Шәһри Казан

12 февраль 2016 яңалыклары

  • 12 февраль 2016 - 16:42
    Владимир Путин: «КАМАЗ» кебек кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез»
    Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында "КАМАЗ" автозаводында булды, предприятие хезмәткәрләрен һәм ветераннарны беренче "КАМАЗ" йөк машиналарын чыгаруга 40 ел тулу булән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
    628
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 14:09
    Айпад Апаска китте (ВИДЕО)
    Бар да сезнең күз алдында, бар да гадел. «Язылган өчен айпад!" акциясенә нәтиҗә шулай ясалды.
    1038
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 13:31
    Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан республикада һәм башка төбәкләрдә төрле чаралар уза
    Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан республикада һәм башка төбәкләрдә төрле чаралар үткәрү каралган.
    739
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 13:29
    Пушкин урамы 5нче йорттагы янгыннан соңгы күңелсез күренешләрне "Шәһри Казан" журналисты үз күзләре белән күреп кайтты (ФОТО, ВИДЕО)
    Пушкин урамы 5нче йортта булган янгын хәрабәләрен "Шәһри Казан"ның фотохәбәрчесе Илдар Мөхәммәтҗанов фото һәм видеога төшереп кайтты. Ә янгын аркасында зыян күрүчеләр турындагы язманы киләсе атнада укырсыз.
    1196
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 12:09
    Марат Кәбиров: «Дошманга сусаган чак»
    Дөньяда барган сәер күренешләргә тагын бер нәрсә өстәлде. Игътибар итәсез микән, соңгы вакытта «халык дошманы», «Россия дошманы» дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Рамзан Кадыров белән бәйле шау-шуны гына күз уңында тотмыйм. Хәер, бу да бик вак нәрсә түгел - аның авызыннан чыккан сүзләр тормышка ашучан. «Илдә бер генә Президент булырга...
    761
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 12:08
    «Орлыклы газета бармы?»
    Бүген газеталарны кемнәр укый, алар нинди матбугатны үз итә, араларында татарча укучылар бармы - Казанның үзәгендә газета-журналлар сата торган ноктасы булган танышыма мин шундый сорауларны еш бирәм. Беркөнне исә ул, үзең килеп эшләп кара, сорауларыңа да җавап табарсың, газета сатучының эше белән дә танышырсың, диде. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыраммы соң...
    1311
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 11:23
    «Балкыш» югалган хәзинәләрне туплый
    Пенсионерлар лаеклы ялга чыккач оныклар үстереп, бакча белән юана диючеләр ялгыша. Җырларга да, биергә дә, хәтта төрле чараларда катнашырга да вакыт таба алар. «Балкыш» фестивале - шул чараларның берсе. Сәхнәгә чыгу - үзе зур бәйрәм Республика ветераннары арасында оештырыла торган үзешчән башкаручылар фестивале - «Балкыш»ка быел биш ел. Февраль-апрель айларында...
    1177
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 11:05
    Депутатлар интернет белән аракының дуслыгына каршы
    Кичә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары барысы бергә сессиядә Маймыл елында беренче тапкыр җыелышты. Трибуна янына депутатлар гына түгел, министрлык-ведомство җитәкчеләре дә күп чыкты. Яңа елдан соң сөйләр сүз шактый җыелган, күрәсең.
    654
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 10:47
    Грипп: сакланыргамы, әллә Аллаһыга тапшырыргамы?
    Фәннең алга киткән вакытында яшәсәк тә, кешелекнең проблемалары да яңарып, тормыш дигәне безгә яңадан-яңа сынаулар чыгарып тора. Медицина ничә ел авыруларга, инфекцияләргә каршы көрәш алып бара, яңа дарулар эзли, төрле ысулларын таба. Шөкер, кайчандыр авыллары белән халыкларны кырган күпме зәхмәтләр җиңелде.
    1494
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 10:32
    Кышын ишегалларын иң яхшы һәм иң начар тотучылар ачыкланды
    Казанда ишегалларын кышкы чорда тәртиптә тоту буенча иң яхшы һәм иң начар подрядчы оешмаларны ачыклауга багышланган бәйге тәмамланды.
    693
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 10:21
    «Приключения Электроника» фильмы герое Сыроежкин Казанда чәй сата (ФОТОЛАР)
    "Приключения Электроника" фильмында Сыроежкин ролен башкарган Юрий Торсуевны мин күргәзмәдә танып алдым. Юрий анда чәй сата. Башта бергәләп фотога төшәргә сорадым. Казан турында сораштым.
    1148
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 08:56
    Данил Гыйниятов, Илнур Фәйзрахманов, Сәрия Хәбибуллина - ТНВда зур рокировкалар дәвам итә
    "Яңа гасыр" телекомпаниясендә янә кадрлар алышына. Татар телендәге хәбәрләр чыгарылышы баш мөхәррире Данил Гыйниятов "Болгар" радиосы директоры булып билгеләнде.
    836
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 08:37
    Кул чуклары булмаган Алексей Романов “Шәһри Казан” өчен уйнады (ВИДЕО)
    Бармакларсыз пианино уйнаучы 15 яшьлек Алексей Романов турында бөтен республика шаулады. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, егетнең популярлыгы тагын да артты. Алексей якташым булганга да, уртак телне тиз таптык аның белән. Егет белән аның таланты турында гына түгел, гаиләсе хакында да сөйләштек. Бу хактагы язманы газетабызның...
    915
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 06:55
    Ләйсән Гыймаева: «Мәхәббәт ул – фәлсәфә»
    «Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. - Мәхәббәт - фәлсәфә инде ул, анда дуслык та, хөрмәт тә бар. Булатка беренче карашта ук гашыйк...
    699
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 06:51
    Депутат кубогына хоккей турниры уздырыла
    Кама Тамагы районының Келәнче авылында 13 февраль көнне Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кубогына хоккей турниры үткәреләчәк.
    883
    0
    0
Реклама