Шәһри Казан

20 май 2015 яңалыклары

  • 20 май 2015 - 18:44
    Рөстәм Миңнеханов: “Миңа бу эш бик ошый”
    Бүген Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстандагы махсус хәбәрчеләре белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка йөздән артык журналист төбәлеп тыңлап утырса да, ул үзен барыбер иркен хис итте. Йөзеннән, гадәттәгечә, елмаю төшмәде. "Эшем бик яхшы, ошый", - дип әйтеп тә җибәрде. Шул ук вакытта Татарстан лидеры сүзләренчә, журналистларның...
    767
    0
    0
  • 20 май 2015 - 16:18
    Аюлар Латин Америкасына китте
    Казан зоопаркында төзекләндерү эшләре башланды.
    710
    0
    0
  • 20 май 2015 - 14:57
    Аксубайда елына 40тан артык шахмат турниры уза
    Район җирендә шахмат уйный белүчене сирәк очратырсың, ә менә Аксубайда олысы, кечесенә шахмат «җене кагылган». Районның һәр мәктәбендә бу уенга өйрәтә торган түгәрәкләр эшли. Ел саен шахмат буенча 40лап ярышлар уза. Әле шушы көннәрдә генә шахмат яратучылар Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтын оештыручы, аның ректоры булган Виталий Тимирясов...
    580
    0
    0
  • 20 май 2015 - 14:38
    Чыгарылыш укучылары көймәләр агызды
    Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Киләчәккә юл" акциясе оештырды. Һәр мәктәп бу чарага махсус көймә әзерләргә тиеш иде. 11 нче сыйныф укучылары теләкләрен, хыялларын әйтеп Казансу елгасына әлеге көймәләрне җибәрделәр. Бу кораблар чыгарылыш укучыларының якты киләчәкләрен символлаштыручы образ булып тора. "Киләчәккә юл" акциясеннән күренешләр. (Рамил Мозаффаров...
    660
    0
    0
  • 20 май 2015 - 13:32
    Казанда хәйрия акциясе уза
    "Кемнеңдер гомере вак-төяк түгел" акциясе Россия шәһәрләрендә елына ике тапкыр уздырыла. Аның кысаларында авыру балаларга ярдәм итү өчен вак акча җыялар. Быел акциядә Казан да катнаша.
    550
    0
    0
  • 20 май 2015 - 12:49
    Евровидениедә Россияне Полина Гагарина танытачак
    "Евровидение-2015" халыкара җыр бәйгесендә Россия данын Полина Гагарина яклаячак. Ярымфиналда ул "Миллион голосов" (A Million Voices) җырын башкарган. Полина 23 май көнне финалда чыгыш ясаячак.
    612
    0
    0
  • 20 май 2015 - 11:54
    Балалар китап дөньясына сәяхәт итте
    Китап буыннан буынга кешенең юлдашы булган. Акыл ияләре дә «Китап - белем чишмәсе» дип юкка гына әйтмәгәндер. Әдәбият елы кысаларында Татарстан китап нәшрияты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, «Татмедиа» агентлыгы «Китап дөньясына сәяхәт» дигән бәйге оештырган иде. Ул шәһәр мәктәпләре арасында узды. Әлеге конкурска балалардан 150дән артык эш кабул ителгән. 27...
    852
    0
    0
  • 20 май 2015 - 11:35
    Мәгариф системасына – 28 миллион
    Россия Хөкүмәте 2015 елда "Безнең яңа мәктәп" программасы кысаларына үткәрелүче чараларны финанслауга субсидия бүлеп биргән. Акчалар Федерациянең 21 субъектына бүленгән, Татарстан исә 28 миллион 127 мең сум күләмендә субсидия алачак.
    520
    0
    0
  • 20 май 2015 - 11:23
    Икътисади программаларны кыскартмый гына Татарстан кризисны җиңеп чыгачак
    Татарстан лидеры массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.
    623
    0
    0
  • 20 май 2015 - 10:48
    “Туган авылым”да “Бала бәхете” узачак
    «Туган авылым" күңел ачу комплексында 22 май көнне "Бала бәхете" дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.
    740
    0
    0
  • 20 май 2015 - 09:38
    Акыллы балалар җыелган җирдә
    Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә укучылар арасында узган Бөтенроссия фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Сәләтле яшьләр белән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашты.
    667
    0
    0
  • 20 май 2015 - 09:00
    Казан кызы Америкада татарча сюиталар башкара
    Америка хәтле Америкада урамда татар көйләре уйныйлар дисәләр, ышанасызмы? Ә менә дистә ел океан артында яшәп иҗат иткән Казан кызы Елена Кораблева уйный. Елена, «New Vortex» ансамбле белән берлектә, Американың Массачусетс, Нью-Йорк, Нью-Гэмпшир, Мичиган кебек зур шәһәрләрендә чыгыш ясый. Шул рәвешле үзе иҗат иткән татарча сюиталарны да (музыкада берничә зур...
    1075
    0
    0
  • 20 май 2015 - 08:37
    Моңлы бер җыр булып калсын иде, күңелләрдә мәктәп еллары
    Иртәгә Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак.
    870
    0
    0
  • 20 май 2015 - 08:20
    Салих Сәйдәшевка багышлап концерт
    Иртәгә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең туган көне һәм Казанда аңа һәйкәл ачылуга 10 ел булу уңаеннан, беренче тапкыр "Халык мәхәббәте лауреаты" дип аталган профессиональ музыка бәйрәме булачак.
    595
    0
    0
  • 20 май 2015 - 07:10
    "Шәһри Казан" 19 май 2015 №51
    633
    0
    0
Реклама