Шәһри Казан

7 апрель 2016 яңалыклары

  • 7 апрель 2016 - 15:35
    Необлогерлар форумы Казанда узачак
    Миллионлаган укучысы булган дөньяның иң популяр блогерлары, социаль челтәрләрдән актив кулланучылар - алар барысы да 3 июнь көнне бергә җыела. Аларны блогерларның бишенче юбилей форумы берләштерәчәк. Озак сайлаганнан соң, форумны үткәрү өчен Казан шәһәренә тукталганнар. Мәскәүдә "Россия сегодня" мәгълумат агентлыгы Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә бу чарага багышлап форумны оештыручылар белән...
    746
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 13:23
    Рәсим Фасыйхов: «Җырчы буласым килми»
    Гадидән дә гади, ихлас, әдәпле, белемле, кешелекле егет Рәсим Фасыйхов. Андыйлар турында, яраны сүз белән төзәтә, һәр күңелгә ачкыч таба белә, диләр.
    674
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:35
    Зәмира Рәҗәпова: «Ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый»
    Аларны бәйрәмнән, бәйрәмгә генә йөреп, кәеф-сафа корып яши диләр. Бер караганда кеше күңелен күреп, мәзәк сөйләп утырудан да җиңелрәк кәсеп юк сыман. Ләкин алып баручылар үзләре моның белән килешми, тамада эше - зур тырышлык, ихтияр көче, сабырлык таләп иткән авыр хезмәт, ди алар.
    755
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 11:56
    Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең логотибы әзер (ФОТО)
    "Ватаным Татарстан" газетасында хезмәт куйган журналист Алсу Хәсәнованың гомере яшьли өзелде. Тиздән Алсу исемендә махсус премия булдырылачак дип язган идек. Инде менә шул премиянең логотибы булдырылды.
    862
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 11:31
    Мәүлиха апа: «Путин янына барсам, барысын да сөйләр идем»
    Мәүлиха апа кебекләр хәзер инде юк диярлек. Булса да, берәм-сәрәм генәдер. Аңа инде 91 яшь булуда да, 17 яшьтән бригадир булып эшләвендә дә, кияүгә чыкмаган килеш кыз-әби булып олыгаю­ында да түгел эш. Мәүлиха Хәсәнованың бүген дә аек акыл белән яшәвендә, аз гына хәйләкәрлегендә һәм коммунистларча итеп, дөреслек хакына иң югарыдагыларга...
    601
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 11:22
    Рәҗәп ае башлана
    8 апрельдә - рәҗәп аеның беренче көне. 7 апрельдән 8 апрельгә каршы кичтә - Рәгаиб кичәсе. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. "Рәҗәб" сүзе үзе өч хәрефтән тора (гарәп телендә сузыклар юк), алар түбәндәгеләрне аңлата: "р" - "рәхмәт" (Аллаһның мәрхәмәтле Зат булуы, Аның рәхимлелеге),...
    1879
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 10:55
    Физкультура дәресендә самбо өйрәтелә башлый
    Мәктәпләрдә физкультура дәрес­ләрен файдалы һәм кызыклы итү максатында, дәрес программасына самбо элементлары керергә мөмкин.
    1102
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 09:53
    Җиңү бәйрәмен оештыручылар арасында тендер игълан ителде
    Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды.
    1049
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 09:09
    Көмешкә куучылар капкага видеокамера элә
    Озакламый ялган аракыга көн бетәр сыман: моның өчен ил хөкүмәте ЕГАИСны (җитештерелгән алкоголь продукциясе күләмен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) уйлап тапты. Татарстан - Россия төбәкләре арасында ваклап сату кибетләрен шушы системага тулысынча тоташтырган беренче төбәк.
    697
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 09:04
    77 яшьлек дөнья чемпионы Мәннаф Хөҗҗәтов: «Йөгергәндә, кош кебек очам»
    Рязань өлкәсендә узган кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында Азнакайдан 77 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов алтын медаль яулап кайтты. Әлеге спорт төрендә өч тапкыр дөнья чемпионы, ун тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар республика күләмендә узган ярышларда җиңүче ул. Мәннаф абыйны котларга дип, үзе белән элемтәгә чыктык.
    955
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:52
    Казанның ак аюы иганәчеле булган
    Казанның зооботаника бакчасында ак аюның вольерын яңарталар. Төзекләндерү эшләре апрельдә төгәлләнергә тиеш.
    929
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:47
    Хезмәт хакыгыз яшәргә җитәме?
    Бер тикшеренү хезмәте эшләүче халык арасында әлеге темага сораштыру уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, илдә һәр өченче кеше хезмәт хакының күләменнән канәгать түгел, ул коммуналь хезмәтләргә түләү, ашау өчен дә җитми.
    651
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:05
    Фатирлар кыйммәтләнә
    Яз җиттеме, гадәттә, торак базарында да җанлану сизелә. «Мир квартир» порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак бәясе ел башыннан 8,3 процентка кадәр күтәрелгән. Март аенда Казанда бер квадрат метр торак уртача 65-66 мең сум тирәсе тора иде.
    990
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:02
    Ишле балалыларга арзанлы ипотека бирелә
    Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Төзелеш министрлыгына күпбалалы яшь гаиләләр өчен торакка алынган ипотека кредитын каплаганда түләүне азрак киметү механизмын булдырырга, ә төбәк җитәкчеләренә күпбалалы гаиләләрне өч ел эчендә инфраструктура үткәрелгән җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә кушкан.
    827
    0
    0
Реклама