Шәһри Казан

6 июль 2019 яңалыклары

  • 6 июль 2019 - 20:47
    Карина Шкляр Неапольдәге Универсиаданың «бронза» ын яулады!
    Татарстан Республикасы вәкиле Россия җыелма командасы составында россияле Шкляр Бөтендөнья җәйге Универсиаданың өченче көнендә өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча «бронза» яулады. Ярышлар бу көннәрдә Италиянең Неаполь шәһәрендә уза.
  • 6 июль 2019 - 17:30
    Уен гына димә...
    Сабый бала үзе өчен яңа булган билгесез дөньяны уйный-уйный ача, уйнап өйрәнә. Шуңа күрә дә уен ул бала өчен бик мөһим. Баланың нинди уенчыклар белән уйнавы аның киләчәк язмышын да билгели. Кайбер халыкларда әллә әрмәннәрдә, әллә грузиннарда шунда, бер яшьлек баланың һөнәр сайлау йоласы да бар, ди. Һәркем баланың туган көненә бүләк итеп төрле уенчыклар алып килә. Ә сабый шуларның берсен – күңеленә иң ошаганын сайлый. Әйтик, машина алса, шофер була, курчак алса – укытучы.
  • 6 июль 2019 - 16:30
    «Фронтовичка»
    Тагын бер Золушканың ачы язмышы 
  • 6 июль 2019 - 15:40
    Ирләрне дә мактагыз!
    Без бик аз аралашу заманында яшибез. Ләкин кеше күңеле кара урман, эче тулы сер аның. Ләкин: «Сереңне ятларга чишмә!» – дип, борынгы бабайлар акыл биреп калдырган. Тик серне күңелдә озак сакларга ярамый. Сер сыя торган берәр шәп дус табарга кирәк. Шуңа да, серегезне безгә сөйләп, җаныгызны бушатырга киңәш итәбез. Без бит ятлар түгел, дуслар.
  • 6 июль 2019 - 14:35
    «Аквариумда бата башлаган балалар бар»
    Мәскәүнең балалар өчен кичектергесез хирургия һәм травматологиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә һәр минут саен алты бала имгәнә. Бу – елына 3 миллион очрак дигән сүз. Мондый хәлләр Татарстанны да читләтеп узмый.
  • 6 июль 2019 - 13:40
    Сөтне суыткычта ничә көн тотарга ярый?
    Сөтне суыткычның туңдыру бүлегендә дүрт-алты атнадан артык сакларга ярамый.
  • 6 июль 2019 - 12:30
    Мөнәвәрә апа, тагын кер әле төшкә
    Кичә үк күңелгә кергән, иртәгә шул турыда язып карармын әле дигән бер тема бар иде. Хәер, күп инде ул андый темалар. Ә менә бүген төнлә күргән төшем планнарны үзгәртте дә куйды. Төш тә булмады, ахры, бер мизгелгә генә күз алдымнан үтте дә китте. Әйтәләр бит, йокы арасында җаннар очраша дип, шулайрак кына булды бугай. Без белмәгән серләре исәпсез-хисапсыздыр әле бу галәмнең. Бер уйламаган кешеләр килеп керә кайчак, бакыйлыктагылар да килеп керә. Менә бүген дә шулай булды.
  • 6 июль 2019 - 11:45
    Марафон ул үз җаеңа йөреп кайту гына түгел
    Казан – спорт каласы. Төрле марафоннар, велосипед ярышлары еш уздырылып тора. Аларда спортчылардан тыш гади халык та катнаша. Соңгы елларда марафонда йөгерү хәтта модага кереп бара. Әмма, теләк булу бер нәрсә, мөмкинлекләрең турында да онытырга ярамый, дип кисәтә табиблар. Ярышлар алдыннан нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. 
  • 6 июль 2019 - 10:40
    Августтан пенсия артачак
    Август аенда эшләүче пенсионерларның акчаларын кабат исәпләячәкләр.
  • 6 июль 2019 - 09:20
    69 яшьлек пенсионер самокаттан егылган
    Җәй көне төрле гироскутер, самокатларда, вейвбордларда, роликларда йөрүчеләр аеруча арта.
  • 6 июль 2019 - 08:30
    Түбән Камада аерылышырга килгән кешеләрне кабул итмиләр
    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама ЗАГСы «Аерылышу стоп» дигән гадәти булмаган акция уздыра. 8 июль көнне аерылышырга килгән парларны кабул итмәячәкләр, дип хәбәр итә «НТР 24».
  • 6 июль 2019 - 07:32
    Фатир кыйммәтләнә
    Икенчел торак базарында фатир бәяләре арту буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.
Реклама