Шәһри Казан

29 июнь 2015 яңалыклары

  • 29 июнь 2015 - 14:48
    Трамвайлар бәрелешкән
    Казанда бүген Вахитов районында, Крыловка урамы белән Вахитов урамнары киселешендә ике трамвай бәрелешкән.
    576
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 14:45
    Болгарга эз суынмаячак
    Узган ел 15-23 июнь көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Рәссамнар берлеге Казан, Чаллы, Лениногорск, Җәлил, Болгар, Азнакай, Бөгелмә рәссамнары катнашында, Болгарга беренче арт-экспедиция оештырган иде. «Болгар. Риваятьләр һәм чынбарлык» дип аталды ул. Соңыннан экспедициягә нәтиҗә буларак, «Казан» милли мәдәният үзәгендә күргәзмә ачылды. 10-19 июльдә узачак арт-экспедициянең быелгысы «Болгар. Җир тавышы»...
    1176
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 13:53
    Июльдән бәяләр арта
    Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр иткәнчә, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе 7 процентка артачак. Июльдән түләү кәгазьләрендә ике яңа тариф барлыкка киләчәк. Ул күмәк телесигналны кабул итеп алу системасын карап тоту өчен кертелә. Хәзер әлеге җайланмалар гомуми йортның җиһазы булып карала һәм аны тәртиптә тоту йортта яшәүчеләр җилкәсенә...
    577
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:50
    Дөньяда беренче тапкыр роботлар язылышты
    Япониядә тарихта беренче тапкыр роботлар язылышкан, дип хәбәр итә Demotix порталы.
    555
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:48
    Бала – бавыр ите
    «Исән-сау табарга язсын, сабыйның дүрт саны төгәл булып, исән‑имин үстерегез...» - бала көткән авырлы хатынга мондый ихлас, чын күңелдән булган теләкләребезне берсе артыннан икенчесен тезәбез. Барын да яхшыга юрарга гына тырышсаң да, дөнья булгач, гел син дигәнчә генә бармый шул. Әнә, Анастасияга да теләмәделәр түгел... Җиңмәсәң дә бирешмә! Виктория -...
    704
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 10:37
    Чирмешәндә Шушма елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән
    Светлана Дорофеева иптәш кызлары белән коенырга бара. Суга кереп, ул озак күренмичә торгач, дус кызы кесә телефоныннан шалтыратып, әти-әнисен ярдәмгә чакыра. Кызганыч, өлкәннәр берни эшләргә өлгерми, алар килеп җиткәндә, кыз инде үлгән була. Елга сай булуга карамастан, кыз батып үлгән. Авыл халкы Светлана чоңгылга эләккәндер, дип фаразлый.
    702
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 09:42
    Казансуда балыклар үлә
    Казансу елгасында балыклар үлү турында татарстанлылар чаң суккан.
    578
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:27
    Давыл кабатланырга мөмкин
    Республикабызда тагын көчле җил, яшенле, давыллы яңгырлар, гарасатлар булырга мөмкин дип кисәтә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Бүген, иртәгә юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә. Казанда 16, 23 июньнәрдә күзәтелгән давыллы яңгырлар кабатланырга мөмкин.
    648
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 07:39
    Җан тартмаса да, кан тарта яки Казанда Назарбаев урамы барлыкка килү уңаеннан уйланулар
    «Фейсбук»та дустым, Инсаф Хәмитов, нигәдер, русчалатып: «Нигә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам кирәк ул?» - дип аптырабрак пост язган. Бер яклап караганда, мин аны күпмедер аңлыйм да кебек. Шул ук вакытта мин бу кыска язманың «без һәрчак оппозициядә булырга тиеш» диебрәк яшәргә тырышкан татар зыялыларының күңелендәге сәеррәк уйларның чагылышы икәнен...
    844
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 07:35
    Ифтарга биш меңләп кеше җыелды
    "Казан-Арена" стадионында III республикакүләм ифтар кичәсе үтте. Кунакларга Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазьләр сөйләде, Ислам диненә тартылуның, бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычлары, дини таләпләрне үтәүнең әһәмияте, рамазан аеның күркәмлеге-кадере, мохтаҗларга ярдәмләшүнең әҗер-савабы турында аңлатты, мөхтәрәм җәмәгатьне изге гамәлләр кылырга өндәде. III республика ифтарына Дагыстан делегациясе вәкиле...
    484
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 06:28
    Үз диңгезебез дә ярый
    Элек җәй җитү белән, халык чит илләргә ашкынса, быел туристларның күбесе Кара диңгез буен сайлый икән. Соңгы вакытта Сочи, Лазаревское, Геленджик, Анапага баручылар арткан. Кояшлы Абхазия елдан-ел популярлаша. Юллама да әллә ни кыйммәт түгел, комлыклары да чиста, дип сөйли туристлар. Санкт-Петербургның диңгезе булмаса да, истәлекле урыннары белән танышу өчен барып...
    657
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 06:14
    "Шәһри Казан" 26 июнь 2015 №68
    939
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 05:58
    Рөстәм Миңнеханов праймеризда җиңде
    27 июнь көнне Татарстанда республика Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды.
    643
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 05:56
    Чемпионатның ачылу тантанасында ниләр булачак?
    Казанда Спортның су төрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты ачылышында күрсәтеләчәк «Пилигрим» шоуының репетициясе башланды.
    507
    0
    0
Реклама