Шәһри Казан

17 апрель 2015 яңалыклары

  • 17 апрель 2015 - 18:51
    Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Голос.Дети" проектында җиңә алмады (ВИДЕО)
    Бөтен ил зур кызыксыну белән күзәткән "Голос.Дети" проектында җиңүче билгеле булды. Ул - Сабина Мостаева. Кызганычка каршы, финалның беренче этабын узса да, Сәйдә Мөхәммәтҗанова беренче урынны яулый алмады. Аның каравы, Сәйдәбез Беренче каналдан "Су буйлап" җырын башкаруы белән, "Аллиллуйя" җырын гарәпчә җырлавы белән тарихка кереп калды. Афәрин, Сәйдә! Алга таба...
    1256
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 18:34
    Өстәлдә көн дә булырга тиешле ризыклар (ИСЕМЛЕК)
    Бал. Иммунитетны яхшырта. Банан. Йөрәк өчен файдалы, инсульт булдырмый калырга ярдәм итә. Геркулес. Ашказаны һәм эчәклек авыруларын дәваларга, кан тамырларын чистартыр­га булыша. Шпинат. А, С һәм К витаминнарына, антиоксидантларга һәм тимергә бай булган шпинат мускуллар массасын арттыра. Зәйтүн мае. Организмны яшәртә, холестерин күләмен киметә. Алма. Яман шеш күзә­нәкләре үсешен акрынайта,...
    786
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 14:04
    Эш табарга ярдәм итүче Лилия: Борщ пешерә, кер үтүкли белсәң – эшсез калмассың...
    Сез үзегезне аш-су остасы дип саныйсызмы? Тикшереп карыйк соң. Тиз генә ун төрле аш исеме санап китегез әле. Әмма кисәтеп куям: токмач, дөге, карабодай, борчак ашларын аерым-аерым санарга кирәкми, алар бөтенесе бергә ярмалы аш дип атала. Ничәү булды? Минеке тугызау гына... Өй персоналын сайлау агентлыгы директоры Лилия Гафиятуллина, чын пешекчеләр...
    754
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 12:06
    Бүген редакциябездә Нәбирә Гыйматдинова һәм Флюра Низамова кунак булып китте (ФОТО)
    "Шәһри Казан" редакциясендә яңа гына язучы, егермеләп китап авторы, Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова һәм журналист Флюра Низамова булып китте. Очрашулары очраклы гына булды. Нәбирә Гыйматдинова укучылар белән турыдан-туры элемтәгә килсә, Флюра Низамова редакциягә хәл белешергә кергән иде. Очраклы гына очрашу матур әңгәмәгә әйләнде, рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп утырдылар. Гадәттә, мондый...
    1147
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 11:40
    Ринат Шакиров, пенсионер:
    - Казанның 1нче трестында эшләгән елларда Камал театры бинасын төзедек. Үзебез сафка бастырган йортлар диварларына төрле телефон саннары язучыларга ачу килә иде. Шәһәр фатирларында эт асраучыларны яратмыйм, чөнки беркадәр вакыттан соң җәнлекләрне урамга чыгарып ташлыйлар. Аларны чит илләрдәге шикелле бездә дә хөкем итә башларга кирәк.
    627
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 11:12
    Дөнья чемпионаты символы Казанга кайта
    19 нчы апрельдә Казандагы "МЕГА" сәүдә үзәгендә Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына багышланган бәйрәм уза. Биредә 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты символы - Казансу суы елгасы тутырылган капсула тәкъдим ителәчәк. 2014 нче елның сентябрендә ул Халыкара космик станциягә озатылып, 167 тәүлек шунда булып кайтты. Бәйрәмдә "Что, Где, Когда" республика...
    625
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 10:51
    Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары уза
    20 нче апрельдә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар арасында Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары башлана. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шигырь укучылар жюри әгъзаларына татар яки рус телләрендә татар әдипләренең Бөек Ватан сугышы турындагы шигырь яки проза әсәрләрен укыячаклар. Конкурска катнашу...
    703
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 10:39
    2016нчы елда 3 яшьтән зуррак булган барлык сабыйлар да балалар бакчасына урнаштырылачак
    2016 елда 3 яшьтән зуррак булган барлык балалар да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылачак. Кичә Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, әнә шулай дип вәгъдә бирде. Аның сүзләренә караганда, быел гына да Татарстанда 11 мең 905 балага өстәмә урыннар булдырылачак. Моның өчен...
    544
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 10:37
    «Арча читекчеләренең данын кайтаруга исәп бар... мөмкинлек юк»
    «Фабриканы тотып була иде» Күкрәген 2 нче, 3 нче дәрәҗә Дан ордены бизәгән Әнәс абый Гыйләҗиевнең хатирәләре үзеннән-үзе 1958 елда Колачы әртилендә итекче булып эш башлаган, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының гөрләгән чакларына барып тоташты. Эксперименталь цехта, ягъни иң җаваплы участокта эшләгән Әнәс ага. 45 ел эшләү дәверендә кулыннан нинди...
    1554
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 10:25
    Тинчурин театрында "Эх, алмагачлары!"
    Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча язылган "Эх, алмагачлары!" спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Комедия жанрындагы бу спектакль уен-көлке, уңай хисләр белән сугарылган. "Эх, алмагачлары!" спектаклен сәхнәгә режиссер Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйган. Биредә театрның 2 дистәгә якын күренекле...
    1112
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 09:07
    Төркия Россиягә каршы уздырылучы Көнбатыш санкцияләрен хупламый
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Җәмил Чичәк белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре катнашты. - Татарстан Төркия...
    657
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 08:40
    Итәк-чабуларны җыярга кирәк
    Татарстан бу көннәрдә чистарына, «юына». Республикада 1 апрельдә башланган санитар икеайлык дәвам итә.
    704
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 08:27
    Искәндәр Гыйләҗев: «Быел Татарстан авыллары тарихы буенча энциклопедиянең беренче томы дөнья күрәчәк»
    Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән Илфак Шиһапов әңгәмәсе. - Искәндәр әфәнде, сезнең Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институтына директор итеп сайлануыгызны (февраль аенда сайланды. - И.Ш.), институтның исеме үзгәрүне (ул Татар энциклопедия­се институты дип атала иде) хакимиятнең татар тарихына, татар мәдәниятенә карашы үзгәрү дип карап...
    1435
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 07:24
    Камал театры каршына гимнастика ясарга кил
    Иртәгә Казанлыларны Камал театры каршындагы мәйданга иртәнге гимнастикага чакыралар. Аны күренекле театр артисты Фәнис Җиһанша алып барачак. Бу зарядка "Язны йоклап үткәрмә" дигән акция кысаларында үтә. Театр әһелләре әлеге адымнары белән тамашачыларны язгы авитаминоздан һәм күңел төшенкелегенә бирелүдән саклап калырга тели. Иртәнге гимнастика иртәнге сәгать 10 да башлана. Киләсе зарядка...
    732
    0
    0
  • 17 апрель 2015 - 07:17
    Районнар язгы кыр эшләренә әзерме?
    6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, күп хуҗалыкларда чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау эшләре төгәлләнгән, үзебездә җитештерелгән тракторлар паркы әзер. Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбыч районнары әзерләнү эшләренә җаваплы караган. Быел республиканың агросәнәгать хуҗалыкларына...
    679
    0
    0
Реклама