Шәһри Казан

5 май 2015 яңалыклары

  • 5 май 2015 - 16:42
    Татар китап нәшриятында яңа җитәкче
    Бүген Татар китап нәшрияты коллективына яңа генераль директор тәкъдим иттеләр. Илдар Сәгъдәтшин моңарчы Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Нәшриятның элеккеге генераль директоры Дамир Шакировның контракт вакыты узган.
    792
    0
    0
  • 5 май 2015 - 15:18
    Чемпионатта куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш
    Республикада су спорт төрләре буенча чемпионатка әзерлек кысаларында куркынычсызлык буенча Совет утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин куркынычсызлык таләпләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
    536
    0
    0
  • 5 май 2015 - 12:36
    “Талантлар салютына” кил
    Иртәгә һәм 10-11 майда Казанда "Талантлар салюты" проекты кысаларында сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлауга юнәлтелгән "Слияние культур" Халыкара фестиваль-конкурсы узачак.
    490
    0
    0
  • 5 май 2015 - 11:45
    Казан волейболчылары белән бөтен ил горурлана
    Казан Кремлендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» һәм «Зенит» волейбол командаларын җиңүләре белән котлады.Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике команда да, клубларның җитәкчелеге, иганәчеләре зур гаилә кебек. Казан волейболчыларының уңышлары белән бөтен ил горурлана.
    562
    0
    0
  • 5 май 2015 - 10:42
    Кыштан истәлек – ак карлар (+фото)
    Бәйрәмнән килгәндә юлда кырларны күзәтәбез.
    675
    0
    0
  • 5 май 2015 - 09:50
    Полиция хезмәткәрләренә 95 миллион акча бирелде
    Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында республиканың 34 полиция хезмәткәренә торак алу өчен барлыгы 95 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды.
    627
    0
    0
  • 5 май 2015 - 08:48
    Ветераннар бушлай йөри
    "Столичный" автобуслар вокзалында 3нче майдан бушлай хезмәт күрсәтелә башлаган... сугыш ветераннары өчен.
    543
    0
    0
  • 5 май 2015 - 07:37
    Чаллы яшьләре кинога төшәргә әзерләнә
    Танылган режиссер Федор Бондарчукның Чаллыдагы "КАМАЗ" заводы турында фильм төшерергә җыеначагы турына бер хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә төшерү төркеме Чаллыга килергә тиеш. Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендә дә хәбәр ителә. Съемкалар үтәчәк "Гренада" паркында завод турында кино өчен материал әзерләнәчәк, Чаллы яшьләрен дә төшерәчәкләр. "Кадрларда төшү өчен барлык яшьләрне...
    585
    0
    0
  • 5 май 2015 - 06:39
    Якма дисәң дә, ягалар
    Бәйрәм араларында учаклар кабызу тыела, штрафлар салыначак, дип кисәтсәләр дә, күпләр моңа әллә ни зур игътибар итмәде кебек, шашлыгын да кыздырды, бакчада җыелган чүпләрне ягучылар да булды.
    580
    0
    0
  • 5 май 2015 - 06:31
    Миләүшә Зиннәтова, студент:
    - Алла боерса, укытучы булачакмын. Хәзер бишенче курста, диплом эшен язам. Җиңел автомобильләрнең җәмәгать транспорты полосасыннан йөрүе күзәтелә башлады, шунлыктан автобуслар бөкедә тора. Шәһәр җитәкчелеге шуңа игътибар итсен иде.
    677
    0
    0
  • 5 май 2015 - 06:30
    Рөстәм Миңнеханов кырларны тикшерә
    Республика районнарында язгы кыр эшләре гөрли.
    535
    0
    0
  • 5 май 2015 - 00:03
    Чемпионатка күп калмады
    24 июль-9 август көннәрендә узачак Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларга дүрт төрле кухня тәкъдим ителәчәк. Европа кухнясы - 31, рус/милли (татар) кухня - 20, Азия кухнясы- 22, хәләл кухня- 9, вегетариан кухня 17,4 процентны тәшкил итә. У зган атнада Казанда ФИНА Халыкара йөзү феде­ра­ция­сенең генераль секретаре...
    823
    0
    0
Реклама