Шәһри Казан

2 август 2015 яңалыклары

  • 2 август 2015 - 17:43
    «Иң яраткан кешемә «Хан» шашлыгын әзерләр идем»
    Бөтен туганнарым шоколад, туңдырма ярата, ә миңа... ит кирәк. Ипи белән, суган турап, ит ашарга үлеп китәм инде! Шашлык булса, тагын да шәбрәк. И-и-и... Сабантуй алдыннан әти иң симез сарыкны суя иде. Әни, мәрхүмкәем, кү-ү-үп итеп суган турап, борычлап һәм аш серкәсе (уксус) салып бутап, бастырып куя иде теге итне....
    658
    0
    0
  • 2 август 2015 - 17:15
    «Яшәп карау»ларның күбесен бары «корсак» кына ЗАГСка илтә
    Алисә САБИРОВА Ялларда бер танышымны очраттым. Бәхет кошы тоткандай очып йөри бу. Шатлыгының серенә төшенәсем килеп, сораша башладым моны. Ә ул яшерергә дә теләмәде бугай, елмайды да: «Ул миңа тәкъдим ясады!» -дип шар ярып салды. Мин исә аны бу тантаналы вакыйга белән котларга керешеп, «туй көнен кайчанга билгеләдегез?», «нинди күлмәк...
    937
    0
    0
  • 2 август 2015 - 14:51
    Илшат Хәмәдиевне дусты «мунча керткән»
    Сарманда иптәш егеткә өй төзергә булышабыз. Бик хәйләкәр булды ул: «Мунчага кайтыгыз, әйдә!» - дип барлык дусларын чакырды да килеп каптык. Вәт син безне мунча керттең, дип көләбез хәзер. Иртән-иртүк уятып, барыбызны да төзелә башлаган йорты янына алып чыкты. Менә хәзер качып котылып та булмый, эшлибез инде.
    535
    0
    0
  • 2 август 2015 - 12:01
    Телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов: «Мине кыйнаган кешегә рәхмәт»
    «Узган белән генә яшәгән кеше - пессимист. Ки­ләчәк белән генә яшәгән кеше - хыялый. Кеше киләчәкне, бүгенгене һәм узганны берләштерә алса, дөрес яши булып чыга», - ди танылган телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов. 15 июльдә аңа 80 яшь тулды. «Намус», «Җомга көн кич белән», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Йолдызлар җитә һәркемгә», «Ташкыннар»...
    1027
    0
    0
  • 2 август 2015 - 09:29
    Помидор уңышы яхшы булсын дисәгез, чүпрә белән тукландырыгыз
    Өч литрлы банкага хлорсыз 2,6-2,7 литр су салабыз. Аңа җылы суда җебетелгән 100 грамм чүпрә белән ярты стакан шикәр комы өстибез. Өстен марля белән белән каплап, банканы җылы урынга куябыз, вакыт-вакыт болгатып торабыз. Әчүе беткәннән соң, катнашма әзер була. Бер стакан чүпрә суына ун литр су кушып, һәр помидор төбенә...
    642
    0
    0
  • 2 август 2015 - 09:29
    Кытайларда да сигез алтын
    Кичә Су спорт төрләре сараенда хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышлары буенча да медальләр уйнатылды. Суга сикерүдә Кытайларны беркем дә уза алмый. Алар - кабат беренче. Икенче баскычта да Кытай спортчысы. Өченче урында исә шулай ук танылган суга сикерү остасы - италияле Таня Каньотто.
    744
    0
    0
  • 2 август 2015 - 09:05
    Россия спортчылары копилкасында сигез алтын
    Сигез алтын да синхрон йөзүчеләрнеке. Кичә "Казан-Арена" стадионында синхрон йөзүчеләрнең соңгы ярышы булды. Ун кеше катнашындагы комби ирекле программа чыгышында Россия кызларына тиңнәр табылмады. Пьедесталның иң биек баскычы кабат аларныкы булды. Комби ирекле программаны икенче төрле мини спектакль дип тә әйтергә була, анда ялгыз номерны да, дуэтны да, төркемнәр чыгышын...
    947
    0
    0
  • 2 август 2015 - 05:56
    "Шәһри Казан" 31 июль 2015 №82
    1090
    0
    0
  • 2 август 2015 - 05:42
    Анастасия Давыдова: «Теш-тырнагым белән тартып алган җиңүләрем бар»
    Россиянең иң танылган спортчыларының берсе - синхрон йөзү буенча биш тапкыр олимпия уеннары чемпионы Анастасия Давыдова бер төркем Казан журналистлары белән очрашты. Ул үзенең уңыш сере, Казан турындагы фикерләре белән уртаклашты. - Казан сездә нинди тәэсирләр калдырды? - Казан - бик кунакчыл шәһәр. Мин моны инде Универсиада уеннары вакытында ук...
    790
    0
    0
Реклама