Шәһри Казан

26 февраль 2016 яңалыклары

  • 26 февраль 2016 - 17:41
    Шәкүр өйләнде (ФОТО)
    Шәкүр псевдонимы аша чыгыш ясап, бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән, татар эстрадасының иң "бруталь" егетләренең берсе булган Алмаз Корбанов та, ниһаять, "муенына камыт киеп", никахлы булды. Туй мәҗлесе гөрләп бүген уза. Сөйгән кызы Алсу Хөснуллина белән Алмазга бары тик иң изге теләкләребезне телибез! Матбугат.ру
    708
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 14:11
    Килә Кырым җылысы
    Буранлап алды да бераз, февральнең соңгы көннәрендә коеп яңгыр ява башлады. Пычрак, юеш... Тик алдан бураны булды үзе. Безнең якта, ялгышмасам, элегрәк бу буранны «Хәйбри бураны» дияләр иде. Имештер, элек шушы февраль бураннары вакытында солдаттан кайтып килүче Хәйбри исемле кеше, җәяүләп кайтып җиткән җирдән, адашып авыл тирәли йөреп, басу капкасы...
    1142
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 14:03
    Рөстәм Миңнеханов: “Өч елга гына хатын алмыйлар”
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының V сессиясендә катнашып, мэр Илсур Метшинның узган елдагы эшчәнлеге хисабына уңай бәя бирде.
    621
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 13:00
    Казан Шамил Тарпищевны Гиннесс рекордлар китабына кертергә мөмкин
    «Казандагы ике мең урынлы көрәш сараена ярышларны карарга, гадәттә, 500‑600 кеше килә. Бер елны Зәйгә көрәш буенча ярышка баргач, мең кешелек спорт сараеның шыгрым тулганына шаккаттым. Хәтта эчкә керә алмыйча, урамда таптанып торучылар да булды. «Кубок Дэвиса»да да зал тулы булса, менә бу сөенеч булыр иде, ичмасам. Безгә шуңа омтылырга...
    1124
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 12:33
    Уфадагы «Ел еры» җиңүчесе – татар кызы
    Бар җырчылар һәм бар ҖЫРЧЫЛАР. Икенчеләре рәтенә бүгенге татар сәхнәсенә нык­лы адымнар белән кереп баручы ҖЫРЧЫ Айсылуны кертү урынлы булыр иде. Чөнки Айсылу - искиткеч зәвыклы, профессиональ дәрәҗәдә эстрада җырларын башкаручы сирәкләрнең берсе бүгенге көндә. Эш монда Айсылуның танылган җырчы Айдар Габдинов кызы булуында гына түгел, аның үз иҗатына чынлап...
    636
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 12:03
    Кумысниковны искә алачаклар
    Студент еллары, бер яктан, үзенең лекцияләре, кабатланмас яшьлек хатирәләре белән истә калса, икенчедән, сиңа аң-белем биргән, бар булмышлары белән гомерлек өлге булып калган остазлары белән кадерле. Әгәр исән булса, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе профессор Халит Кумысниковка да 90 яшь тулган булыр иде.
    599
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 11:25
    «Бала тәрбияләү өчен аерым вакыт кирәкми»
    Психологлар, ярату, наз, игътибар җитмәгән кырыс гаиләдә тәрбияләнгән балалар агрессив булып үсә, дигән фикердә. Бүген бала ата-ана өчен кадерле йөрәк парәсеме, әллә ниндидер ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, теләсә кем уйнап карый ала торган курчакмы? XXI гасыр баласын тәрбияләүнең үзенчәлекләре нидә? «Шәһри Казан» газетасы уздырган «түгәрәк өстәл» кунаклары: Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле...
    2619
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 10:55
    007 агентының автомобилен саттылар
    Лондонда узган аукционда «007: Спектр» фильмындагы данлыклы 007 агентының автомобилен 2,4 миллион фунт стерлингка сатканнар, дип хәбәр итә РБК интернет чыганагы.
    604
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 09:08
    Яңгырда югалган номерлар табылды
    Шушы көннәрдә Казанда булган көчле яңгыр нәтиҗәсендә, автомобиль йөртүчеләргә аеруча авырга туры килде. Тирән күлләвекләрдән йөрү бер хәл, күп машинаның дәүләт номерлары төшеп калган.
    677
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 08:40
    Карт мәктәпләрне яшәртәләр
    Чебурашканың "Без төзедек, төзедек һәм, ниһаять, төзеп бетердек!" җөмләсен күпләр хәтерли торгандыр. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасына килсәк, "Без төзекләндердек, төзекләндердек һәм, ниһаять, төзекләндереп бетердек" дияргә кала. Татарстанда барлык иске мәктәпләргә яңа сулыш бирелде.
    592
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 08:35
    Воркутада шартлау
    Воркутада "Северная" шахтасында ике шартлау булган, нәтиҗәдә зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә INTERFAX.RU. Шартлау вакытында шахтада 110 лап кеше булган. 80 кешене исән килеш коткарганнар, кызганыч, фаҗигадә ике хезмәткәр вафат. Тагын 28ен эзлиләр. Фото: www.bbc.com
    586
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 08:11
    Машинаны газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирәчәкләр
    Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак.
    569
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 08:07
    Танылган актер 80 яшьлек Армен Джигарханян яшь хатынга өйләнгән
    СССРның халык артисты Армен Джигарханянны күбесе "Новые приключения неуловимых", "Здравствуйте, я Ваша тетя!", "Место встречи изменить нельзя", "Тегеран-43" фильмнарындагы образлары аша танып белә. Былтыр актер үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Быел исә ул инде өченче тапкыр өйләнергә булган. Кәләшкә 36 яшь - Виталина Цымбалюк-Романовская. Ул былтыр Армен Джигарханян...
    534
    0
    0
Реклама