Шәһри Казан

31 март 2016 яңалыклары

  • 31 март 2016 - 15:00
    Индива: «Әйбәт хатын булырмын!»
    Индиваның "Әйбәт хатын булырмын!" җырының клибын төшергәннәр.
    589
    0
    0
  • 31 март 2016 - 14:44
    Музейда “Бүләк итү көннәре” башлана
    Татарстан Республикасы Милли музее барлык кешеләрне ел саен уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" хәйрия акциясенә чакыра. Акция гадәттәгечә 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр узачак. 5 апрель көнне музейның туган көне.
    780
    0
    0
  • 31 март 2016 - 14:30
    «Габдулла Тукай турында 130 факт» марафонына кушыл
    Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе «Габдулла Тукай турында 130 факт» дигән марафон үткәрә.
    1154
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:42
    "Шәһри Казан" 31 март 2016 №33
    717
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:34
    Милли телеканналар җитәкчеләре мөрәҗәгате: «Үтермәгез безне!»
    Узган атнада Казанда дүрт милли телеканал: Башкортстанның - БСТ, Татарстанның - ТНВ, Якутиянең - "Саха" һәм Ханты Мансийскиның "Югра" каналлары җитәкчеләре очрашты. Алар төбәкләрдәге күптелле телеканналлар статусын закон чыгару югарлыгында карап, аларны берәр цифрлы мультиплекска кертүне сорап Россия Федерация Советы һәм Дәүләт Думасына, Телерадиовещаниены үстерү буенча хөкүмәт комиссиясенә, төбәкләр парламентлары...
    999
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:30
    Кандидатларның планнары зурдан
    Алдан сайлап карау кысаларында "Бердәм Россия" кандидатлары Марат Бариев һәм Евгений Гришин сайлаучылар белән очраштылар.
    717
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:26
    Ризат Рамазанов: «Ычкынасы килгән вакытлар булды»
    - Яңа ел бәйрәмнәрендә күп эшләнде. Корпоративларны 23 декабрьдә башлаган идек, 31е дә эшләргә туры килде. 1 январь гына ял иттек тә, 2сеннән туй-юбилей мәҗлесләре китте. Шунда 20 көн буе төрле ресторан, кафе ризыгы ашалды. 10 сыннан 20сенә кадәр тормыш иптәшем Зинираның туган ягы Башкортстанга кайтып киттек. Анда көн саен...
    949
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:11
    Картаясың килмәсә, 11 киңәшне исеңдә тот
    1. Велосипед сатып ал. 2. Ябыгыгыз. 3. Сәгать алтыдан соң ашамагыз. 4. Исерткеч эчемлекләр, хәтта шәраб эчүне туктатыгыз. 5. Сигез сәгатьтән дә ким йокламагыз. 6. Йога яки фитнес белән шөгыльләнегез. 7. Елга бер тапкыр диңгез буена ял итәргә барыгыз. 8. Тормыштан зарланмагыз 9. Юмарт булыгыз. 10. Бүгенге көн белән яшәгез....
    940
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:07
    Ирек Зиннуров: «Сәясәтнең кабат спортка кысылуы кызганыч»
    Илне шаулаткан допинг җәнҗалы Россиянең алты спортчысын җиңүләрсез һәм рекордсыз калдырды. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрне мельдоний препараты куллануда гаеплиләр. Лозанна шәһәрендә узган Спорт арбитраж суды карары буенча алар билгесез вакытка ярышлардан азат ителде. Илнең иң яхшы спортчылары дәрәҗәсенә тап төшергән бу күренешнең Бразилиядәге Олимпиада алдыннан булуы тагын да көенечле. Атлетларның...
    763
    0
    0
  • 31 март 2016 - 13:00
    “Башкарма комитетларда законнарны белеп бетермиләр”
    Ел башында көндәшлекне яклау турындагы законга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин журналистларга шуларның үтәлеше турында сөйләде.
    687
    0
    0
  • 31 март 2016 - 12:28
    Казан “Әдәби теплоход” маршрутына кертелгән
    Казан "Әдәби теплоход: Мәскәү-Саратов" маршрутына кертелгән. Агымдагы елның 17-27 август көннәрендә "Идел дулкыны-2016" дигән икенче төбәкара китап ярминкә-фестивале уза. Нәширләр, язучылар, шагыйрьләр, кинематографистлар утырган теплоход Россия башкаласыннан 17 августта чыгып китә, сәяхәт барышында Идел ярына урнашкан шәһәрләргә тукталачак. Ярминкә Ярославль, Кострома, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан, Ульяновски һәм Самарада үтәчәк. Теплоход...
    708
    0
    0
  • 31 март 2016 - 11:55
    «Сыер «кик-ри-күк», ә дуңгыз «му-у-у» диме?»
    - Оныгым белән авылга кайткач, лапаска кердек тә: «Дәү әни, сыерны койрыгыннан тартыйк әле, сөте чыкмасмы», - дип гаҗәп­ләндерде, - дип сөйләде безгә Казандагы 405 нче «Нәүрүз» балалар бакчасы мөдире Дания Гаязова. Күрәсең, озакламый балалар, икмәк белән сөт, бәрәңге белән кишер кибет киштәсендә үсә, дигән уй белән яши башлар.
    707
    0
    0
  • 31 март 2016 - 11:16
    Догхантерлар этләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә куркыныч
    Хуҗасыз этләр белән бәйле проблема кайда да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яз айларында ул тагын да кискенләшә: ризык эзләп чүп­лекләрдә, тукталышларда, урамнарда каңгырап йөргән этләрне еш очратырга туры килә.
    750
    0
    0
  • 31 март 2016 - 10:46
    Казанда Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе башлана
    2 апрельдә Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән бәйге уздырыла. Быел 19 нчы мәртәбә үтә торган бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра.
    761
    0
    0
  • 31 март 2016 - 10:43
    Кәгазь тутырып проблема хәл ителәме?
    Шушы көннәрдә генә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, илнең 13,4 процент халкының кереме яшәү минимумыннан түбән, бу соңгы тугыз елда иң начар статистика, дип белдерде.
    628
    0
    0
Реклама