Шәһри Казан

10 апрель 2015 яңалыклары

  • 10 апрель 2015 - 12:33
    Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды
    Бүген Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. "Сувар-плаза" сәүдә үзәгендә үткән ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биредә Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, яңа проектлар хакында сөйләштеләр. - Бүген безнең...
    712
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 12:18
    Казанда "Татар китабы йорты" эшли башларга мөмкин
    Казанда "Татар китабы йорты" эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген республика парламентында Әдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренә караганда, аның концпсиясе инде әзер. Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. Бу йорт инде 2-3...
    678
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:50
    Чаллының Җиңү паркы киләчәктә нинди булыр?
    Бу көннәрдә Чаллы шәһәрендә Җиңү паркын үзгәртеп кору проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Төзекләндерү эше инде майда ук башланырга тиеш. Әлеге чараларда шәһәр халкы да актив катнаша. Инде ай ярым элек иң яхшы архитектура идеясе өчен конкурс игълан иткәннәр иде. Җиңү паркы - Чаллы өчен аеруча зур әһәмияткә ия...
    591
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:17
    Афиша (13-19 апрель)
    Концертлар Филармония концерт залы (Касса - 277-18-22) 14 апрель - «Тамада шоу» 12+ 15 апрель - Гөлсирин Абдуллина концерты 6+ 17 апрель - «Бер аваз» дуэты (Фердинант Сәлахов белән Ярамир концерты) 6+ 19 апрель - Ильяс Халиков концерты 6+ 19 апрель - Җиңү салюты (Бөек Җиңүгә багышланган зур концерт) 6+...
    1431
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:08
    Казан урамнары кабат гармун моңына күмеләчәк
    Өлкәннәр сөйләвенчә, элек Иске Татар бистәсендә җәйге кичләрдә гармун, баян, скрипка авазлары яңгырап торган. Алмагач һәм чия агачларына күмелеп утырган өйләрнең ачык тәрәзәләреннән патефон көйләре агылган. Иске Татар бистәсендәгеләр генә түгел, Сукно һәм Каравай бистәләрендәге татар яшьләре дә кичләрен гармунлы җыр‑бию кичәләренә җыелган. Без, 80 нче еллардагы студентлар да, Горький...
    595
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:02
    94 яшьлекләр дә чемпионатта катнаша
    Казанда быел Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының «Мастерс» категориясе дә узачак. Ул 5-16 августта булачак, анда билгеле бер нормаларны үти алган һәвәскәр спортчылар катнаша. Ярышлар 25 яшьтән 100 яшькә кадәр 14 яшь категориясендә оештырыла.
    641
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 10:54
    Банктан, кыйныйбыз, дип шалтыратсалар...
    Бер танышым моннан өч еллап элек кредитка машина алган иде. Машинасы белән юл һәлакәтенә эләккәч, аны сатарга булды. Саткан акчага кредитка тагын бер машина алдылар. Кыскасы, ике кредит түли башладылар. Тора-бара декрет ялына чыкты, бала тапты. Керем кимеде, бар өмет- иренең хезмәт хакына. Болар паспорт белән генә акча бирергә әзер...
    541
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 10:36
    Татарстан радиосы дикторы Мәрьям Арсланова: "Әтиемне сагынып яшәсәм дә,аңа карата үпкәм бар"
    Озак еллар Татарстан радиосында халык яратып тыңлаган «Тел күрке - сүз» тапшыруын алып барган Мәрьям апа Арсланова редакциягә үзе шалтыратты. Әтиемнең фронттан язган истәлек хатлары саклана миндә, шулар белән бүлешәсем килә, дигәч, берочтан кечкенәдән үк тавышына гашыйк булган Мәрьям апаның үзе белән дә танышып кайтырмын дип, ул яшәгән йортны эзләп...
    795
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 08:18
    Чаллыда төрек инвесторлары
    Чит ил эшмәкәрләренең Чаллы белән кызыксынулары арта. Шушы көннәрдә төрек инвесторлары шәһәрдә тегү, аяк киеме һәм мебель фабрикалары төзергә теләген белдергән. Чаллыда төрекләренең бер аяк киеме фабрикасы эшли икән инде. Әмма, тагын фабрикалар ачу чаллылар өчен зыянга булмас, хатын-кызлар тимер-томыр арасыннан чыгып, җиңелрәк эштә эшләрләр иде, дип саный шәһәр халкы.
    513
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 08:12
    Татарстан ФАПлары Бакчасарайга барып җитте
    Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек көнен Кырымның Бакчасарай районы Самохвалово авылы халкы, чыннан да, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту көне буларак истә калдырачак. Чөнки анда моңа кадәр өч авылга медицина хезмәте күрсәткән кечкенә генә вагон урынына бөтен шарты килгән модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу Татарстан һәм Кырым арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды....
    524
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 08:02
    "Шәһри Казан" 10 апрель 2015 №37
    629
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 07:49
    Татарстан картасына эләгәсең киләме?
    Кичә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Татарстанның инициативалар картасы» проектын тәкъдим иттеләр. Аның кысаларында республика тормышына битараф булмаган гражданнардан яңа перспективалы идеяләр, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен эксперт, иганә һәм оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм эзләүчеләр кабул ителә.
    579
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 07:35
    Бушка кино карыйсың килсә
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бүген Казанның «Мир» кинотеатрында «Радистка Кэт. 70 лет спустя» белән «В небе «ночные ведьмы» фильмнары күрсәтеләчәк. «Радистка Кэт. 70 лет спустя» документаль фильмы элемтәче булып эшләү өчен фронтка киткән Екатерина Шугаева турында. Фильм тәмамланганнан соң, тамашачыларның картина авторлары белән аралашу мөмкинлеге булачак. «В небе «ночные...
    669
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 07:16
    Аяк та чалмыйлар, ярдәм дә итәләр
    Икътисади үсеш министрлыгы Татарстанны эшмәкәрлек өчен уңайлы төбәк дип атый Әлки районы Базарлы Матак авылыннан Нина Агапова дүрт ел элек гаилә фермасы төзеп, үз эшен башлап җибәргән. Аны бу адымга этәргән һәм канатландырган сәбәп - республикада кече һәр урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтелү. Бүген алар кәҗә сөте, сөт ризыклары җитештереп...
    624
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 06:47
    Якташлары Клара Булатованы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек саный
    Син гөлләр булсаң әгәр дә, Ак чәчәк атар идең!...
    580
    0
    0
Реклама