Шәһри Казан

19 май 2015 яңалыклары

  • 19 май 2015 - 17:21
    Безнең өчен үрнәк ул
    Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас кешеләре бар. Мин дә Зур Бирәзә авылының кайбер олы буын кешеләренә сокланып карап йөрим: нинди тәрбияле, кешелекле кешеләр. Шул буын абзый-апаларының балачаклары, яшьлекләре турында сөйләүләрен тыңлап, аларга ихластан сокланам. Бүген сүзем авылның иң абруйлы кешеләренең берсе булган сугыш чоры баласы Минҗанов Равил Хәбибулла улы...
    1258
    0
    0
  • 19 май 2015 - 15:00
    Талпаннардан саклану турында 4 сорау
    Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең йогышлы авырулар чыганагы бүлеге җитәкчесе Люция Садреева җавап бирә. Талпаннардан кайсы чорда сакланырга кирәк? Апрель аеннан башлап беренче кар төшкәнгә кадәр. Ә агрессия чоры май аена туры килә. Урман бетләре күбесенчә нинди урыннарда булалар? Яфраклы һәм ылыслы агач урманнар, үләнле болыннар, күл, елга буйлары, урман...
    1063
    0
    0
  • 19 май 2015 - 14:46
    Казанда джинс чалбарларының туган көне үтәчәк
    Иртәгә Социаль көнкүреш музее ярдәме белән башкалада джинс чалбарларының барлыкка килү көнен билгеләп үтәчәкләр. Музейның директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов джинслар турындагы серләрне ачачак, шулай ук легендар брендларның барлыкка килүе турында сөйләячәк. Чара Татарстан урамы 20нче йорт буенча урнашкан бинада узачак, керү бушлай.
    489
    0
    0
  • 19 май 2015 - 14:18
    “Бәллүр каләм” ияләре билгеле булды, каләмнең берсе "Шәһри Казан"да
    Бүген республика журналистлары арасында үткәрелә торган "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге инде 1998 елдан башлап уздырыла. Быелгы бәйгедә журналистлар уннан артык номинациядә көч сынашты. "Туган тел" номинациясендә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган масса күләм мәгълүмат чаралары да катнашты. Кыскасы, бәллүр каләм ияләре билгеле булды....
    694
    0
    0
  • 19 май 2015 - 13:42
    Журналистлар өчен китапханә ачылды
    Бүген Татарстан Матбугат көнендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә журналистлар өчен уникаль китапханә ачтылар.
    553
    0
    0
  • 19 май 2015 - 12:52
    Япония белән элемтәләр ныгый
    Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Соңгы елларда Россия белән Япония тыгыз элемтәдә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, бүген Япония бизнесы республика мөмкинлекләре белән таныш, һәм бу визит төбәк икътисады, инвестицияләр мөмкинлекләре турындагы мәгълүматларны тулыландырачак.
    540
    0
    0
  • 19 май 2015 - 12:39
    25 еллыкка – 25 капчык шикәр комы!
    Газетаның 25 еллык юбилее уңаеннан "Шәһри Казан" үз укучыларына 25 капчык шикәр комы өләшә. Җиләк-җимеш өлгергән чорда моннан да файдалырак бүләк булырга да мөмкин түгелдер, шулай бит, хуҗабикәләр? Бер капчык шикәр комына ия булу өчен 2015 елның икенче ярты еллыгына газетага язылырга һәм оригиналь варенье рецепты белән язылу квитанциясе күчермәсен...
    907
    0
    0
  • 19 май 2015 - 12:17
    «Сәләт»тә татарча бәхәсләшәләр
    «Сәләт» йортында татар телендә «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финал өлеше узды. Турнирда татар телендә сөйләшүче мәктәп укучылары һәм төрле уку йортлары студентларыннан торган дүрт команда чыгыш ясады. Февраль башыннан бирле атна саен барган турнирда яшьләр тел белүләрен генә түгел, ә төрле темаларга фикер алышу, проблемалар чишә алу мөмкинлекләрен дә күрсәтте....
    632
    0
    0
  • 19 май 2015 - 11:44
    Тиеннәр кеше гомерен саклап кала ала
    Арабызда мохтаҗ кешеләр җитәрлек. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү йөзеннән еш кына төрле хәйрия чаралары, акцияләр уздырыла. Әле менә күптән түгел генә Казан шәһәренең 19 гимназиясе укучылары А. Вавилов исемендәге фондка ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе уздырган иде. Ул чарада шәһәр мэры Илсур Метшин да катнашты. Физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар, балалар...
    620
    0
    0
  • 19 май 2015 - 10:30
    Мәчеттә җәйге лагерь
    1-14 июнь көннәрендә Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен лагерь эшли башлый.
    695
    0
    0
  • 19 май 2015 - 09:14
    Даян Мурзин: «Кара генерал»
    Даян Мурзин − легендар шәхес, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины. Кара сакаллы булган өчен гитлерчылар аны «Кара генерал» дип йөрткәннәр. Ул Гитлерның шәхси дошманы саналган, аны тотучыга фашистлар ике миллион рейхсмарка вәгъдә иткән. Даян Баянович турында күп язганнар, Россиядә, Англиядә, Германиядә, Чехиядә...
    1434
    0
    1
  • 19 май 2015 - 09:12
    Балаларын көчләгән өчен 17 ел утырачаклар
    Гыйнвар аенда Лениногорск шәһәрендә 61 яшьлек бер пенсионер эчкән килеш үзе белән бергә яшәүче хатынның 8 яшьлек оныгын көчләгән иде.
    640
    0
    0
  • 19 май 2015 - 08:25
    Эшкә велосипедта киләбезме?
    21 май көнне Бөтенроссия велосипедчылар акциясе узачак.
    513
    0
    0
  • 19 май 2015 - 07:04
    БДИ буенча соравың булса
    Бүген РОСОБРНАДЗОР җитәкчесе БДИ сорауларына җавап бирәчәк. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, башка белгечләр 2015 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы сорауларга ачыклык кертәчәк. Кайнар элемтә вакытында аттестат алу, югары уку йортларына керү өчен күпме балл җыярга кирәклеге, физик яткан мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди...
    770
    0
    0
  • 19 май 2015 - 06:56
    Монысы – безнең бәйрәм
    Бүген Татарстан матбугаты көне. Быел ул татар матбугатына 110 ел тулу белән дә истәлекле. Исегезгә төшереп китик, 1905 елны Санкт-Петербургта «Нур» газетасы дөнья күрә, шуның белән татар матбугатына нигез салына.
    587
    0
    0
Реклама