Шәһри Казан

15 май 2015 яңалыклары

  • 15 май 2015 - 18:03
    Май бәйрәмнәрен ничек уздырдыгыз?
    Зөлфия Вәлиева, «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты, Тинчурин театры артисты: - 1 Май көнне «Зө-Ләй-Лә» белән Әлмәттә ял паркында үзебезнең концертыбызны эшләп кайттык. Кеше бик күп иде, күңелле булды. Җиңү бәйрәме алдыннан әнинең туган авылы - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында (Каюм Насыйри туган авыл) һәйкәл ачтык. Аны төзү өчен бөтен...
    708
    0
    0
  • 15 май 2015 - 15:03
    Яшел тәмләткечләрнең кайсы нәрсәдән файдалы?
    Петрушканы йөрәк авырулары вакытында кулланырга киңәш ителә. Шикәр авыруыннан җәфаланучыларга да ашарга кирәк аны. Бер кечкенә генә бәйләм петрушкада бер көнлек С витамины дозасы, сөяк һәм мускуллар өчен кирәкле калий, нервларны тынычландыра торган магний бар. Әмма шуны да истә тотыгыз: петрушканы бала көтүче ханымнарга һәм бөерләре авырткан кешеләргә ашарга ярамый....
    600
    0
    0
  • 15 май 2015 - 12:09
    Аксубайда узган шахмат турнирыннан фоторепортаж
    Шахмат - зур сабырлык, игътибар, аң-белем таләп итә торган уеннарның берсе. Район җирендә бигрәк тә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат "җене кагылган". Районның һәр мәктәбендә диярлек әлеге спорт төренә өйрәтә тоган түгәрәкләр эшли. Ел саен шахмат буенча 40 лап ярышлар уза. Якташлары Хәсән Туфан,...
    1246
    0
    0
  • 15 май 2015 - 11:57
    Ялларга һава торышы
    Синоптиклар 15-17 май көннәрендә кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшем күзәтелә. Һава дымлылыгы - 49 процент. Температура көндез +19, кич +12 градус булачак. Республиканың көнбатышында - Кама Тамагы, Буа, Болгар, Тәтештә +19 +16, көн­чыгыш районнарда - Мөслим, Әлмәт, Лениногорскида +20 +15 градус. Үзәк районнарда...
    639
    0
    0
  • 15 май 2015 - 11:40
    Иртәгә Актанышта Гамил Афзал укулары уза
    Гамил Афзал республикакүләм укулары кысаларында язучының иҗатына багышланган 300дән артык фәнни-эзләнү эше тәкъдим ителгән. Конференциядә укытучылар катнашкан. Аларның эшләрен Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре тикшергән, нәтиҗәдә укуларның икенче этабына 93 эш узган. Иртәгә исә Актанышта Гамил Афзал укуларының йомгаклау конференциясе узачак. Анда Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән килгән укытучылар чыгыш...
    949
    0
    0
  • 15 май 2015 - 10:34
    Велосипедта йолдызлар күзәтеп
    "Мавыктыргыч Казан" веломаршруты проекты15 миллион сум күләмендә федераль грант откан иде. Әлеге грант нигезендә Казанда "Йолдызлы велотөн» узачак. Бу чара инде икенче ел уздырыла.
    513
    0
    0
  • 15 май 2015 - 09:45
    Баумандагы яңалыклар: җирнең астында кибет, өстендә – кунакханә
    Бауманда, элек Нәшрият йорты урнашкан бинада төзекләндерү эшләре башлангач, халыкта кызыксыну уянды. Нәрсә булачак монда? Баксаң, Нәшрият йортында «Ногай» кунакханәсе ачылачак икән. Биредә конференц-заллар, рестораннар, сыра кайнату урыны да булыр дип көтелә. Шулай ук кунаклар өчен тренажерлар залы, SPA-үзәк тә булдырырга ниятлиләр. Шәһәр үзәгендә гадәттә, машина кую урыны юк диярлек....
    592
    0
    0
  • 15 май 2015 - 08:48
    Фәнис Җиһанша: Берьюлы берничә китап укырга яратам
    "Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Камал театры артисты Фәнис Җиһанша: - Хәзерге вакытта Әмирхан Еникинең биш томлыгын укыйм. Ул минем иң яратып укыган авторым. Берьюлы берничә китап укырга яратканлыктан, Фатих Сибагатуллинның «Татары и евреи» дип аталган фәнни-публицистик китабын да укый башладым. Татарлар белән болгарларның килеп чыгышы турында кызыклы итеп...
    781
    0
    0
  • 15 май 2015 - 08:38
    Мәчет Казаннан Мәскәүгә китәчәк
    Татарстан галимнәренең күчмә мәчет уйлап табулары хакында сайтыбызда бер хәбәр иткән идек. Казанның ИТ-паркында исә әлеге "Мобиль мәчет"не тәкъдим иту чарасы узачак. Шуннан соң мәчет Мәскәүгә китәчәк.
    562
    0
    0
  • 15 май 2015 - 07:42
    Ишегалларында өч меңләп машина кую урыны барлыкка киләчәк
    Яз җиттеме, һәркем үзенең ишегалдын җыештыра башлый. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә, бигрәк тә беренче катта яшәүчеләр, фатирлары алдындагы мәйданчыкны чистарта, чәчәкләр, куаклар утырта. Кемдер йорт алдына чәчәк клумбалары белән беррәттән төрле сыннар: машина көпчәгеннән каз, аю әмәлләп куя, агачтан тирмәннәр ясый. Кыскасы, һәркемнең дә тирә- юнен матур итеп күрәсе...
    550
    0
    0
  • 15 май 2015 - 06:50
    Алсу Әхмәдуллина, бухгалтер:
    - Ишегалларында тротуарлар буеннан-буена машиналар белән тулды. Өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук бала арбасы белән иркенләп йөрергә мөмкинлек бетте. Гаиләбездә кечкенә кыз үстергәнлектән, бу кыенлыкларны турыдан-туры татыйбыз.
    603
    0
    0
  • 15 май 2015 - 06:46
    Татарстан Иваново өлкәсе һәм Ирак белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена
    Кичә Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. "Татарстан белән Иваново өлкәсе арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр, юнәлешләр җитәрлек", - дип искәртте Татарстан лидеры. Иваново өлкәсе Россиянең текстиль сәнәгате үзәге санала. Ивановода Россия автокраннарының 70 проценты җитештерелүе дә күп нәрсә хакында сөйли. "Ике як арасында эшлекле...
    602
    0
    0
  • 15 май 2015 - 06:39
    Рифкать абый зоопаркында Нәгыймә белән Мөбарәк яши
    Теләче аша узганда, юл буендагы тегермән, канатларын болгап, безне үзенә чакырды дисәм дә, ялган булмас. Безнең якларда җил тегермәне гел очрап тормый, ни хикмәт икән дип, кереп чыгарга булдык. Якынрак килеп карасак, тегермәнгә ат җигеп, ашлык төяп килүче «абзые» да бар икән әле. Ерак та түгел, кое янында, чиләк-көянтәләрен куеп,...
    726
    0
    0
  • 15 май 2015 - 06:23
    Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү башланды
    Сентябрь - Татарстан халкы өчен бик җаваплы ай, чөнки 15 елда беренче тапкыр Татарстан Президентын Мәскәү түгел, үзебез билгеләп куячакбыз. 13 сентябрьдә узачак сайлауга кадәр республика дилбегәсен үз кулына алырга теләүчеләр ут‑судан да хәтәррәк сынаулар үтәргә тиеш булачак.
    542
    0
    0
Реклама