшин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел» юбилей медальләре тапшырды
    Казанда яшәүче 50дән артык сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә мэр Илсур Метшин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел» юбилей медальләре тапшырды. "9 Май көненнән дә олырак бәйрәм юк. Бу Бөек халкыбызның Бөек Җиңүе, димәк, безнең һәрберебезнең бәйрәме. Кадерле ветераннар, без сезнең үлемсез батырлыгыгызны онытмыйбыз, шуның өчен чиксез рәхмәтлебез", -...
    563
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:17
    Фәнил Гыйләҗев, хезмәткәр
    Яз.Табигать уянган вакытта иҗат итәсе генә килә. Яңарак кына берничә журналда шигырьләрем басылды. Гонорарларны кереп алгач, зур акчалар күргәч, иҗат дәрте янә күтәрелде. Озакламыйча журналларда тагын бер туплам шигырьләрем дөнья күрәчәк.
    1089
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:06
    "ШК" журналисты Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт кылды
    Чәк-чәк музенда как-тош ашаталар Заманында Казан байлары яшәгән, татар интеллигенциясен берләштергән Иске Татар бистәсе әле кайчан гына ташландык хәлдә иде. Без студент чакта монда күп йортлар җимерек булганын хәтерлим. Шөкер, тарихи истәлекләрне саклап кала алдылар. Хәзер яңартылган йортларны, җыйнак урамнарны күреп күңел сөенә. Биредә - тере тарих, биредә - борынгы...
    1184
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:03
    Илгәрәй янә әти булган
    Шушы арада Илгәрәйнең гына "Үзем тапкан бәхет" дип аталган яңа альбомым чыкты. - Әлеге "бәхет" артыннан хатыным да бәхет бүләк итте: 3 март көнне иртәнге 10 туларга 5 минутта икенче тапкыр әти булдым! Кызыбыз туды. Авырлыгы 4400 кило, буе 56 см. 9 март көнне исем куштырдык: Камилә.
    603
    0
    0
  • 19 март 2015 - 13:00
    Алсу Фаракшина кияүгә чыккан
    Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина 15 март көнне сөйгәне Альберт белән никах укыткан. - Очрашып йөрүебезгә көзгә 7 ел булыр иде. Менә, ниһаять, гаилә корырга булдык. Альберт - Чаллы егете. Тәкъдимне дә Чаллыда ресторанда ясады. Никахны Рамил хәзрәт Юныс укыды. Махсус безнең өчен генә Әлмәткә кайтты. Зур рәхмәт...
    666
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:59
    Иртәгә район һәм шәһәрләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
    Иртәгә Татарстанның район-шәһәрләрендә теләгән кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.
    570
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:53
    “Глаголица» рухи элита тәрбияли
    "Глаголица» республика балалар әдәбиятының бәйсез әдәби премиясен оештыручылар балачакны - талант сүзе белән тиңдәш, ди. Бер караганда, компьютер заманында балаларны китап укырга тартуы авыр, ләкин бу проект балаларны янә китап белән дуслаштырачакларына шикләнмиләр. Бәйге инде икенче тапкыр оештырыла. Үзендә аз гына булса да язучылык сәләте тойган 10-17 яшьлек бала конкурска...
    666
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:45
    Гүзәл Маликова яшь ире белән бергә җырлаячак
    Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова - балалардан алып өлкәннәргә хәтле музыкага мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Үзенең ике улы - Муса белән Гайсә генә дә ни тора! Шуңа өстәп, ул 35 ел буе төрле буын кешеләреннән торган ансамбльләрне җитәкләде. Үзенең әнисе дә, 80 яше тулуга карамастан, инде 25 ел шул ансамбльдә җырлап...
    795
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:37
    Кама Тамагы районының Яңа Сала авылыннан Резедә Мөхәммәдуллина: “Кыш көне мине өйдән чыгарып, җәен урамнан кертеп булмый”
    Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында яшәүче Резедә Мөхәммәдуллинаны якыннан белгән кеше аның уңганлыгын мактап туялмый. Резедә турында, кулыннан килмәгән һөнәре юк, көлдән төймә генә төйми инде, диләр.
    957
    0
    0
Реклама