Шәһри Казан

20 апрель 2015 яңалыклары

  • 20 апрель 2015 - 18:45
    Янгын сабагы
    Гәрчә моның ярамаган эш икәнен, җиргә зыян салуларын белсәләр дә, яз-көз җитсә, тау битләрендә, урман аланнарында корыган үләннәрне, ботакларны яндыручылар табыла. Моннан ары ут белән уйнаучыларга закон коры булырга ошый. Чөнки Россия Дәүләт Думасына яңа закон проекты кергән. Проект авторлары корыган үләннәрне, урманнардагы коры-сарыны яндыручыларга штрафны икеләтә арттырырга тәкъдим итәләр....
    637
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 18:15
    “Татарстанда бөтен нәрсә дә халык өчен эшләнә”
    Бу фикерне Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова әйтте.
    533
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 17:55
    Васильево икмәк заводында яңа төр ипи җитештерә башлаячаклар
    Васильево икмәк заводында яңа төр ипи пешерә башлаячаклар: мичкә салып. Бу хакта журналистларга икмәк заводы генераль директоры Александр Марченко сөйләде. Элек мондый ипине мич ташы өстендә үк пешергәннәр, хәзер исә технологияләр үзгәргән. Яңа төр икмәк өчен мич алынган, аны апрельдә көйлиячәкләр, ә май аенда инде авыз итеп карый алачакбыз.
    563
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 17:35
    Татарстан депутатлары күпме акча эшләгән?
    Дәүләт Советы депутатлары 2014 елда күпме акча эшләүләре турында хисап тотты. Гомуми керемнәре 4 миллиард сумнан артып киткән. Иң бай депутат иң "хәерчесе"нннән 1800 тапкырга күбрәк акча эшләгән! Моңарчы мөлкәте турында парламента даими эшләүче депутатлар гына бастырса, бу юлы берсе дә күләгәдә калмаган.
    529
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 17:10
    Ту 324 очкычы чыгаруны яңартырга кирәк
    Татарстанда авиация тармагына игътибар артачак. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Российская газета»га биргән интервьюсында Ту-324 урта магистральле пассажир самолетын җитештерүне яңартып, аны алга таба күпләп эшләү нияте барлыгын сөйләде. Әлеге проект өстендә эш 2000 елда ук башланган, ул вакытта эш документациясе Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә тапшырылган....
    524
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 16:40
    “Президент белән бергә” хәрәкәте – районнарда
    Республикада "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оешу турында без алдагы саннарыбызда язып чыккан идек инде. Хәзер аның районнарда җирле бүлекләре ачыла башлады. Әйтик, узган шимбә Чаллының иҗтимагый оешмалары активистлары үзләренең шул хәрәкәткә кушылуларны зур шимбә өмәсе оештырып билгеләп үтте. Файдалы эш эшләү нияте белән берләшкән яшьләр һәм өлкәннәр биш җирдә...
    568
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 16:15
    Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә татар яшьләрен җыйды
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче тапкыр узган "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында катнашты. Очрашу Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакыру һәм ватанрәвәрлек рухында тәрбияләү максаты белән оештырылды.
    625
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 16:08
    Изге эш милләткә карамый
    Изге кенәз Владимирның мең еллык истәлегенә багышланган чара кысаларында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы, Чиркәү һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча Синод бүлеге һәм Мәскәү Патриархаты белән берлектә, түгәрәк өстәл уздырды.
    566
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 09:01
    Әлдермешкә кайтам әле - "ШК"да татар авыллары турында яңа сәхифә
    Һәр кешенең тормышында авыл нинди дә булса роль уйный. Безнең күбебезнең кендек очы авылга барып тоташа. Гореф-гадәтләр дә, тел дә, мәдәният дә, нигездә, авылда сак­лана. Шул уңайдан, «ШК»да өр яңа сәхифә ачыла: без татар авылларын барларга керешәбез. Бүген Биектау районының Әлдермеш авылына сәяхәт кылабыз. Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү...
    872
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 08:56
    Информатика буенча Россиянең иң көчле укучыларының берсе – Казан егете
    5-10 апрель көннәрендә Архангельск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы узды. Җиңүчеләрнең берсе - Татарстан командасы составында катнашкан Казанның 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы Максим Корчагин. Команданың тагын җиде вәкиле - 11 нче сыйныф укучылары Рөстәм Абдемулатов, Кирилл Муравьев һәм Дмитрий Захаров, 10 нчы сыйныф...
    549
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 05:54
    «Китап укучыга барып җитсен өчен, рәссам кирәк»
    Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Рәссам һәм китап» дип аталган республика күргәзмәсе ачылды. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов аны Әдәбият елына рәссамнарның җавабы дип атады. - Без һәрвакыт китаплы халык булдык. Әйтик, беренче татар китабы 1612 елда (татар грамматикасы) Лейпцигта, ә Россия­дә Әстерханда...
    917
    0
    0
Реклама