Шәһри Казан

Аллаһ ризалыгы өчен (Казанда быел беренче тапкыр дөя чалалар)

Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Бу мөселманнарның Мәккәгә хаҗ кылу сәфәре тәмамланганны аңлата. Ун көн дәвамында ураза тотучы мөселманнар бәйрәм иртәсендә бер-берсен сәламләп, Аллаһка мактаулар, тәкбир әйтә-әйтә, урам тутырып, мәчеткә таба атлыйлар. Гает намазы укылганнан соң өч көн дәвамында корбан чалулар башлана.

Бәйрәмнең беренче көне быел милади календаре буенча 25 октябрь - пәнҗешәмбе көнгә туры килгән. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә, Гает көнне Татарстан халкы ял итәчәк. Шунысы кызык: Татарстан һәм Башкортстан Россиянең Үзәк диния нәзарәте белән берлектә Корбан бәйрәмен 25 октябрьдә дип игълан итсә, Чечня Республикасы һәм Россиянең Мөфтиләр шурасы Корбан бәйрәмен 26 октябрьдә билгеләргә булган. «Зөлхиҗҗә аеның беренче көне 17 октябрьгә туры килде, димәк, бу айның 10нчы көне 26 октябрь - җомга көн», - ди алар. Төркия мөселманнары исә, үз исәпләүләре нәтиҗәсендә, шулай ук Гает намазын бездәге сыман - 25 октябрьдә укылырга тиеш дип тапкан.
Казан вакыты буенча, бәйрәм көнне иртәнге намаз вакыты 6 сәгать 30 минутта керә. Иртәнге намаз укылганнан соң, республикабыз мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре башланып китәчәк. Ә иртәнге сәгать 8дә, насыйп булса, Гает намазларына керешербез. Казанда төп бәйрәм намазы җәмигъ мәчете «Мәрҗани»дә узачак һәм турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк. Биредә намаз уку иртәнге 9да башланыр дип көтелә. Бәйрәм намазыннан соң өч көн буе корбан чалулар дәвам итә.
Быел Казанда корбан чалу өчен төп ике мәйдан билгеләнгән. Аның берсе - «Мәрҗани» мәчете каршында, ә икенчесе «Нэфис-Косметикс» оешмасыннан ерак түгел җирдә - бертуган Петряевлар урамында урнашкан. Тиеш шартлар тудырылган очракта, корбан чалу йоласын Казанның башка мәчетләре каршында да оештырырга мөмкин. Ә бу урыннарда мал чалуга Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе табиблары һәм ТР Министрлар Кабинетының ветеринария буенча баш идарәсе инспекторлары күзәтчелек итәчәк. Беренчеләре чалыр алдыннан малларның сәламәтлеген тикшерсә, икенчеләре биологик калдыкларның утильләштерү өчен озатылырга тиешле махсус контейнерларга тутырылуына игътибар юнәлтәчәк. ТР буенча
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе корбан өчен мал алырга теләүчеләргә сатучының ветеринар тарафыннан малның сәламәтлеге турында расланган документына игътибарлы булырга киңәш итә.
Бөтен матди мөмкинчелеге булган һәр мөселманга корбан чалу тиеш. Бу категориягә торак белән тәэмин ителгән, өсте-башы бөтен, ашарына-эчәренә акчасы җитеш булган кешеләр керә диләр.
Бездә корбан өчен, гадәттә, сарык чалалар. Аның авырлыгына карап, базардагы бәясе 4 меңнән башлап 8 меңгә кадәр. Тик корбан өчен акча кызгану, ярлы, ябык, зәгыйфь хайванны чалу ярамый. Корбанга шулай ук сыер, кәҗә, куй, дөя кебек хайваннарны да чалырга була. Соңгысын сату Казанда быел беренче мәртәбә оештырыла. Татарстан җирлеге өчен ят булган бу хайваннарны чит илдән алып кайтканнар. Бер дөянең бәясе 70 мең сумнан башлана. Бу хайваннарны чалу өчен сатып алырга ниятләүчеләр инде табыла да башлаган. Сарык, кәҗә кебек хайваннарны бер генә кеше исеменнән чалсалар, дөяне һәм эре мөгезле терлекнең хакын җиде кеше үзара бүлешә ала. Чалган малларның ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеш үзеңдә калса, икенче өлеш туганнар, якыннарга таратыла яки алар өчен мәҗлес оештырыла, ә өченче өлеше мохтаҗ кешеләргә бирелә.
Корбанның ни ите, ни сөяге, ни тиресе Аллаһка ирешми, фәкать корбан чалучының тәкъвалыгы гына ирешүне дөрес аңласак, малның бер җире дә изге түгел, бары тик гамәлләребез генә изге булуга төшенәбез. Шуңа күрә суелган хайванның эчке әгъзаларын, сөякләрен «Бисмиллә»не әйтеп, чүпкә ташларга да, кош-корт, ерткыч-мазарга ашатырга да мөмкин. Ә чалган корбаннарыгыз риядан булмыйча, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен башкарылсын, мөселманнарны үзара берләштерсен һәм барчабызны Аллаһка якынайтсын иде!

