Шәһри Казан

15 апрель 2015 яңалыклары

  • 15 апрель 2015 - 20:37
    Аның кадәр акчам юк, доктор! - Ә күпме бар?
    Түләүсез сырхауханәнең чиратларында талоннар өчен сугышып арыгач, танышым түләүлесенә киткән. Телевизордан көн-төн рекламаланган бер клиникага барып кайткач, андагы хезмәткәрләрне «чегәннәр» дип атады бу. Фотосурәте клиниканың беренче катындагы «почетлы табиблар» исемлегендә булган хезмәткәр - чын табибларны кимсетмәс өчен, шулай атыйм әле - белән моның аралашуын язам. Пациент белән доктор сөйләшүенә караганда,...
    621
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 12:49
    Нәбирә Гыйматдиновага сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз
    «Шәһри Казан» актуаль темаларга кызыклы әңгәмәләр, «түгәрәк өстәл»ләр, очрашулар проектын башлап җибәрә. Беренче кунагыбыз - бүгенге көндә иң күп укылучы популяр язу­чы, Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова. Без аның белән Әдәбият елы кысаларында очрашабыз. Әгәр Нәбирә Гыйматдинованың иҗатына, тормышына кагылышлы сорауларыгыз, фикер-тәкъдимнәрегез булса, 17 апрель көнне 13.00-14.00 сәгать аралыгында «Шәһри...
    0
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 12:46
    Бүләкләрне тапшырдык
    "Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иткән идек инде. Бүген җиңүчебез Гомәр Каюмов оныгы Әминә белән редакциябезгә килеп бүләкләрен алып киттеләр. Бик күңелле җылы очрашу булды ул. Аларга филармония бинасында узачак Гөлсирин Абдуллина концертына ике кешелек чакыру билеты һәм "Шәһри Казан" газетасыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләребезне барлык редакция...
    559
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 12:20
    Чемпионатка 100 көн кала: ачылыш тантанасына билетлар сатуда
    24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәчәк Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калды. Әлеге уңайдан бүген ачылыш һәм ябылыш тантаналарына да билетлар сатуга чыкты. Ачылыш тантанасы 24 июль көнне "Татнефть-Арена" боз сараенда булачак.
    575
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 11:48
    Төнеңне музейда үткәр
    Һәр елдагыча 24 апрельдән 25 апрельгә каршы төндә Татарстанның Милли музеенда "Библиотөн" акциясе уза. Аның кысаларында казанлыларга һәм башкала кунакларына кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Биредә сирәк очрый торган китаплар белән танышырга, квес-уеннарда, мастер-классларда катнашырга һәм җанлы экспозицияне тамаша кылырга мөмкин булачак. Моннан тыш, Казанда урнашкан музейлар буйлап автобуста экскурсия дә...
    615
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 10:47
    Пенсия таныклыгы бетерелә
    1 июньнән пенсионерларга таныклык бирми башлыйлар. Бу яңалык документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. Җирле бүлекләр пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматларны Пенсия фондына электрон рәвештә җибәрә. Бердәй базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган. Шуңа да кәгазь таныклыкларның кирәге калмаячак.
    610
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 10:37
    «Күңел җылым – открыткаларда»
    Узган атнаның җомгасында «Казан» агропромпаркы ветераннар өчен бәйрәм чарасы уздырды.
    583
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 10:34
    Дуслык күперен җырчылар ныгыта
    Узган шимбәдә Ваһапов фес­тивале «УНИКС» концерт за­лында «Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары» дигән яңа проект башлап җибәрде. Бу ике тугандаш халык арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту һәм Ваһапов традиция­ләрен дә­вам итү максатыннан эшләнә.
    844
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:51
    Гөлүсә Җамалтдинова, бухгалтер:
    - Казанда яшәвемә бик шатланам. Башка шәһәрләргә барсам да, чит илләргә сәфәр чыксам да, Казанны сагынып кайтам. Матур җирләр бар инде ул, тик Казанда гына минем җаным тыныч. Башкаланың Мәскәү районы тормыш-көнкүреш өчен бик җайлы кебек тоела миңа, шул районга ияләшү галәмәтедерме инде ул, белмим. Шөкер, эшләп йөрибез. Бу җәйдә...
    700
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:30
    Тукай бүләгенә лаекларны сайлаганда Хәсән Туфан җавабын да ишетсеннәр иде
    Минем аның белән күзгә-күз очрашканым булмады. Гәрчә исеме мең килешкә төрләндерелгән, берәүләрдә соклану, икенчеләрдә көнләшү (ә бәлки күрәлмау хисләре дә) уяткан Клара Булатова атлы шагыйрә белән очрашасым бик тә килә иде.
    603
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:25
    Татарча курчаклар ясаучы Александр Дерябин
    Беренче курчагын өченче сыйныфта укыган чагында ясый Александр Дерябин. Казанның 96 нчы мәктәбендә укыган чагы бу аның.
    602
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:13
    Ә ул лаек иде... (Беренчеләрдән булып рейхстагка Җиңү байрагын кадаучы Гази Заһитов турында)
    Әле мәктәп партасыннан ук Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган ике кешенең исеме хәтерләргә уелып калган: Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария. Ләкин әлеге тарихи вакыйгага турыдан-туры катнашы булучыларның саны күбрәк һәм аларның берсе - Гази Заһитов.
    931
    0
    1
  • 15 апрель 2015 - 07:55
    Иң яхшы билингваль балалар бакчасын ачыклыйлар
    Бүген Татарстанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы башланып китте. Анда республиканың 100 дән артык балалар бакчасы катнашачак. Бәйгедә Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән бакчаларны ачыклыйлар. Республиканың мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм...
    664
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 07:49
    Сара Садыйковага һәйкәл куела
    Бөек композиторыбыз Сара Садыйковага һәкәл куяр өчен урын билгеләгәннәр инде. Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча, ул Казанның Габдулла Тукай һәм Сабир Әхтәмов урамнары киселешендә урнаштырылачак.
    617
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 07:45
    Мөфтидән дин сабаклары алырга теләсәң
    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән тәфсире буенча дәрес алып бара башлады. Дин сабаклары һәр атнаның җомга көнендә, кичке намаз - ахшам намазыннан соң башлана. Теләгән һәркем мөфти вәгазен тыңларга килә һәм дәрес темасы буенча сорауларын бирә ала. Дәресләр Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Тыныч мәчетендә үткәреләчәк.
    627
    0
    0
Реклама