Шәһри Казан

16 июнь 2019 яңалыклары

  • 16 июнь 2019 - 13:55
    Мунчага ылыслы себерке белән барыгыз...
    Гадәттә, мунча керүне себеркесез күз алдына да китереп булмый. Каен себеркесеннән башка, юкә, артыш (можжевельник), чыршы, акчыршы (пихта), савырдан (туя) ясалган себеркеләрне дә күрергә туры килә. Аларның өстенлекләре шуннан гыйбарәт: елның һәр фасылында андыйларны табып була.
  • 16 июнь 2019 - 12:50
    Рифат Сәлах: «Шул ук кояш, ләкин яңа көн...»
    Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген инде ул – үз буынының иң өлгергән шагыйрьләреннән, үз сукмагы, үз сүзе бар, унга якын китап авторы. Һәм ул бүген – безнең кунагыбыз.
  • 16 июнь 2019 - 12:35
    Мәдрәсәне бергәләп төзик
    Азан тавышы, Коръән уку, вәгазьләр, төрле уеннар, конкурслар, бүләкләр... «Гаилә» мәчете каршында уздырылган Гаилә бәйрәме менә инде берничә ел әти-әниләрне, балаларны Гает бәйрәме уңаеннан үзенә җыя. Бу юлы да бәйрәм бик күңелле, истә калырлык узды.
  • 16 июнь 2019 - 12:00
    Иң арзан ял Сочи, Кырым һәм Төркиядә
    Июль аенда сәяхәт кылу өчен иң арзан юнәлешләр дип Сочи, Анапа, Кырым һәм Төркия курортлары табылган.
  • 16 июнь 2019 - 11:35
    Болгариядә бер кыз, Барби курчагына охшарга теләп, бер елда 15 операция ясаткан
    21 яшьлек студент Андреа Иванова аена бер тапкыр операция барган булып чыга.
  • 16 июнь 2019 - 11:32
    Казан Кремле диварлары янында зур чәчәк шарлары барлыкка килде
    Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәмлектә 1, 1,5 һәм 2 метр диаметрлы шарлар рәвешендәге 15 чәчәк композициясе урнаштырылды.
  • 16 июнь 2019 - 11:10
    Депутат булып тумыйлар...
    Россиянең туган көне 12 июнь алдыннан республикабызның күп балалы гаиләләрендә үсүче малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре Татарстанның Дәүләт Советы бинасында сәяхәттә булдылар. Аларга бу бик сирәк бәхетлеләргә генә тия торган форсатны «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды оештырды. 
  • 16 июнь 2019 - 10:50
    Казанда биек үкчәләрдә йөгереш узачак
    30 июньдә Казанның Кремль яр буенда биек үкчәләрдә йөгереш узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Анда катнашучыларга 10-12 см биеклектәге очлы үкчәләрдә билгеле бер аралыкны вакытка узарга тәкъдим ителә.
  • 16 июнь 2019 - 10:35
    Башкортстанда өч айда балигъ булмаганнар белән 40тан артык никах теркәлгән
    Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, республикада I кварталда 16 яшьлек 41 кыз никахка кергән. Былтыр балигъ булмаганнар белән 191 никах теркәлгән булган, дип яза «Кызыл таң».
  • 16 июнь 2019 - 09:45
    Казан Сабан туенда иң матур чиккән сөлгене күрсәтәчәкләр
    23 июнь көнне Казан Сабан туе узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, төп бәйрәм чарасы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны халык күңел ачулары, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.
  • 16 июнь 2019 - 09:05
    20-23 июньдә Казанның Кремль яр буенда туңдырма фестивале узачак
    Шәһәрлеләргә гадәти булмаган тәм-томнар тәкъдим ителә. Туңдырма дегустациясе яр буе пирсында оештырыла.
  • 16 июнь 2019 - 08:35
    Илкүләм программалар авыл хуҗалыгын үстерә
    Бүген илдә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Исегездә булса, 2018 елның маенда Россия Президентының «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең халыкчан максатлары һәм бурычлары турында»гы Указы чыкты.
  • 16 июнь 2019 - 08:00
    WorldSkills ярышларына билетлар броньлау башланды
    WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына теркәү башланды. Теләгән һәркемгә 22-27 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ярышларга бушлай билетлар алу мөмкинлеге бар.
Реклама