Казан мэры Илсур Метшин бу турыда «Казаноргсинтез» җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, микрорайонда ике балалар бакчасы, полиция бүлеге эшли, 1 сентябрьгә яңа мәктәп ачылачак. Моннан кала, «Салават күпере»ннән Юдинодагы балалар бакчасына бушлай автобус җибәрелде, җәйгә микрорайонда балалар хастаханәсе мәсьәләсе хәл ителәчәк. Юллар мәсьәләсенә килгәндә, «Салават күпере»н өстәмә транспорт белән тәэмин итү өчен, дублер-юл төзергә кирәк.