Авыру кеше язмалары
Хастаханәдә ятам. Инәй шалтырата. Хәлемне сораша, бик сызланмыйсыңмы, әйбәт карыйлармы, ди. Һәм азактан һәрвакыт бирә торган сорау яңгырый: «Әйбәт ашаталармы соң?» Һәр соравына уңай җавап бирәм. Чыны да шулай: хәлләр әйбәт, яхшы дәвалыйлар, бер җир дә авыртмый - сәгать саен «кетонал» кадап торалар. Ашарга ярамый. Боларын әйтмим...