Шәһри Казан

28 май 2015 яңалыклары

  • 28 май 2015 - 17:30
    Наил хәзрәт Вахитов: Ул китапны укыгач, хәтта күздән яшьләр дә килде
    "Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Наил хәзрәт Вахитов, Мамадыш үзәк мәчете имам хатибы: - Яңарак кына Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» китабын укып чыктым. Китап бик нык тәэсир итте, хәтта күздән яшьләр дә килде. Эчтәлеге миңа бик якын, чөнки үзебез дә гаиләдә биш бала үстек. Әсәрнең геройларын автор озын...
    1135
    0
    0
  • 28 май 2015 - 14:55
    Эх син, кеше...
    Әллә олыгаела инде шунда, әллә башка нәрсә - күптән түгел ямь-яшел чирәмдә, ата-анасы сагыннан ерак китми генә, тырыша-тырыша шул чирәмне йолкырга маташкан сап-сары каз бәбкәләрен күреп, исем китеп тордым. Кечкенәдән бәбкә сак­лап чиләнеп үскән авыл баласы булсам да, күзгә яшьләр килде, малакаем. Соңгы елларны без бит ятим, атасыз-анасыз инкубатор бәбкәләре...
    863
    0
    0
  • 28 май 2015 - 14:47
    Камалда сезон ябыла
    Иртәгә, 29 май көнне, 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры драматург Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакле белән 109 нчы сезонын яба. Шул уңайдан Камал театры үзенең барлык тамашачыларына, ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, бергә эшләгән һәм театр тормышы белән кызыксынып торган һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерә.
    533
    0
    0
  • 28 май 2015 - 13:36
    50 метрлы бассейн булачак
    Казанда үткәреләчәк Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга ике айдан да азрак вакыт калып бара. Спортның су төрләре буенча чемпионатны футбол стадионында уздыру тарихта беренче тапкырдыр әле, мөгаен. «Казан Арена» стадионында 50 метр озынлыктагы ике бассейнны монтажлау эшләре башланды. Аларның берсе - ярышлар өчен каралганы 3 метр тирәнлектә булачак.
    533
    0
    0
  • 28 май 2015 - 13:21
    Укучылар беренче мәҗбүри имтихан тапшырды
    XI сыйныф укучылары рус теленнән беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Татарстанда имтихан тапшыру өчен 86 пункт әзерләнгән.
    616
    0
    0
  • 28 май 2015 - 12:44
    “Кырлай” кабат ишекләрен ача
    "Кырлай" аттракционнар паркы таганнарны сата, эшен туктата дип ишеткән идек. "Күңел ачулар" ЯАҖ идарәчесе, "Кырлай" паркы операторы Марсель Салихҗанов әйтүенчә, аттракционнарын ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң, 12 июньнән парк кабат эшли башлаячак.
    561
    0
    0
  • 28 май 2015 - 11:53
    Казан Сочи арасы, ерак түгел барасы
    31 майдан Сочи - Казан - Сочи маршруты буенча яңа авиарейс ачыла.
    578
    0
    0
  • 28 май 2015 - 11:12
    Көтүче кирәк, кем бара?
    Көтү - авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч: көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек... Бер көне - 1000 сум Балтач районының Арбор авылында балачактагы каз көтүләрен...
    727
    0
    0
  • 28 май 2015 - 10:40
    Исерекләр өчен айныткыч төзеләчәк
    Казанда Голубятников урамында 20-30 кешегә исәпләнгән айныткыч ачарга телиләр.
    554
    0
    0
  • 28 май 2015 - 09:22
    Сабантуй батырына – скутер
    Икенче атнага авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлары гөрләячәк. Хәбәр итүебезчә, 26 июльдә Россиякүләм мөселман балалары Сабан туе Балтач районының Борбаш авылында узачак.
    561
    0
    0
  • 28 май 2015 - 08:50
    Колорадо коңгызы белән ничек көрәшергә
    Бәрәңге дигәннән, инде кабат колорадо коңгызы белән көрәшер чаклар да җитә. Өлгеррәкләр бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртеп утыртты. Ә калганнарга нишләргә? Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре әйтүенчә, бәрәңге кортлары быел аз гына күбрәк тә булмагае әле. Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Рузалия Хайрова сүзләренчә, бәрәңге бакчасы артык зур булмаса,...
    593
    0
    0
  • 28 май 2015 - 08:35
    Журналистлар корылтайда фикер алышты
    Төрки Дөнья журналистларының II корылтае эшли башлады.
    693
    0
    0
  • 28 май 2015 - 07:39
    Ирина Косарева, студент:
    - Тумышым белән Югары Ослан районыннан. Ландшафт архитекторы белгечлегенә укыйм. Татарстанда бу елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен хуплыйм. Казанда парклар бар, ләкин алар җитәрлек түгел, дип уйлыйм.
    795
    0
    0
  • 28 май 2015 - 07:37
    "Шәһри Казан" 28 май 2015 №55
    963
    0
    0
  • 28 май 2015 - 07:05
    Рөстәм Миңнеханов: "Баулыдагы хәл кабатланмаска тиеш"
    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы 82 яшьлек пенсионерның үлеме уңаеннан якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәлләргә фикерен белдерде (Баулыда булган вакыйга вакытында Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Перуда иде): - Татарстаннан еракта, чит ил сәфәрендә булсам да, Баулы фаҗигасын игътибарсыз калдыра алмыйм. Өлкән яшьтәге кешенең үлеменә китергән дорфалык, миһербансызлык минем ачуымны...
    513
    0
    0
Реклама