Шәһри Казан

3 апрель 2015 яңалыклары

  • 3 апрель 2015 - 13:27
    Кечкенә йолдызлар Кайбычта көч сынаша
    Бүген Кайбыч районы мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" Республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этабы уза. Монда Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан балалар җыр, бию сәләтендә ярышачаклар. Исегезгә төшерәбез, быел бәйгенең төп таләбе Бөек Ватан сугышына багышланган номер әзерләү. Фестивальнең суперфиналы 18 апрель Уникс...
    601
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 12:30
    Кәләвә пешми, бармак пешә: "ШК" журналисты талкыш-кәләвә пешерергә өйрәнде
    Берәүнең, хәлвә тәмле икән - ашаганнарын күрдем, дигәне кебек, талкыш кәләвә ясау бигрәкләр дә авыр икән - ясаганнарын күрдем... Талкыш кәләвә пешерү остасы Разия апа Хө­сәенова аны ясап карау турында егерме ел хыялланган. Мин исә, талкыш кәләвә пешереп күрсәтүен сорап, аның артыннан ярты ел йөрдем...
    1931
    0
    3
  • 3 апрель 2015 - 12:29
    Наилә Нигъмәтуллина, укытучы:
    - Без буын-буыннан казанлылар. Үзем 1946 елда хәзерге Вахитов районында туганмын, ул әле 1950 елларда да Сталин районы дип йөртелә иде. Башка шәһәрләрдәге танышларым Казанны «неряшливая красавица» дип шаярта. Татарча әйтсәк, шапшак чибәр була инде. Җаным-рухым белән яраткан Казаным турында мондый сүзләрне ишетәсем килми. Сүзләрендә хаклык та бар инде, әлбәттә.
    575
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 12:24
    «Адмирал» сабаклары
    11 мартта Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды.
    549
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 12:03
    Казан университеты студентлары курчак уйный
    18 яше тулгач, курчак уйнаучы егет-кызларны Казан федераль университетындагы Фундаменталь медицина һәм биология институтының симуляция һәм имитация ысулы белән укыту үзәгендә эзләп таптым.
    573
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 11:22
    15 тәүлеккә утырасың килмәсә, тәрәзәңне каралтма
    2014 елда Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләрен каралткан йөртүчеләргә карата 14,5 мең административ материал төзегән. Кагыйдә бозучыларга 500 сум штраф салыначак. Ләкин бу беренче тапкыр гына тотылучылар өчен. Хокук сакчыларының сүзен үтәмичә, кабат эләгүчеләрне максималь җәза - 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә.
    642
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 10:45
    "Казан" Гаилә үзәгенең түбәсендә бассейн ачыла
    Казанның касә формасында урнашкан Гаилә үзәгендә зур бассейн ачарга ниятлиләр. Су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатына санаулы гына вакыт калып бара. Әлеге бассейнны нәкъ менә шуның хөрмәтенә ясарга ниятлиләр. 8,5 мең кубометр су сыйдырышлы 17 тонналы бассейн "Казан" гаилә үзәгенең түбәсенә урнаштырылачак. Тик биредә бары балигъ булганнар гына йөзә ала....
    587
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 09:16
    Галимнәр бу ел игенчеләр өчен уңышсыз булырга мөмкин дип фаразлый
    Татарстан галимнәре быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз булыр дип фаразлый. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов сүзләренә караганда, яз иртә килсә дә, кар тиз эрү сәбәпле туфракка дым начар сеңгән. Быел аның күләме 2 тапкырга...
    788
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:42
    Ишеттегезме әле!
    Бүген Казанның Җиңү проспектындагы автотранспорт хәрәкәте ябылды. Бу эш юл үткәргечен төзекләндерү өчен кирәк. Автотранспорт хәрәкәте вакытлыча Мамадыш тракты һәм Аграр урамнары киселешендә ябыла. Этаплы төзекләндерү эшләре 20 апрельгә кадәр барачак. Машина йөртүчеләрнең юл билгеләренә игътибарлырак булуы сорала.
    622
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:16
    Владимирдан килгән һөнәрче Надежда Колчугина: Мондый мөнәсәбәтне башка җирдә күргәнебез юк
    Ярминкәгә халык алыш-­биреш өчен генә түгел, әзме-күпме кеше белән оч­рашып, дөнья күреп кайтырга дип тә чыга. Чит төбәкләрдән килгән халык һөнәрчеләре катнашында уза торган ярминкәләр аеруча кызык. Элек-электән ерактанрак килгән сәүдәгәрләрдә булган кызыл товар. Башкалада узган «Казан касәсе» халыкара күргәзмә-сату кай ягы белән истә калды соң? Рәт-рәт торучы реставрацияләнгән Тула...
    574
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:08
    Ришвәтчеләрне тотарга халык ярдәме кирәк
    Дәрәҗәле урында эшләүче, яше 40тан узган, гаиләле, кимендә ике баласы булган кеше. Ришвәт алучының якынча фотопортретын менә шулайрак билгеләделәр Татарстанда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә багышланган матбугат ­конференциясендә.
    0
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 07:02
    Апрельдән кем күпме пенсия алачак?
    1 апрельдән пенсия арту турында «ШК» битләрендә хәбәр иткән идек. Бу хакта ­Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте тулырак мәгълүмат җиткерде. Апрельдән кемнең пенсиясе күпмегә артачак соң?
    609
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 06:51
    Назраньда – Шәймиев урамы
    Ингушетиянең Назрань шәһәрендәге бер урамга Минтимер Шәймиев исемен бирделәр. Әлеге вакыйга Ингушетиядә Татарстан көннәре кысаларында булды. Шәймиев урамын ачу тантанасында Татарстаннан Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Ингушетиядән хөкүмәт рәисе урынбасары Мәдинә Гойгова, Назрань мэры Алихан Тумгоев катнашкан. Шәймиев урамын булдыру идеясен Назрань мэры әйткән,...
    573
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 06:26
    Хәерле Иртә Татарстан!
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәр иртәсе шушы сүзләр белән башлана. Ул иртән-иртүк Ирек мәйданын эш кабинетыннан фотога төшереп, шуны Instagram челтәренә урнаштыра да татарстанлыларга «Хәерле иртә!» дип мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән социаль челтәрләрдә утыручылар да көннәрен республика халкына хәерле иртә дип эндәшүдән башлауны гадәткә...
    686
    0
    0
  • 3 апрель 2015 - 06:24
    Чемпионатны бөтен дөнья караячак
    Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ярышларын трансляцияләүне бу эшкә хокукы булган 70ләп телерадиокомпания тормышка ашырачак. Шул исәптән, 54 телекомпания һәм 16 радиотапшырулар компаниясе чараларны тамашачыларга җиткерүче сыйфатында эшләргә планлаштыра. Чемпионатны күбрәк Европа телеканаллары күрсәтәчәк, Япония, Кытай, Сингапур, Филиппин, Бангладеш, Гонконг кебек илләрдән дә берничә телерадиокомпания чемпионат белән...
    535
    0
    0
Реклама