Шәһри Казан

4 март 2016 яңалыклары

  • 4 март 2016 - 13:19
    Сатудагы даруларның 40%ының файдасы да, зыяны да юк
    Былтыр үзен аеруча нык сиздерә башлаган икътисади тотрыксызлык һәр тармакта диярлек чагылыш тапты. Фармацевтика өлкәсендә дә белгечләр 2015 елда Россия­дә дару кулланучылар саны сизелерлек кимегән дигән нәтиҗәгә килгән.
    1070
    0
    0
  • 4 март 2016 - 13:16
    “Мәрхәмәт” - гаиләләр сагында тора
    Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республика закон чыгару органында балалар, гаилә, хатын-кызлар, көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы законнар кабул итүгә йогынты ясый һәм аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
    963
    0
    0
  • 4 март 2016 - 13:07
    Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кыз ул – гаилә нигезе, ә гаилә – дәүләт нигезе»
    Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
    899
    0
    0
  • 4 март 2016 - 13:03
    Фатыйх Сибагатуллин: «Хатын-кызны яратып кына җиңеп була»
    Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин сәясәт, дин һәм хатын-кыз турында - Фатыйх Сәүбанович, сезгә якын булган сәясәт, тарих темаларыннан читкә китеп, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны турында сөйләшик әле. - Аның урыны түрдән. Бөтен рухи тәрбия - хатын-кыз­дан. Тау халыкларын гына алыйк, үзләренең намусларын, горурлыкларын яклап үләргә дә әзер итеп аларны...
    1591
    0
    0
  • 4 март 2016 - 12:28
    “Әлбәттә” интернет проекты нәрсә турында?
    Интернетта яңа "Әлбәттә" мәгариф проекты барлыкка килде. "Әлбәттә" - татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
    1072
    0
    0
  • 4 март 2016 - 11:49
    Утны өзгән ачудан күршесенең гомерен өзгән
    Чаллыда коммуналь түләүләр буенча берсенең бурычы 80 мең сумга җыелганлыктан утны өзгәч, тулай торакта яшәүче ике күрше арасында низаг килеп чыга. Бурычлы түләмәячәген белдергәч, ачудан икенчесе кулына пычак алып, җинаять кыла. Мәетне кая куярга белмәгән ир, ишекне бикләп, өч көн өеннән чыкмаска була. Туганы берничә көн элемтәгә чыкмагач, үлгән ирнең...
    985
    0
    0
  • 4 март 2016 - 11:29
    Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» китабы кытай телендә басылып чыккан
    Химмәт иясе - олы җанлы кешеләр турында сүз чыкканда, үлчәүнең икенче ягына язучы Фәнис ага Яруллинның хатыны Нурсөя апаны куям. Бу очракта ул, нигәдер, кемгә караганда да саллырак тоела. Тыйнак, ипле, сабыр булуы өстенә, шуның кадәр батыр да булырга кирәк бит!
    3800
    0
    0
  • 4 март 2016 - 11:15
    Җәйге кафелар гөл-чәчәктә булырга тиеш
    Казанда киләсе җәйдә муниципаль территория­ләрдә сезонлы сәүдә оештыру өчен 511 урын билгеләнгән. Җәйге сәүдә сезоны май-сентябрь айларын колачлый.
    663
    0
    0
  • 4 март 2016 - 10:40
    Алия Мингазова: «Торт пешерер алдыннан намаз укыйм»
    Алия Мингазова өчен һәр торт - үзе бер сәнгать әсәре. Белеме буенча финансист кыз, хыялын чынга ашыру өчен, кондитерлыкны сайлаган, 24 яшендә үз эшен ачкан. У л хәләл тортлар пешерә. Үзе хәләл ризык ашаганга, эшен дә шул юнәлештә үстерергә уйлаган.
    1034
    0
    0
  • 4 март 2016 - 09:28
    Балык, кап... Тик браконьерга түгел!
    "ШК" Татарстан Премьер-министрының 15 ел буе җавап таба алмаган соравына ачыклык кертте
    759
    0
    0
  • 4 март 2016 - 08:45
    Дуслык җылыта
    Дин һәм бердәмлек кенә коткарачак Илдәге икътисади кризис чорында традицион булмаган дини агымнар барлыкка килә, булганнары да активрак эшли башлый. Авыр хәлдә калган кешеләрне алар сагалап кына торган кебек. Шулар карамагына исә дини үзаңы, дини кыйбласы булмаганнар эләгә. «Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе» дигән темага узган матбугат очрашуында «Казан төбәкара экспертизалар...
    1659
    0
    0
  • 4 март 2016 - 07:39
    Раил Садриев: «Яхшы нәрсәне «брак» дип атамыйлар»
    Буа театры директоры Раил Садриевны белмәгән кеше сирәктер ул. Үзенә аерым бер фәлсәфә белән яшәүче, һәрвакыт нидер уйлап чыгаручы, Буада театрны фактта булдыручы, юморист, актер, режиссер... Соңгы очрашуыбызда мин Раилдән иҗат турында да, ниндидер тормыш фәлсәфәсе турында да сорашмадым. Хатын-кыз турында сөйләштек.
    617
    0
    0
  • 4 март 2016 - 06:59
    Мамадышта Якубовичсыз гына “Поле чудес" узган
    Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мамадыш районының Түбән Ушма авылы мәктәбендә "Поле чудес-Могҗизалар кыры" уены оештырулары хакында яза, mamadysh-rt.ru.
    1173
    0
    0
  • 4 март 2016 - 06:34
    III төркем инвалидлыктан II төркем инвалидлыкка күчеп буламы?
    Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында III төркем инвалид - 45 яшьлек Илдус Әлмиев яши. Ялгызы гына гомер итә, буыннары сызлый, ул ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәм итәр кешесе юк. Илдусны ничек тә II төркем инвалидлыкка күчереп булмасмы икән. Фәридә Мөхтәрова, Казан. Татарстан буенча баш медик-социаль экспертиза бюросының Бөгелмәдәге филиалы җитәкчесе Илдус...
    690
    0
    0
  • 4 март 2016 - 06:25
    Кәҗәләр дә «кәләш»не бәйге уздырып сайлый
    Бик мөһим проблема туды бит әле, җәмәгать. Ничек тә кәҗә тәкәсен өйләндерергә кирәк! Бөтен матбугат, телевидение шул хакта сөйли.
    597
    0
    0
Реклама