Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең бер хәдисендә, ашказанын өч өлешкә бүләргә, шуның бер өлешен - ризык белән, икенче өлешен эчемлек белән тутырырга, өченче өлешен һава өчен калдырырга кирәк, диелә. Рамазан аенда вәгазьләр сөйләгәндә әлеге хәдисне бик күп имамнар искә алды, аларның сүзен, рәсми медицина да шулай куша дип, табиблар да раслады. Пәйгамбәребезнең...
- Ашказаны - бөтен авыруларның өедер, чама белеп ашау - дәваның башыдыр, дигән ул. Ураза аенда үзегез дә игътибар иткәнсездер: аз гына ашап куйгач та, ашказаны тулып китә. Ифтардан соң хәтта сәхәрне ашамаучылар да булды. Кешенең тәнен сәламәт тотар өчен аз гына ризык та җитә. Сәламәтлекнең нигезе - дөрес туклануда. Кыямәт көнендә дә кешедән соралачак беренче нигъмәт - сәламәтлеге булачак. Ашыйсыгыз килгәндә, ашыкмыйча, каударланмыйча, әз-әзләп, бүлеп-бүлеп ашагыз. Соңгы вакытта табиблар симез кешеләрнең саны артуын әйтә. Пәйгамбәребез дә, ахырзаманда минем өммәтемдә халык симерер, дигән. Ул ризыкны суытып ашарга кушкан, аның әйтүенчә, кайнар ризыкта бәрәкәт юк. Аны өреп суыту, иснәп карау дөрес түгел. Мөселман кешесе уң кул белән ашарга тиеш, чөнки сул кул белән шайтан ашый, чалкан яки корсагына яткан килеш ашаудан, шулай ук йөргәндә һәм басып ашаудан сакланырга кирәк. Ашаганнан соң йокларга яту әйбәт түгел. Ашап бетергәч, тешләрне чистартырга һәм кулларны юарга киңәш ителә. Аллаһ Илчесе ризыкны гаепләп сүз әйтмәгән. Эчемлекне ике-өч йотым белән эчкән, савытка суламаган, мөмкинлеге булганда, савыт авызыннан эчмәгән, эчемлеген утырып эчә торган булган. Ашаган ризыгыгыз хәләл булсын. Хәрам ризык Аллаһтан ерагайта, андый ризык ашаган кешенең догасы кабул булмый. Хәрамнән никадәр ераклашсак, Аның кушканнарын үтәсәк, Аллаһка шулкадәр якынаербыз.
- Хәзрәт, кемдер мөселманнарга гөмбә ашарга ярамый, ди, икенчеләр, Пәйгамбәр гөмбә ашарга яраткан, диләр...
- Мөселманнарга гөмбә ашарга ярый. Ә Пәйгамбәр исә, далада үсә торган трюфель гөмбәсендә шифа бар, дигән. Хәдистә әйтелгәнчә, гөмбәдәге сыекча күзләргә дәва булып тора. Пәйгамбәребезнең үзе гөмбә ашавы турындагы хәдисне белмим.
- Пәйгамбәребез тагын нәрсәләр яраткан?
- Ит яраткан, бал ашаган, сөт эчкән. Сәхабәләре аның кабакны яратып ашавын да күргәннәр. Хөрмәне исә каймак белән ашарга яраткан. Шулай ук виноград, карбыз, кавын ашаганы турында хәдисләрдә әйтелә. Пәйгамбәребез булган әйберне ашаган, булмаган әйберне таптырмаган, күп вакытта аның ризыгы хөрмә белән су булган, берәр ай буе өендә учакта ризык пешерелмәгән, аның тормышы бик гади булган.
- Бер хәдистә, ризыкка чебен бер канаты белән төшсә, аның икенче канатын да батырып, шуннан соң алып ташларга кирәк, диелә. Бу нәрсәне аңлата?
- Галимнәр әйтүенчә, чебеннең бер канатында - агу, икенчесендә шул агуны бетерә торган бактерияләр бар икән. Шуңа да аны ике канаты да ризыкка тиярлек итеп батыру дөрес, әмма бу чебен төшкән ризыкны ашау мәҗбүри дигән сүз түгел. Җирәнгән кеше ашамаса да ярый.
- Ялгыш кына төшеп киткән ризыкны нишләтергә?
- Пәйгамбәребез аны алган да чистартып-өреп ашаган, югыйсә шайтанга китә, дигән. Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне сөйми, ашамаган ризыгыгызны хайваннарга яки кошларга бирегез.
- Мөселманнарга алтын һәм көмеш савыт-саба куллану тыеламы?
- Ашау-эчү өчен алтын яки көмеш савыт-саба куллану хәрам, катгый рәвештә тыелган.
- Ашар алдыннан бисмилланы әйтергә онытсаң нишләргә?
- Бисмилла әйтүне күпчелек галимнәр - сөннәт, кайбер галимнәр ваҗиб ди, шуңа күрә аны әйтергә онытмаска кирәк, ә оныткан очракта: «Бисмилләһи-фи-әвәлиһи-вә-ахыйриһи», - дип әйтегез. Тәрҗемәсе: «Бу ризыкны Аллаһы исеме белән ашый башладым һәм тәмамлыйм».
Комментарийлар