Шәһри Казан

25 март 2016 яңалыклары

  • 25 март 2016 - 12:46
    Журналистлар беренчел ярдәм күрсәтергә өйрәнде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Бүген Казанның Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә республика журналистларын беренчел ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Каләм ияләре робот-пациентларда ясалма сулыш, йөрәккә массаж һәм дефибриллятор белән куллану серләренә төшенде.
    655
    0
    0
  • 25 март 2016 - 12:33
    Иң яхшы хат ташучылар билгеле булды
    Узган яртыеллыкта газетага яздыруда үзләреннән зур өлеш керткән хат ташучыларны "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә бүләкләделәр.
    596
    0
    0
  • 25 март 2016 - 12:25
    Казанда крестьянга һәйкәл куела
    Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хезмәтчәне - крестьянга һәйкәл кую өчен иң яхшы эскизга конкурс уздыру турында игълан итте.
    976
    0
    0
  • 25 март 2016 - 12:01
    Хокук бозучы җитәкчеләрне штраф дигәнең аямый
    Төзелгән йортның яки бинаның газ, су, электр һәм башка челтәрләргә килешүдә күрсәтелгән вакытта тоташтырылмавы, сатып алынган җир кишәрлегенә документларны бирүнең сузылуы - тормышыбызның ямьсез мисаллары. Мондый очракларга юлыкканда сүгенеп-талашып, нервларны туздырып йөрергә кирәкми. Мәсьәләне чишүнең бик шәп юлы барлыкка килде. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2015 елның 13 июлендә имзаланган «Көндәшлекне...
    938
    0
    0
  • 25 март 2016 - 11:23
    Туберкулез белән күбрәк шәһәр кешеләре авырый
    2015 елда республикада 1524 кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимрәк. Россия субъектлары белән чагыштырганда, республикада туберкулез белән авыру 33 процентка, Идел буе федераль округына керүче төбәкләргә караганда, 32 процентка түбәнрәк. Идел буе федераль округы субъектлары арасында ул 11-12 нче урында тора.
    704
    0
    0
  • 25 март 2016 - 11:07
    Каләмдәшебез Айнур Галимовны соңгы юлга озаттык
    «Айнурның хәлләре ничек?» Кайсы районга, кайсы төбәккә генә барсак та, аның хәле белән кызыксынмаган, аңа саулык, озын гомер теләмәгән кеше юк иде. Чит илгә барып дәваланырга кирәк булганда, бик күп газета укучыларыбыз акчалата ярдәм иттеләр. Болар бар да Айнур өчен олы терәк булды, яшәргә, авыруы белән көрәшергә көч бирде. Аллаһ...
    1276
    0
    0
  • 25 март 2016 - 10:22
    Шифаханәгә юллама кайчан була?
    Мин - икенче группа инвалид. Озак еллар шифаханәгә юллама алырга чиратта торам, әмма һаман да уңай җавап юк. Бу мәсьәләгә ачыклык кертә алмассызмы икән? Гөлсинә Давыдова, Кайбыч районы, Корноухово авылы. Татарстанның Социаль иминиятләштерү бүлегенең Кайбыч районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, социаль яклау бүлегенә шифаханәгә юллама алырга чиратка баскан кешеләр исемлеге...
    661
    0
    0
  • 25 март 2016 - 09:18
    Татарстанда алкоголь күләме тулысынча контрольгә алынды
    Росалкогольрегулирование хәбәр итүенчә, Татарстан - Россия төбәкләре арасында ваклап сату кибетләрен ЕГАИСка (җитештерелгән алкоголь продукциясе күләмен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) тулысынча тоташтырган беренче төбәк.
    994
    0
    0
  • 25 март 2016 - 08:57
    Гомердә дә аякка басмас дигән, хәзер бию түгәрәге алып баручы кызы турында әнисе: «Безнең өйдә Кояш бар», – ди (ВИДЕО)
    Саба кызы Ләйсән Зарипова белән социаль челтәр аша таныштым. Сәхнәдә, фитнес залында төшкән фотоларын һәм видео язмаларын Инстаграмга ул әледән-әле элеп тора. Ләйсән бик күп хәйрия концертларында катнаша, төрле фестиваль-конкурсларга йөри, Гран-приларга ия булган. Әмма әлеге уңышлар аңа ансат кына бирелми. Алар артында күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек торганын кыз үзе...
    765
    0
    0
  • 25 март 2016 - 08:43
    Казан автобусларында бушлай Wi‑Fi хезмәте булдырылды, әле тагын әдәби әсәрләр дә укырга җыеналар
    Казанның кайбер автобусларында бушлай Wi‑Fi хезмәте булдырылды, ләкин әлегә эксперимент рәвешендә генә. Бу яңалыкны 10а («Серов ур. - Академик Губкин ур.»), 22 («Можайский ур. - Ферма-2»), 54 («Елга порты - Гаврилов ур.») нче маршрут автобуслары пассажирлары бәяли алачак. Һәр маршрутның бер автобусына гына Wi‑Fi ноктасы куелганын да билгеләп үтәргә кирәк....
    1014
    0
    0
  • 25 март 2016 - 08:24
    Ирек Хафизов язгы каникул җиткәнгә ник куана?
    - Балаларның язгы каникуллары башланды, рәхәт вакытлар. Аллага шөкер, укулары да, тәртипләре дә тел-теш тидерерлек түгел.
    786
    0
    0
  • 25 март 2016 - 08:11
    Татарлар кайда да матур итеп тормыш кора белә
    Узган атнада Татарстанда бишенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды, анда татар авылларыннан килгән 670 эшмәкәр катнашты. Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Курган, Бурятия, Красноярск кебек ерак тарафлардан да вәкилләр бар иде. Тамбов, Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре исә җыенда тәүге тапкыр катнашты. Иң зур төркемнәр Башкортстаннан, Ульяновск, Чуашстан, Киров, Мари Эл,...
    855
    0
    0
  • 25 март 2016 - 07:41
    ИГЪТИБАР! "Тукай мирасы" викторинасы старт алды!
    "Шәһри Казан" бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай мирасы" дигән викторина игълан итте. Викторина 2016нчы елның 25нче мартыннан 25нче апреленә кадәр дәвам итә. Дөрес һәм төгәл җавап бирүче өч җиңүче Тукай туган көнне - 26 апрельдә билгеле булачак. Аларны "Шәһри Казан"нан истәлекле бүләкләр көтә.
    1560
    0
    0
  • 25 март 2016 - 07:33
    Штрафыңны түләмәсәң, чит илгә сәяхәт итү хыялда гына калырга мөмкин
    Башкалада узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән яки түләмичә йөргән алты мең кеше административ җавапка тартылган. Шул исемлектәге 1826 казанлы унбиш тәүлеккә административ кулга алынган.
    622
    0
    0
Реклама