Бер яктан, кызык та, икенче яктан, сәер дә хәлдә калдым бит әле. Ирем белән өч бала үстерәбез. Аның әти-әнисе белән дә, туганнары белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Гел кунакка йөрешәбез. Иремнең бертуган абыйсы бар. Өйләнгән. Тик ничә ел инде бала алып кайта алмыйлар.