Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: “Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем”, – дип әйтер ди Аллаһы Тәгалә. Сәдака бирүнең савабы, аны бирү һәм алу кагыйдәләре турында без Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.