Шәһри Казан

14 апрель 2015 яңалыклары

  • 14 апрель 2015 - 11:41
    Вәкил Газизҗанов, инженер:
    - Урамда озаклап йөрсәң, шәһәркүләм бәйрәмгә чыксаң, һичшиксез, авылдашыңны яки райондашыңны очратасың. Казанлыларның киң күңелле ­булуы аларның күбесенең авылда, табигать кочагында үскәнлегеннән килә. Шәһәрдә туган дип саналучыларның да күбесе агач өйләрдә үсте инде аның. Бүген таш йортлар агач өйләрне шәһәр мәйданыннан кыс­рыклый.
    610
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 08:24
    Туңдырма ашыйсың килсә - зоопаркка бар
    19-нчы апрельдә көндезге сәгать 12 дә Казанның зооботаника бакчасында Аюлар көнен билгеләп үтәчәкләр. Ул гадәттә "Тәмлетамак көне!" дип атала. Зоопаркка килүчеләр ел аюын сайлап куя һәм кайсы аюга күбрәк туңдырма эләгәчәген ачыклый алалар. Кунакларны кызыклы сәяхәт тә көтә: алар аюлар яши торган мохит турындагы викторина сорауларына җавап бирә алалар, остаханәләрдә...
    547
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 08:18
    Габдулла Тукайның шәхси әйберләрен күрәсең киләме?
    15-нче апрельдә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Төп нөсхә көне узачак. Бу чара - "Ядкарьләрдә - Тукай рухы" дип атала. Биредә Габдулла Тукай фоторәсемнәренең төп нөсхәләре һәм Татарстан Милли музее фондыннан алынган шәхси әйберләре, республиканың Милли архив фондыннан алынган шагыйрьнең кулъязмалары һәм документлары, шулай ук Тукайның басмалары күрсәтеләчәк. Шулай ук бу...
    612
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 08:06
    Ябылган базар эшмәкәрләре мәйданга җыелды
    Кичә Казанда ябылган базар эшмәкәрләре министрлар кабинеты каршына җыелды. Ирек мәйданына күптән түгел генә ишекләренә йозак эленгән "Ала-Дим", "Нагмир", "Алтын" кебек сәүдә үзәкләреннән 100ләп кеше җыелган иде. Алар белән шәһәр мэры Илсур Метшин аралашты. Ул бу хәлгә ачыклык кертергә, эшмәкәрләрне урамда калдырмаска вәгъдә бирде. Татарстан прокуратурасынан исә, сәүдә үзәкләре бары...
    536
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:35
    Казаныбызны елмайтырга кирәк
    Быел башкала урамнарын чәчәкләр белән бизәү өчен 58 миллион сум акча тотылачак. Җәйгә Казаныбыз гөл-чәчәкләргә күмеләчәк. Ә сез шәһәребезне ничек матурлар идегез? Аны иң матур шәһәр итәр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип ­уйлыйсыз?
    637
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:27
    Юмор – тәрбия чарасы
    Расланган хакыйкать, теге яки бу шәхеснең әдәбиятка килүенә ниндидер бер этәргеч була, еш кына ул - өлкән язучыларның яшьләргә тәэсире һәм мөнәсәбәте. Ләбиб Лерон да үзенең «Космонавт булам дигәндә генә...» язмасында әдәбиятка килүен «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе белән бәйли: «...Сигезь­юллык «шигыремә» үз битеннән урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе...
    1463
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:20
    Икътисадчылар кирәкми, инженерлар кирәк
    Абитуриентлар БДИ тапшырырга әзерләнсә, уку йортлары аларны кабул итү мәшәкате белән кайный. Ел саен югары уку йортларының кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр була бит. 2015 ел абитуриентлар өчен нәрсә әзерли соң?
    590
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:18
    Нәбирә Гыйматдиновага сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз
    «Шәһри Казан» актуаль темаларга кызыклы әңгәмәләр, «түгәрәк өстәл»ләр, очрашулар проектын башлап җибәрә. Беренче кунагыбыз - бүгенге көндә иң күп укылучы популяр язу­чы, Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова. Без аның белән Әдәбият елы кысаларында очрашабыз. Әгәр Нәбирә Гыйматдинованың иҗатына, тормышына кагылышлы сорауларыгыз, фикер-тәкъдимнәрегез булса, 17 апрель көнне 13.00-14.00 сәгать аралыгында «Шәһри...
    0
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:11
    Татарстанлылар Саранскида стадион-көймә төзи
    Футбол буенча дөнья чемпионатына татарстанлылар Саранскида төзи торган стадион нәкъ менә кояшны хәтерләтә.
    534
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:06
    Итекченең итеге юк
    Сарык тиресеннән һәм йомшак киездән тегелгән чүәкләр белән сату итүче Галиуллиннарны республикакүләм уздырылучы күргәзмә-ярминкәләрдә, сабан туйларында еш очратырга мөмкин. Чүәкләрне алар үзләре тегә.
    550
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:01
    Ял итәргә Кырымга бар
    Атна ахырында Казан ярминкәсендә Кырым Республикасы делегациясе үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
    692
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 06:34
    Ярминкәләр 8 майга кадәр эшләячәк
    Казанда кече ярминкәләр уздыру вакыты янә озайтылды, алар 8 майга кадәр дәвам итәчәк.
    541
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 06:32
    Горький паркына йөгерергә кил
    Казанның Горький паркында Parkrun глобаль проекты - массакүләм йөгереш старт алды. Әлеге чара быел Татарстанда Парклар һәм скверлар, ә Россия буенча йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елына багышлана.
    511
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 06:30
    Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә - "Тыныч бакча"
    Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» дип аталган комплекс барлыкка киләчәк. Биредә, парк һәм спорт мәйданчыгыннан тыш, мәчет белән чиркәү дә урнашачак.
    591
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 06:29
    Әдәбият елында язучыларга һәйкәлләр куелачак
    Бу хакта журналистларга Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.
    532
    0
    0
Реклама