Шәһри Казан

6 апрель 2015 яңалыклары

  • 6 апрель 2015 - 14:51
    Казан зоопаркында йортлар тапшырылды... кошлар өчен
    Сайраулары әлегә ишетелмәсә дә, сыерчыклар безнең якларга килгән икән инде.Кошларны зарыгып көткән олысы, кечесе аларга оялар ясарга да өлгергән. Казан зоопаркы да кошларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. Узган ялларда анда иң уңайлы сыерчык оясына бәйге узды.
    735
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 13:39
    Казанда бөтен кеше авыз итәрлек зур өчпочмак пешерәчәкләр
    Май бәйрәме көннәрендә Казанда гастрономия фестивале уздырырга ниятлиләр. Шуңа да шәһәр рестораннары 1-12 май көннәрендә милли ризыклар белән сыйларга ышандыра. 1 май - өчпочмак көне булачак. Шуңа да шәһәрнең бер ресторанында дөньядагы иң зур өчпочмак пешерергә уйлыйлар. Өчпочмак белән һәр теләгән кеше сыйлана алачак. Өчпочмак пешерергә әзерләнүчеләр, аны моңа кадәр...
    686
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 13:30
    Пычак проблеманы хәл итми
    Фаҗига. Татарстанда быел гаиләләрдә килеп чыккан низаглар аркасында 55 кешенең гомере өзелгән. Егерме биш очракта хатын-кыз үзенең ирен яки өйдәшен пычак кадап үтергән.
    620
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 13:23
    Россия түрәләре халык белән аралаша
    Иртәгә, 7 апрельдә, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь тармакка кагылышлы темага сораулары булган гражданнарны кабул итү оештырыла. Халык белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Геннадьевич Сидякин һәм Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Владимирович Чибис аралашачак. Сорау бирергә теләгән кешеләр иртәнге...
    636
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 13:11
    “Йолдызлык” – сәләтле балалар фабрикасы (Фото)
    "Созвездие - Йолдызлык" ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Соңгы, унынчы зональ тур Кайбыч районында үтте. Анда Кайбычның үзеннән кала Идел аръягында урнашкан җиде район: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш балалары көч сынашты.
    736
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 11:59
    Укучыларга Клара Булатова исемендәге бүләк тапшырылды
    Матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы була. Дүрт ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институт ректоры Ильяс Сәлахов инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия...
    758
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 11:01
    Габдулла Тукай премиясенә кем лаек?
    Габдулла Тукайның әдәби музеенда, елдагыча, дәүләт бүләге кандидатлары белән очрашу узды. Иҗатташ дуслар булсалар да, бу очракта алар бер-берсенә көндәш, барысы да иң мәртәбәле бүләккә дәгъвалый бит. Күренекле шагыйрә Клара Булатова турында аның укучысы - журналист Атлас Гафиятов сөйләде. Шагыйрәнең 50 дән артык китабы булуын үрнәк итеп китерде, шул ук...
    861
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 09:15
    Филүсә Арслан, музыка белгече:
    - Казанга 1970 елда Башкортстанның Яңавыл районыннан килдем. Күп еллар мәдәният институтында укытучы булып эшләдем. Халык фольклоры, музыка һәм җыр сәнгате осталары турында тугыз китап яздым. Кырымнан кайттым әле яңарак кына. Кырым татарлары вакытлы кыенлыклар алдында күңелләрен төшермәсеннәр, Казанга килеп, мондагы тормыш матурлыгын күреп китсеннәр иде.
    730
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 08:51
    Хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачак
    Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара алачак. Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Быел Россия күләмендә хаҗга...
    571
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 08:40
    Әти өчен фашистлардан үч алам
    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Хәзерге Балык Бистәсе районының Күки авылыннан китеп, яу кырында шәһид булган якташларыбызны һәм авылдашыбыз - Советлар Союзы Герое Гыйззәтуллин Миңнулла Сөнгатулла улын хәтергә төшермәсәк, бу юбилей чараларына безнең тарафтан хилафлык кылу булыр иде.
    523
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 08:29
    «FENIX»ка японнар үзләре дә шаккатты
    Моңа кадәр дә «FENIX» халыкара заманча япон мәдәнияте фестивалендә катнашучыларның саны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдән килгән делегацияләр хисабына ике меңгә җиткән чаклары да булган, диләр. Хәер, фестивальнең быелгы - тугызынчысы да искәрмә булмады. Үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты нәкъ менә «FENIX-2015» косплейчылары карамагында булды.
    669
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 08:16
    Сәлкешләрдән ник көнләшәләр?
    20 еллык тарихы булган «Сәләт» оешмасы елдан‑ел үсә, үзгәрә бара. Беренче апрель көнне «Сәләт»тә тагын бер яңа проект Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми рәвештә эшли башлады.
    541
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 07:59
    Техникаң нинди – икмәгең шундый
    Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Һава торышы җылынып, басу-кырлар кардан чистарып бетүгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен шактый кызу эш чоры башланачак. Кыр эшләренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булачагы исә техниканың төзеклегенә бәйле.
    576
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 06:47
    Иң яхшы мәктәп театрын ачыклыйлар
    Бүген Халыклар дуслыгы йортында Казанда татар телендә чыгыш ясаучы иң яхшы мәктәп театры төркемнәре катнашында "Сәяр" фестиваленең финал туры үтә. Сайлап алу турлары 10-13 март көннәрендә үтте. Финалга башкаланың һәр районыннан 2 театр төркеме чыкты. Жюри составында Театр дөньясын яктыртып баручы "Сәхнә" журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр, Камал театрының...
    660
    0
    0
  • 6 апрель 2015 - 06:39
    Басу-кырларны сугару өчен 500 миллион сум
    Быел Татарстан районнарына басу-кырларны сугару эшенә 500 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы "Татмеливодхоз" идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин "БИЗНЕС Online" газетасына әнә шулай дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, 2015 нче елга бу максатларга федераль бюджеттан 200 миллион, республиканыкыннан - 170 миллион, бюджеттан тыш чыганаклардан 170 миллион...
    610
    0
    0
Реклама