“Кешенең чирләп китүе аның өчен хәерле, диләр. Шуның турында аңлатып китсәгез иде?” Зөлфәт хәзрәт Габдуллин:
– Адәм баласы гомер барышында төрле авыруларга дучар булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Дөреслектә, без кешене зәгыйфь итеп яраттык”, – ди. Аллаһ Раббыбыз кешегә авыруны дингә якынайту, дөнья куудан бераз гына туктатып, күпмедер вакытын гыйбадәткә багышлау өчен һәм башка бик күп сәбәрләр белән бирергә мөмкин. Әмма Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Авыру да һәм аңа шифа да – Аллаһтан”, – ди. Шуның өчен чирләп киткән кеше авыруын дөрес итеп кабул итәргә тиеш. Күп очракта авыру – Аллаһның бәндәсенә карата бер рәхмәте ул. Аның фазыйләтләре бик күп. Пәйгамбербез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә: “Шушы авыру белән Аллаһ кешенең хаталарын кичерүен белсеннәр”, – ди. Икенче хәдисендә исә: “Мөэминнең хәле гаҗәеп. Шушы авыруы аркасында никадәр зур әҗерләргә ия булуын белсә, авыруының бетмәвен теләр иде”, – ди. Әлбәттә, беркемнең дә авырыйсы килми, тик Аллаһ безгә чир биргән икән, аңа сабыр итәргә,
Аллаһка тел-теш тидермәскә кирәк. Авыруына сабырлык күрсәтеп безгә үрнәк булган Әюб галәйһиссәләмне генә алыйк. Ул бай һәм дәрәҗәле кеше була. Әмма көннәрнең бер көнендә авырып китә. Авыруы көчәеп, хәтта тәне чери, үзеннән сасы ис килә башлый. Бу хәлендә якыннары аны ташлап китә. Шулай да Әюб галәйһиссәләм зарланмый. тәнендәге кортлар теленә һәм йөрәгенә үтеп керә башлагач кына ул: “Раббым, Сине зикер кыудан мәхрүм итмә”, – дип ялвара. Коткар мине, дими, йөрәгенә, теленә зыян килеп, Аллаһны зикер кыла алмавыннан борчылып, шуннан мәхрүм итмә, бу минем өчен бик зур югалту булачак, дип сорый.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдсендә: “Әгәр кеше авырды икән, белсен: ул авыруда аның өчен берничә нигъмәт бар. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә аның хаталарын-гөнаһларын гафу итәр. Икенчесе – гөнаһларынан арынып, яңа туган сабый кебек булыр. Өченчесе – авыртудан ыңгырашып куюы да зикер булып язылып куелыр”, – ди. Аллаһы Тәгаләнең безгә рәхмәте киң. Расүлебезнең тагын бер хәдисендә: “Әгәр бер бәндә авырып түшәккә ятса, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен язып торучы фәрештәләргә, бу бәндәмә сау-сәламәт булганда нинди изгелек кыла алыр иде, авырган вакытында шуларны эшли алмаса да, шуның кадәр изгелек языгыз, дип әйтер”, – диелә. Төрле сынаулар, авырулар, бәла-казалар, авырлыкларны Аллаһы Тәгаләнең җәзасы дип уйларга кирәкми. Алар аша Аллаһы Тәгалә безне Үзенә якынайтырга тели. Аллаһ Раббыбызның кушканнарын үтәп, шөкер кылып, канәгать булып яшик. Аллаһ безгә күтәрә алмаслык сынаулар бирмәсен, хата-гөнаһларыбызны кичерсен.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
"Чирле кешене көчләп ашатмагыз, аны АЛЛАҺ Үзе ризаклындыра" - хәдис.
0
0