16+

Алты көндә – бер еллык савап!

Шәүвәл аенда ураза тоту - мөселманнарның иманын тагын да ныгыта торган гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, ел буе бертуктамый ураза тоткан кебек булыр», дигән. Бу гыйбадәт мәҗбүри булмаса да, Пәйгамбәребез аны һәр елны үтәгән. Икенче бер хәдистә «Әгәр...

Алты көндә – бер еллык савап!

Шәүвәл аенда ураза тоту - мөселманнарның иманын тагын да ныгыта торган гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, ел буе бертуктамый ураза тоткан кебек булыр», дигән. Бу гыйбадәт мәҗбүри булмаса да, Пәйгамбәребез аны һәр елны үтәгән. Икенче бер хәдистә «Әгәр...

Шәүвәл аенда ураза тоту - мөселманнарның иманын тагын да ныгыта торган гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, ел буе бертуктамый ураза тоткан кебек булыр», дигән. Бу гыйбадәт мәҗбүри булмаса да, Пәйгамбәребез аны һәр елны үтәгән. Икенче бер хәдистә «Әгәр кеше бер изгелектән соң икенче изгелек кылса, бу беренчесенең кабуллыгына ишарә», дигән Расүлебез.
Төрек карты 116 нчы Ураза бәйрәмен көтә...
115 яшьлек Хаҗи Кесо Өндер: «Изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Гает бәйрәме - гомеремнең иң бәхетле көннәре. Аллаһы Тәгалә киләсе елга да ураза бәйрәмен күрергә насыйп итсә иде», - дип тели. Кесо бабайның тугыз баласы, 45 оныгы, 95 оныгының баласы һәм 10 оныгының оныгы бар. Муш шәһәрендә улы белән килене карамагында яшәүче аксакалның әле күзләре күргәндә Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашып каласы килә. Йөзьяшәр карт бер көн калдырмыйча уразасын тотып барган һәм җиренә җиткереп биш вакыт намазын да укый икән.
Ураза гаете - дөньяда
Индонезия башкаласы Джакартада бәйрәм көнне урам буйлап барабанчылар йөргән, ишегалларында фейерверклар ялтыраган, ә мәчеттәге вәгазьләр һәр йортта ишетелеп торган. Малайзия Премьер-министры Нәҗип Ризакның Куала-Лумпурдагы резиденциясенә теләгән һәркем рәхәтләнеп керә алган. Анда уннарча мең кеше малай халык ашлары белән сыйланган. Кытайның Синьцзян провинциясендә, Татарстан халкы кебек үк, Гаеттән соң мәрхүмнәрне зиярәт итеп кайтканнар. Бангладешта Гаетне бер көнгә соңрак үткәргәннәр. Миллионлаган мөселман өйләренә автобус-поездларның түбәләренә утырып кайткан. Транспорт эченә сыймаганнарның кайберләре тәрәзәдән коелып та төшкәләгән ди. Һиндстанда Ураза бәйрәме көнне мөселманнар бүләккә күп итеп кием-салым ала. Шуңа кием кибетләре хуҗалары тегү осталарын бер көнгә эшкә алып тора икән.
Россиянең иң зур мәчете төзелә
Башкала читендә 40-60 мең кеше сыйдырышлы мәчет барлыкка киләчәк. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөселманнары диния нәзарәте яңа җәмигъ мәчете һәм мәдәни үзәк төзелешенә җир алу өчен документлар тапшырган. Гариза бирүчеләр әйтүенчә, алар бу турыда башкала мэры Сергей Собянин белән сөйләшкән. Мэриядә мәчет проектын кабул иткәннәр, әлегә аны Мәскәү архитектура комитетына җибәргәннәр. Әйтүләренчә, мәчет зурлыгы белән Дүшәнбедә төзеләчәк иң зур мәчеттән генә калышачак. Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте югары мөфтие урынбасары Әлбир Крганов хәбәр иткәнчә, алар Мәскәү хөкүмәтеннән җир биләмәсе бүлеп бирүне сораган. Хәзерге вакытта рәсми җавап көтәләр. «Безгә мәчет бик кирәк. Мәскәүдә һәм Мәскәү төбәгендә берничә миллион мөселман яши. Мондый зур шәһәр өчен дүрт мәчет бик аз», - ди Ә.Крганов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading