16+

Аллаһ ризалыгын алган кешенең бәхет ишекләре ачылыр

Бер остаз шәкертләреннән: - Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? - дип сорады. Шәкертләренең берсе: - Аллаһның рәхмәтен һәм ри­залыгын алыр өчен, - дип җавап бирде. Икенчесе исә: - Гыйбадәт өчен яратылдык, - дип җавап кайтарды. Ә өченчесе: - Изгелекләр эшләр өчен, - дип...

Аллаһ ризалыгын алган кешенең бәхет ишекләре ачылыр

Бер остаз шәкертләреннән: - Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? - дип сорады. Шәкертләренең берсе: - Аллаһның рәхмәтен һәм ри­залыгын алыр өчен, - дип җавап бирде. Икенчесе исә: - Гыйбадәт өчен яратылдык, - дип җавап кайтарды. Ә өченчесе: - Изгелекләр эшләр өчен, - дип...

Бер остаз шәкертләреннән:
- Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? - дип сорады.
Шәкертләренең берсе:
- Аллаһның рәхмәтен һәм ри­залыгын алыр өчен, - дип җавап бирде.
Икенчесе исә:
- Гыйбадәт өчен яратылдык, - дип җавап кайтарды.
Ә өченчесе:
- Изгелекләр эшләр өчен, - дип әйтте.
Остаз аларга:
- Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, - диде.
Остазның бу сүзен ишеткән бер шәкерт:
- Хәзрәтебез, бу җаваплар ничек инде бөтенесе дөрес була алсын. Алар бит бер-берсенә охшамаган, - диде.
Остаз исә:
- Изгелек эшләсәк, гыйбадәт иткән булабыз. Гыйбадәт иткән булсак, Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәкбез, - дип җавап кайтарды.
Хөрмәтле дин кардәшем! Югарыда сөйләнеп киткән кыска гына кыйссага тирән мәгънә салынган. Адәм баласы бу дөньяга туганнан соң үзенә бер сорау бирергә тиеш: «Мин дөньяга ни өчен яратылдым һәм ни өчен яшим?» Хакыйкатьтә, бу сорауга җавап тапкан кешенең генә тормышы матур, күңелле һәм бәхет эчендә узачак. Әгәр дә кеше, алтмыш-җитмеш яшен тутырып, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм ни өчен яшәгәнлеген белмәсә, ул үзенең гомерен бушка уздырган дип әйтсәк, ялгыш булмас. Әйе, адәм баласы бу дөньяда изгелек эшләсә, гыйбадәт иткән була. Гыйбадәт иткән булса, Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алган була. Шушы гади генә әйберне үтәү кеше каршында бәхет ишекләрен ача. Бөтен хәсрәт, ­тынычсызлык ишекләрен каплап куя. Аллаһ Тәгалә рәхмәтеннән һәм ярдәменнән мәхрүм итмәсен.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,
«Шамил» мәчете имам хатибы.
Нәсыйхәт
Сәүдәң уңышлы булсын дисәң, сәүдәдә гадел бул, табыш һәрчак килеп торыр. «Үлчәүдә хыянәт кылган тормышында авырлык күрер» (хәдис). Тапкан табышыңнан ятимнәрне, мохтаҗларны сөендерергә онытма.
Җеназаларга катнаш, каберләрне зиярәт кыл, бар нәрсә дә вакытлы, бар нәрсә дә үтә. «Бар вәгазь - кешенеке, үлем - Аллаһның вәгазе» (хәдис). Кабердә байлыктан сөенеч юк, изге гамәлләр генә сөенеч бирә.
Күңел ачуларга күп йөрмә. Күп күңел ачу күңелне үтерә, Аллаһны онытуың һәм җиңел яшәргә теләгең уянуы бар.
Байлар янына сирәгрәк йөр, үз тормышыңа канәгатьсезлек, аларга карата көнчелек уянуы бар.
Мохтаҗларның, авыруларның хәлен еш бел - шөкрана хисең артыр. Параличланган кеше сәҗдәгә маңгаен җиргә тидерер өчен, бер мәртәбә мәчеткә барыр өчен бар байлыгын бирер иде. Сукыр кеше Коръәнне ачып укыр өчен бернәрсәсен дә кызганмас иде. Сәламәт кешеләргә бу эшләрне эшләр өчен бер тиен дә кирәк түгел - ник кадерен белмисез? Бер көн килер - соң булыр...
Таңда әтәч кычкыруга, йокыңнан тор, намазыңны укып хәләл кәсепкә кереш. Әтәчтән дә ялкау булма. «Сезнең хәерлегез - дөньясы дип, ахирәтне куймас, ахирәте дип, дөньясын куймас, икесен дә тигез күрер һәм башкаларга йөк булмас» (хәдис).
(Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Локман Хәким нәсыйхәтләре» китабыннан)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әдәм баласы бу дөньяга туганнан соң үзенә өч сорау бирергә тиеш: «Мин дөньяга ни өчен яратылдым? Ничек яшим? Үлгәч мине ни көтә?»

    Мөһим

    loading