Реклама

Кеше каны гына коелмасын
Зөфәр ГАЛИУЛЛИН, Г.Тукай бүләге иясе
Аллаһы Тәгалә безгә кеше канын коюны хәрам кылды. Пәйгамбәребез: «Инсан, Аллаһ каршына кайткач, иң әүвәл койган каны өчен җавап тотачак», - диде. Хәтта чалган сарыгың каршында да, мин сине «бисмилләһи-Аллаһу әкбәр» әйтеп чалдым, дип җавап бирә алмасаң, әҗерле булмассың, аның каны өстеңдә булыр. Кеше каны кою - олы гөнаһлардан. Аллаһы Тәгалә үтерелгән кешедән: «Ни хак белән үтерделәр сине», - дип сорар ди. Чөнки бу хак Аллаһыда гына бар. Ул гына терелтүче һәм үтерүче. Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәлам заманыннан бирле Әбил белән Хабил мисалында кан кою, үтерүнең яманлыгын кисәтә. Тәүратта, бер кеше үтерү кешелекне үтерүгә бәрабәр, диелә. Инҗилдә, «Үтермә» дип, әмер бирә. Коръәндә, бер кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиң, бер кешене коткару бөтен кешелекне коткаруга тиң, диелә. Бу китаплар бер нигездән, Аллаһының каләменнән, алар безне татулыкка өнди. Ә ник без дини таркаулыкта, милләтара дошманлыкта яшибез? Кеше үтереп, без бит шайтанга корбан чалабыз, аңа якын булабыз. Хәләл кәсеп, маңгай тирләребез белән тапкан акчаларыбызның күбесен мылтык, бомба, кеше үтерү өчен коралга ник тотабыз? Әгәр дә улыбыз туса, башта «бисмиллә»не түгел, аның кулына мылтык тоттырып, атарга өйрәтәбез. Бала, әбисенә яисә бабасына, әнисенә төбәп, «пух» дип «ата». Әби-бабасы егылып китеп үлгән булып кылана. Әй шатлана инде карап торганнар - зур үскән, имеш. Көләргә түгел, еларга кирәк бу хәлне күреп. Бу әлегә уен, ләкин балалар үсеп җитә, егет ир була, шул уеннарын дәвам итәсе килә. Аллаһы Тәгалә кешенең кан коясын «Бәкара» сүрәсенең 28 нче аятендә искәртте һәм моннан арыну юлларын Ислам динендә күрсәтте. Ислам сүзе үк «тынычлык» дигән сүз. Без мөселманнар кан коеп кешеләрнең җирен-малын тартып алыр өчен мөселман булмадык, ә кешеләрнең йөрәкләрен яулап алыр өчен Ислам байрагын күтәрдек. Мөселманның куенында бомба юк, аның йөрәгендә иман, сәлам, бөтен дөньяга карата мәхәббәт бар. Без мөселманнар, әлхәмдүлилләһ, беренче, икенче бөтендөнья сугышларын башламадык, Япониягә атом бомбасы ташламадык, водород, химик, нейтрон бомбалары уйлап тапмадык. Җирдәге, диңгездәге, космостагы коралларыбыз белән мактанмыйбыз. Безнең коралыбыз - Аллаһының сүзе, пәйгамбәребез сөннәте; максатыбыз - тынычлык, кардәшлек, Аллаһының ризалыгы. Ә Аллаһы Тәгалә кан кою белән риза түгел. Кеше канын күтәрми Аллаһы Тәгалә, кабул итми. Иншә Аллаһ, хайванны корбан итеп, Аллаһы Тәгалә исеме белән, аның ризалыгын өмет итеп, тәкъвалыгыбыз, изге ниятебез белән Аңа якын булырбыз. Анда да хайван сую максат түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү максат.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: