Кырынырга яратмый Салихҗан. Сакал-мыек йөртәсе килгәннән түгел, кырынырга иренүдән дә түгел, кырынганда көзгегә карыйсы була – шунысы үзәкне өзә. Көзгегә күзе төшүгә, көзгедән күзләрен чекерәйтеп, бер кыяфәтсез нәрсә карап тора. Шул тамаша да иләмсез – көзгедәге чыраена төкерәсе килә Салихҗанның.