Шәһри Казан

29 апрель 2015 яңалыклары

  • 29 апрель 2015 - 16:24
    Шәһриназ, шәһри яз...
    Җиһанда яз. Табигатьнең яңару, яшәү алып килгән мәле. Безнең дә матурланасы, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Менә шул хисләр белән йөргәндә, «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә үзенең дусты Шәһриназны ияртеп, Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Гүзәл Хәбибуллина килеп керде. Яңгырашын гына күр: Шәһри Казан, Шәһриназ... Матурлыкның асылы исеменә үк салынган Гүзәлнең дә...
    621
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 14:38
    «Ак чәчәкләр» скверында алмагачлар бакчасы булачак
    Иртәгә - 30 апрель көнне Әпсәләмов урамы белән Ямаш проспекты кисешкән юл чатында урнашкан "Ак чәчәкләр" Казан скверында "Ак чәчәкләргә дан" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.
    670
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 14:26
    Инсульттан соң тернәкләнү өчен ботинкалар уйлап тапканнар
    Красноярск медицина университеты галимнәре яңа ботинкалар моделе уйлап тапкан. Әлеге аяк киеме инсульт кичерүчеләргә тернәкләнергә ярдәм итәчәк. Нейрореабилитация өлкәсендәге тикшеренүләрне нерв авырулары кафедрасы галимнәре үткәргән. Идеяне инде 2005 елда ук гамәлгә ашырганнар, ә 2009 елда исә үзгәрешләр кертелгән яңа моделен эшләп чыгарганнар. Бүгенге көндә «Стабилизирующие платформы» дип аталган ботинкаларны җитештерү...
    500
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 12:41
    Елга буйлары ял итәрлек булсын
    Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Идел һәм Кама табигый саклау зоналарын тәртипкә салу буенча программа эшләү бурычы йөкләде.
    646
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 12:14
    140 меңенче гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды
    Сез бәхетле, социаль ипотека программасы буенча Казанда фатир алып калгансыз, дигән иде берсендә танышым. Бу сүзләрне шаярту дип кенә кабул итсәм дә, уйланырлык җирлек бар кебек.
    645
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 11:37
    Республиканың 63 процент халкы дәүләт хезмәте порталыннан файдалана
    Электрон түләүләр халык арасында көннән көн популярлаша бара. Җайлы, тиз, чиратсыз. Әнә шул сыйфатлары өчен бигрәк тә үз итә кешеләр дәүләт хезмәте порталын. Быелның беренче квартал нәтиҗәләре буенча гына да, портал аша төрле хезмәтләргә түләнгән сумма миллиард сумнан артып киткән. Былтыргы белән чагыштырганда, күрсәтелгән электрон хезмәтләр 72 процентка арткан һәм...
    572
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 11:04
    Илдар Гыйльметдинов: «Һәр баланың да БДИны туган телендә бирү хокукы булырга тиеш»
    Илдар Гыйльметдиновны бер урында тоту җиңел түгел. Әле Мәскәүдә ул, әле Казанда, ул да түгел, халыкны борчыган сорауларга җавап бирер өчен, Татарстан районнары буйлап чыгып китә, чит төбәкләрдән кайтып керми. Үзе дә: «Бөтен буш вакытым юлда уза минем», - дип шаярта. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе...
    576
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 10:35
    5 нче майдан торбалар суыначак
    Урамда җылыттымы, димәк, өйләрдә торбалар тиздән суыначак дигән сүз.
    619
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 09:29
    Казанда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовка мемориаль такта ачылды
    Әлеге мемориал такта ачу идеясе белән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы чыккан.Аны урнаштыруда Совет районы хакимияте дә зур өлешен керткән. Мемориал такта ачылу тантанасында катнашкан Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Дамир Динниулов: - Сабир Әхтәмов гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлады. Истәлек тактасы еллар аша Ватанга,...
    640
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 09:13
    Чаллыда җитлекми туган балалар өчен яңа төр операция ясый башладылар
    Сезнең 560 граммлык бала күргәнегез бармы? Миңа шундый нәниләрне Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең җитлекми туган балалар реанимациясендә күрергә туры килде. Монда алар үзләрен ана карынында кебек хис итәдер, мөгаен. Чөнки һәрберсенә аерым зур игътибар бирелә. Бүлек җитәкчесе Роман Тетерин әйтүенчә, җитлекми туган балалар ел саен артып тора. Узган ел...
    591
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:37
    30 мең турист иң зур өчпочмакны күрә алачак
    1 майдан Татарстанда туристик сезон ачыла. Шул уңайдан, Казанда бәйрәм араларында гына да 30 меңләп турист кунак булыр, дип уйлый Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова.
    557
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:32
    Александр Греков, тренер:
    - Пермьнән волейбол турнирына килдек. Казан бик матур, якты шәһәр, мондагы халык та ягымлы. Сездә халыкара дәрәҗәдәге спорт сарайлары тагын да күбәйде. Көнләшерлек үсеш бу, дусларча көнләшәбез. Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур.
    899
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 07:45
    2018 елда Казанда туп тәгәрәтүчеләр җыелачак
    Быел Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын исән-имин генә үткәреп җибәргәч, маңгай тирен сөртеп, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне дәвам итәчәкбез. Республикабызны инде берничә ел Россиянең спорт башкаласы дип атап йөртәләр. Шуңа да халыкара спорт чараларын үткәрергә безгә ышанып тапшыралар. 2013 елда Казанда узган Универсиада шуңа иң зур...
    593
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 06:42
    "Шәһри Казан" 29 апрель 2015 №45
    597
    0
    0
Реклама