Шәһри Казан

15 июнь 2015 яңалыклары

  • 15 июнь 2015 - 17:54
    Табып бирегез әтәч!
    Татар теле - дәүләт теле дип күпме генә сөйләсәк, язсак та, туган телебез көндәлек тормышта, яшәеш мәсьәләләрен хәл иткәндә бернинди көчәнүсез кулланылганда гына без аны тулы канлы тормыш белән яши дип әйтә алачакбыз. Шунысы шатландыра: татар авылында бу әлегә шулай. Әйтик, менә Әтнә районының Бәрәскә авылында кибет янында күргән белдерү...
    573
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 14:49
    Әле ярый йөз түгел?! Флера апаның этләре ничәү?
    Флюра исемле апа йөз эт асрый дигән хәбәр мине Аракчино бистәсенә китерде. Мөлаем йөзле, пөхтә итеп киенгән, кулына Клеопатра кушаматлы песиен тотып каршы алган интеллигент апайны күргәч, аптырап киттем. Дөресен әйтим, мин башка төрлерәк кеше күрергә уйлаган идем. - Элек кенә шулай күп иде. Хәзер йөз эт түгел инде, ел...
    632
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 14:39
    Юллар өчен тагын 1,5 миллиард сум
    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын төзекләндерү өчен өстәмә 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена.
    569
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 13:05
    Россия футбол командасы Европа чемпионатының финалына чыгармы?
    Кичә 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды. Исәп - 0:1.
    568
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 11:43
    «Чистай малайлары»н татар авылларына кертмиләр
    Шайтан суы, акбаш, Чистай малае, яшел елан... Аракыны ничек кенә атамасыннар, аның эше бер - кешене юлдан яздыру. Казанда юлдан язган кешеләр күп яши, күрәсең. «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгы белән Стратегик коммуникация һәм социаль проектлар институты Россиянең иң күп эчүче шәһәрләр исемлеген барлаган. Исерткеч эчемлекләр буенча Казан бишенче урынны яуласа, аракы...
    672
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 11:41
    “Татарстан наркотикларсыз” веломарафоны үткәрелә
    26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көне.
    482
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 10:38
    Тозлы күлгә 14 сәгатьтә
    «Столичный» автовокзалында кичәге көннән Казан - Соль-Илецк рейсы ачылды.
    633
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 09:37
    Энергетиклар сатуда юк
    Татарстанда аз алкогольле спиртлы эчемлекләр - энергетикларны сатудан тыйганнар.
    1165
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 09:05
    Син, «Яндекс», әллә нишләдең...
    Күпләр белә: интернеттагы «Яндекс» эзләү системасында онлайн-тәрҗемәче бар. Теләсә кайсы сүзне язасың да, шундук тәрҗемәсен күрәсең. Әлеге система аерым сүзләрне дә, зур-зур текстларны да нибары бер төймәгә басу белән эх дигәнче тәрҗемә итеп бирә. Моңарчы онлайн-тәрҗемәче рус, инглиз, немец, испан, итальян кебек дөньякүләм таралган телләр белән генә эш итә иде....
    645
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 09:03
    «Монда яңгырлар еш ява, һич тә түзәрлек түгел...»
    Аксубай районы Такталы авылында яшәүче кадерле әниемә - Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәтхетдинова Мөнирә Сәлах кызына быел 88 яшь тулды. Гомеренең 40 елын киләчәк буынны тәрбияләүгә, балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган ул. Хәзер дә актив тормыш алып бара: мәктәп балалары белән очраша, аларга авыр сугыш...
    822
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 08:40
    Каен җиләге өлгерде
    Яшел Үзән районының авылларында халык каен җиләге җыя. Моңа кадәр көннәр салкынча торса да, җиләк өлгергән инде. Кемдер җиләкне кайнатса, кышка катырып, киптереп сакласа, икенче берәүләр өчен бу ача эшләү ысулы. Озак еллар җиләк сатып йөргән Венера апа: - Бүген ун майонез савыты җиләк җыйдык, бер банкасын 350 сумнан сатабыз,...
    830
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 07:54
    Печенье ашарга ярамый торган лагерь
    Боровое Матюшинода оешкан "Ветер перемен" лагерендә 7-13 яшькә чаклы тулы гәүдәле балалар ял итә.
    838
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:23
    30 градус эсселек көтелә
    Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген 15 июнь көнне алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин.
    591
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:19
    Рөстәм Миңнеханов бердәм булырга өнди
    Кичә Изге Болгар Җыены узды.
    641
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 05:57
    «Изге» һәм аракы турында
    Татарстанның көнчыгыш районнары­на барырга юлга чыктык. Әлмәт районы Габ­драхман авылы аша үтеп барабыз. Зур, төзек авыл, олы юл буйлап кибетләр тезелгән. Бер кибет игътибарны җәлеп итте, дөресрәге, кибетнең исеме сискәндерде: «Изге» дип атаган аны хуҗасы. Теләге шундый булгандыр инде кешенең, бәлки үзен изге кешегә саныйдыр. Тик менә кибет рекламасындагы: «Магазин...
    754
    0
    0
Реклама