Шәһри Казан

2 апрель 2015 яңалыклары

  • 2 апрель 2015 - 16:40
    "Ак Барс" "Сибирь"не овертаймда җиңде
    Гагарин Кубогы Көнчыгышның финал сериясенең дүртенче уенның нәтиҗәсен, Оскар Меллерның бердәнбер голы хәл итте.
    541
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 13:58
    Николай Сорокин, пенсионер:
    - Тәтеш районында туып үс­тем. Казанга бишенче сыйныфларда укыганда кунакка алып килгәннәр иде. Болак бозында чаңгы шуучыларны күргәч, ничек рәхәт икән монда, чаңгы шуарга нинди әйбәт урыннары бар, дип кызыккан идем. Казанда 1959 елдан яшим. Үзәк матбугатта Казанда метро төзү турындагы башлангычларны хуп­лап, мәкаләләр бастырдым.
    712
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 13:50
    “Мишәр” ансамбле Чувашстан, Татарстан әләмнәрен Эльбруста җилфердәтте
    «Мишәр» ансамбле, Чувашстанның атказанган рәссамы Вагиз Камалетдинов, Татарстан «Яңа Гасыр» телеканалы журналистлары, 31 кеше автобус белән Урмайдан Кабардино-Балкар республикасының «Эльбрус» курорт үзәгендә Балкар халкының Яңарыш көннәре фестивалендә катнашып кайттылар.
    624
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 13:26
    Яңа вазыйфа
    Бүгеннән Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазыйфасын Ренат Вәлиуллин башкарача. Элек бу урынны биләгән Шамил Әхмәтшин, лаеклы ялга чыкканга, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, эшеннән азат ителде. Белешмә өчен. Ренат Вәлиуллин 1972 елның 19 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында дөньяга килә. 1994 елда Казан дәүләт университетының (хәзер...
    868
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 13:15
    Хәрби хезмәткә китүчеләргә электрон банк картасы һәм кәрәзле телефон бүләк итәчәкләр
    Россиядә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.
    1014
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 12:38
    Кызыл Химик урамы 24 нче йортта яшәүчеләр әкәм-төкәмнәр тозлый
    Казанның Кызыл Химик урамындагы 24нче йортында халык тычканнар, әкәм-төкәмнәр, кыргаяклар белән бергә яши. 1929 елда төзелгән дүрт катлы йортның югары катында яшәүче Гөләндәм апа Хисаметдинова әйтүенчә, берсендә кыргаяк аның колагына кереп китә язган.
    649
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 12:31
    Журналист Алсу Хәсәновага ярдәм кирәк
    Бәла көтелмәгәндә генә килә. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнова да гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе - зур гына бер гаилә һәм Алсу шушы гаиләнең сөекле бер кызы.
    652
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 11:38
    Настя әнисеннән курка
    Настя Норлат авылындагы балалар йортында яши. Мин килгәндә, кыз кунакта иде. Үзен күреп булмаса да, аның турында тәрбиячеләре сөйләде. У л тумышы белән Казахстан якларыннан. Тәрбиячеләре әйтүенчә, гаиләдә алар ике бала, Настяның үзеннән бер яшькә генә кечерәк энекәше бар. Бертуганнар булсалар да, кечкенәдән аерым үскәннәр: Настя әнисе белән, энесе -...
    578
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 11:31
    Казан тележурналистын «Пусть говорят»ка ник чакырганнар?
    Кичә «Казан» телеканалы алып баручысы һәм Фкорреспонденты Альбина Асылгәрәеваны Беренче каналдан күрсәттеләр. Казанны Мәскәүгә алыштырып китүе түгел, аны илебезнең иң рейтинглы тапшыруы «Пусть говорят»ка дәшкәннәр.
    529
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 11:17
    Ришвәтчеләрне тотарга халык ярдәме кирәк
    2011 елдан бирле Татарстанда коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрелә. Хәзер Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты чираттагы мониторингка әзерлек эшләре бара. Халык арасында мониторинг уздыру "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" программасының төп пунктларының берсе булып тора. Мониторинг вакытында халыкка,...
    1123
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 09:04
    Тавык йомырка салсын өчен әтәч кирәкме?
    Яз җитеп, тавыклар җырлый башласа, авылда йомыркага кытлык бетә, рәхәтләнеп сыйлан. Ә менә кыш буе йомыркадан өзелгән юк, дип бик сирәкләр генә мактана ала. Шундыйларның берсе - Лаеш районының Габишево авылында урнашкан «Ак Барс» кошчылык фабрикасы. Биредә тавыклар ел дәвамында көн саен йомырка салалар. Ара-тирә статистиканы бозучы ялкаулары да очрый,...
    1156
    0
    1
  • 2 апрель 2015 - 08:31
    ТНВ каналы "Ак чәчәкләр" романы буенча яңа фильм тәкъдир итә
    Казанда «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тәкъдир ителә 5 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тәкъдир ителәчәк. Шул уңайдан без «Яңа гасыр» телевидениесе генераль директоры урынбасары - генераль продюсер, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.
    865
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 08:27
    "Шәһри Казан" 2 апрель 2015 №33
    711
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 08:14
    "Ярдәм" мәчетендә балалар өчен бәйге
    "Ярдәм" мәчетендә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән бәйге уздырыла. Конкурсның сораулары "Мөслимә" газетасының гыйнвар-февраль саннарында басылган иде. Чараның максаты - балаларга дин нигезләре һәм татар галимнәре-мәгърифәтчеләренең эшчәнлеген төшендерү. Укучылдарга Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри,Утыз Имәни кебек шәхесләрнең эшчәнлеге, әсәрләре белән таныш булу шарт. Бәйге 4 апрельдә иртәнге...
    641
    0
    0
  • 2 апрель 2015 - 07:29
    "Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү" акциясенә катнаш
    7 нче апрельдә Казанның 7нче хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү акциясе уздырылачак. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көне һәм Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында оештырылган. Акцияне Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы хезмәткәрләре үткәрә. Биредә теләгән кеше кан басымын, канындагы холестерин һәм шикәр күләмен үлчәтә, физик активлыгы дәрәҗәсен...
    560
    0
    0
Реклама