Шәһри Казан

6 апрель 2016 яңалыклары

  • 6 апрель 2016 - 13:39
    Электрон хезмәтләрдән файдалану буенча Татарстан беренче урында
    Росстат үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең республикада халыкның 65,2 проценты дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон форматыннан файдалана. Икенче урында - Мәскәү (64, 2 процент), өчлекне Калининград өлкәсе (58, 4 процент) яба.
    808
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 13:23
    Укробың тишелмәсә, бу КИҢӘШләрне исеңдә тот
    Укроп чәчкән идем, тишелмәде дип зарланучылар бар. Утыртыр алдыннан орлыкларын ике-өч көн суда тотарга кирәк.
    874
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 13:20
    Җылытуын җылыта, тик су басуы куркыта
    Быел язгы ташу көчле буласын март айларында ук кисәткән иде белгечләр. Республикада кешеләргә зыян китергән гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәсә дә, кайбер авылларда язгы ташу эзсез узмаган.
    529
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 12:55
    5 игезәк кыз тапкан ханым УЗИга бармаган булган
    Һиндстанда яшәүче ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя.
    874
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 12:33
    Гүзәлемгә өйләнгәч Салават Миннеханов “Доширак” ашый башлаган
    Салават Миннеханов белән Гүзәлем «телепортация» сеансын уздыра. Бу эшкә үзләре генә түгел, ә Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зариповны да котырткан алар. 11 апрель көнне Казан филармониясендә узачак кичә алдыннан Салават белән Гүзәлемнең яшь гаилә буларак тәүге концертлары хакында сорашырга булдык.
    719
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 12:16
    "Шәһри Казан" язылучыларына бозау, сарык һәм 10 тавык бүләк итә!
    «Шәһри Казан» импортны алыштырырга ярдәм итә 2016 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучыларга бүләккә бозау, сарык һәм ун тавык! Бәйге шартлары: 1. 2016 елның икенче яртыеллыгына газетага языл; 2. Импорт турында икеюллык такмак иҗат ит; 3. Квитанция копиясе белән такмакны, «Конкурс. Импорт» дигән тамга белән, редакциягә юлла. Хатта адрес һәм телефон...
    835
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 11:40
    Казанда яңа морг төзелә
    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Себер тракты урамында урнашкан онкология диспансеры территориясендә морг төзергә җыена.
    817
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:57
    Май "каникулы" җитә
    Май бәйрәмнәрендә халыкны озын яллар көтә.
    836
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:54
    Алимент түләмәүчеләргә көн бетә
    Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләргә административ җәзаны катгыйландырырга җыена, дип хәбәр итә "Известия".
    817
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:29
    «Дресс-код» кирәкме?
    «Дресс-код» дигәнне үзебезчә «дөрес код» дип атыйм. Бик шәп рифмалаша һәм мәгънәсен дә тулаем ачып сала. Тиешле урында дөрес итеп киенергә чакыра ич ул дресс-код дигәннәре. Мәктәп формалары, офис хезмәткәрләренең итәк-чалбарлары шуңа туры килергә тиеш икән. Бик әйбәт, укучыларның барысын да - баен да, урта хәллесен дә, ярлысын да тигезли,...
    882
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 08:42
    Матур гына яшәргә дус һәм дошман комачаулый
    Матур гына яшәргә кешегә ике нәрсә комачаулый: дуслар һәм дошманнар. Дошманнар турында артык сөйләп торасы юк. Дошман дошман инде ул. Ә менә дуслар... Болары әшәкерәк.
    1047
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 08:35
    Алексей Морозов "Ак барс"ка ник кайтмый?
    "Ак Барс" җитәкчелеге команданың элеккеге хоккейчысы Морозовка үзләрендә генераль менеджер вазифасын тәкъдим иткән. - Чыннан да, Татарстанга эшлекле сәфәр вакытында "Ак Барс" җитәкчелеге клуб белән хезмәттәшлекне башка вазифада яңартырга тәкъдим итте Әмма хәзер эш урынын алыштыру турында уйламыйм. Мондый карар кабул итәргә ашыкмыйм, - дигән Морозов "Р-Спорт" хәбәрчесенә. Ышаныч белдереп,...
    681
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 07:51
    Нурислам Хәсәнов язучы гына түгел, ә җаннар докторы – психолог та
    Нурислам Хәсәновның «Кичеккән күке моңы» дигән хи­кәяләр җыентыгын кызыксынып укып чыктым. Без бит әдәби әсәрне истә калдырсак та, аның авторын күбебез хәтерләми. «Түбәтәйле көн» дигән моңсу хикәяне күптән укыган булсам да, үги әни белән үскән ятим малайның кичерешләрен оныта алмаган идем. Яңа китаптан шул хикәяне тапкач, иске танышымны очраткандай булдым....
    1230
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 07:32
    Ул мәктәпнең Һиндстаннан алтын медаль яулап кайткан укучысы бар
    Бөгелмә кадәр Бөгелмәдә мәктәпләр бер генә түгел инде анысы, дистәдән артык. Ләкин менә берсе - 6 нчы мәктәп - Татарстан һәм Рәсәй чикләрен үтеп, бар дөньяга танылды.
    585
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 06:40
    Дүрт сәгать чиратта торып бер хатын-кыз вафат булган
    Чаллыда материаль ярдәм күрсәтү үзәгендә чиратта торган 62 яшьлек хатын-кыз вафат булган дип хәбәр итә chelnyltd.ru. Ул әлеге үзәккә иртәнге сәгать дүрттә чират алырга килгән була. 4 сәгать буе салкында чират торуны пенсионерның организмы күтәрә алмый, ул аңын җуеп егыла һәм җан тәслим кыла.
    789
    0
    0
Реклама