16+

Андрей Маев: «Мөселман кызы белән танышасым килә»

Андрей Маев белән мин туганнарыбызда узган ифтар мәҗлесендә таныштым. Егет өч ел элек ислам динен кабул иткән, авырлык белән йөрсә дә (Андрей II төркем инвалид, аяклары авырта), һәр ел бер көн калдырмыйча ураза тота, намаз укый. Балалар йортында тәрбияләнгән, әти-әнисен бөтенләй белми. - Әни мине тапканда ук үлгән. Әтине эзләмим...

Андрей Маев: «Мөселман кызы белән танышасым килә»

Андрей Маев белән мин туганнарыбызда узган ифтар мәҗлесендә таныштым. Егет өч ел элек ислам динен кабул иткән, авырлык белән йөрсә дә (Андрей II төркем инвалид, аяклары авырта), һәр ел бер көн калдырмыйча ураза тота, намаз укый. Балалар йортында тәрбияләнгән, әти-әнисен бөтенләй белми. - Әни мине тапканда ук үлгән. Әтине эзләмим...

Андрей Маев белән мин туганнарыбызда узган ифтар мәҗлесендә таныштым. Егет өч ел элек ислам динен кабул иткән, авырлык белән йөрсә дә (Андрей II төркем инвалид, аяклары авырта), һәр ел бер көн калдырмыйча ураза тота, намаз укый.
Балалар йортында тәрбияләнгән, әти-әнисен бөтенләй белми.
- Әни мине тапканда ук үлгән. Әтине эзләмим дә, мине ташлавын да күптән кичердем инде, - ди Андрей.
«Ислам динен ничек кабул иттең?» дигән сорауга, Андрей:
- Тормышымда бик авыр чагым булды, барысын да үзгәртәсем, яңадан башлыйсым килде. Шул чакта юлымда яхшы кешеләр очрады. Бер дустым мине мәчеткә алып барды. Изге йортка бару уе бар иде миндә, тик нигәдер чиркәүгә аяк атлап керә алмадым, күңелем тартмады. Ә менә мәчеткә барырга башта кыенсынсам да, баргач, миңа карата башкаларның игътибарын, мөнәсәбәтен күреп бик канәгать калдым, - ди.
Шул көннән бирле ул акрынлап ислам нигезләрен өйрәнә башлаган, шәригать кануннары буенча яшәүгә күчкән.
- Җәйге озын көннәрдә уразада авыр түгелме? - дим.
- Барысы да нияттән тора. Ярдәм итәргә әзер дусларым булуына да сөенәм. Беренче елны авыррак булды, хәзер рәхәт, җан тыныч, - ди әңгәмәдәшем.
Андрей кул кушырып утыра торганнардан түгел. 13 ел заводта эшләгән, ләкин хезмәт хакы аз, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан эш урынына кадәр барып йөрергә ерак булганга, аннан киткән. Шахмат буенча икенче разряды бар, буш вакытында бассейнга йөри.
Киләчәккә планнары белән кызыксынгач, егет ачылып китәргә ашыкмады.
- Мин алдан сөйләргә яратмыйм, бүгенге көн белән яшәргә тырышам. Гаилә корасым, акыллы мөселман кызы белән танышасым килә. 35 яшемдә бит инде мин. Булачак хатынымның яулык япкан булуы да беренче урында түгел, иң мөһиме - ул мине ничек бар, шулай кабул итсен, шөкер итеп яши торган, Ходайга ышанган кыз булсын иде. Ни өчендер, башкалар белән чагыштыр­ганда, мөселман кызлары тугры булып тоела миңа, - ди Андрей.
Фотода: Андрей (уртада) дуслары белән тәравих намазына барыр алдыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading