Шәһри Казан

19 март 2015 яңалыклары

  • 19 март 2015 - 12:27
    Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел ике меңгә якын каз алырга исәпли
    Берсендә Чистайга барганда: "Казаннан Имәнкискәгә кергәндә юл буендагы иң беренче сәүдә ноктасында Гәйсә казлар сата, алып кайтыгыз әле, зинһар», - дип, йомыш кушып җибәрделәр.
    1310
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:20
    Сабада сыерны роботлар сава
    Башка вакытта Олыяз авылының исеме кайдан килеп чыккан, дип сорасалар, китап битен актарасы итәр идем. Яз галәмәте күрәсең, Саба районының Олыяз авылына барасы билгеле булуга, авылның исеме яз сүзе белән күңелгә керде дә, калды. Исемдәге «Олы» сүзе Саба юлларында төшеп калды, чыпчыклар чыркылдашкан, сыерлар мөгерәшкән «Яз» авылына килеп кердек.
    965
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:13
    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин “ШК” газетасына Кырымдагы милләттәшләребезнең Татарстан белән бәйләнеше турында сөйләде
    Кырым Республикасының Россия составына керүенә бер ел булды. Россия - Кырым мөнәсәбәтләрендә Татарстанның роле бик зур. Безнең республика Кырымдагы иҗтимагый сәясәтне тотрыкландыру эшендә иң актив катнашкан төбәк булды. Бакчасарай районы исә, гомумән, Татарстан шефлыгында.
    873
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:11
    Казанда Кырымның Россиягә кушылуын бәйрәм иттеләр
    Казанның Меңъеллык мәйданында Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан митинг узды. Анда 3,5 меңнән артык кеше катнашты. Минтингта төрле музыка коллективлары чыгыш ясады, соңыннан исә катнашучылар Кырымның Россиягә кушылу карарын һәм Россия Президенты сәясәтен хуплап резолюция кабул иттеләр.
    0
    0
    0
  • 19 март 2015 - 12:00
    “Адмирал” сабаклары: сәүдә үзәкләрен җитди тикшерү көтә
    "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын халыкның күп нәрсәгә күзен ачты. Янгыннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халык күп җыела торган урыннарны тикшерергә кушты. "Кызыл әтәч"ны базарларга якын да китермәс өчен, республкианың эре сәүдә урыннарын янгын куркынычсызлыгы ягыннан аркылыга-буйга тикшерәчәкләр.
    758
    0
    0
  • 19 март 2015 - 11:50
    БДИлар башлана
    Дүшәмбедән, ягъни 23 марттан 24 апрельгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшырырга мөмкин булачак. Бу мөмкинлектән Россия буенча 9 мең укучы файдаланачак. Алдан тапшыру этабында имтиханнарны мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар һәм быелгы чыгарылышлар тапшыра ала. Дөрес, соңгыларына педагоглар советы рөхсәте кирәк. 23 мартта математиканың база өлешен Татарстанда 16 кеше тапшырачак....
    761
    0
    0
  • 19 март 2015 - 11:38
    Казан иң бәхетле шәһәр дип табылган
    Казан халкының 85 проценты үзен бик бәхетле итеп саный икән.
    639
    0
    0
Реклама